Германия һәм Төркия төшергән фильм Казан мөселман киносы фестивалендә катнашудан баш тарткан

Архив фотосы

Фестивальдә күбрәк Көнчыгыш илләре катнаша.

Германия белән Төркия төшергән фильм Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашудан сәяси сәбәпләр аркасында баш тарткан. Бу хакта 15 августта фестивальнең башкарма мөдире Миләүшә Айтуганова "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында белдерде. Аннан Русиягә карата кертелгән санкцияләр фестивальгә ни рәвешле йогынты ясавын сорадылар.

"Германия белән Төркия төшергән фильм фестивальдә катнашудан баш тартты. Алар безгә фильмны бирмәде. Аны алыштырырга туры килде", диде ул.

Кайсы фильм турында сүз барганы әйтелмәде.

Быел фестивальдә барлыгы 44 илдән фильмнар катнашачак. Күпчелек гаризалар Көнчыгыш илләреннән килгән. Аерым алганда, Төркия, Һиндстан, Иран, Казакъстан, Бангладеш, Русия, Мисыр һәм Шри-Ланка. Шулай ук Ливан белән Германия, Татарстан белән Казакъстан төшергән уртак фильмнар да күрсәтеләчәк.

Татарстаннан фестивальгә 40ка якына фильм тәкъдим ителгән, шуларның уны милли бәйгегә, дүрте – халыкара бәйгегә кертелгән. Калган кино әсәрләр "Казан премьерасы"нда күрсәтелер дип көтелә.

Тулы метражлы нәфис фильм номинациясенә Татарстан һәм Казакъстанның уртак продукциясе булган "Тарлан" фильмы кергән. Ул Галимҗан Ибраһимовның "Алмачуар" әсәре нигезендә төшерелгән. Кыска метражлы нәфис фильм номинациясендә Рифат Миңдубаевның "Галиябану" фильмы бар. Тулы метражлы документаль фильм номинациясенә Марсель Мәхмүтовның "Габдрахман", кыска метражлы документаль фильм номинациясенә Булат Минкинның "Сосновый ключ" фильмнары кергән.

Татарстаннан ике фильм фестивальнең "Төрки дөнья" програмына кергән. Болар – Андрей Кияницаның "Фәрит Бикчәнтәев. Азатлык эзләп" һәм Әмир Галиәскаровның "Дөньядагы иң зур татар авылы" фильмнары.

"Казан премьерасы" кысаларында Салават Юзеевның "Ехали татары", Рәдиф Кашапов белән Ильяс Гафаровның Финляндия татарлары турында төшергән "Туңган як: Суоми" фильмнары күрсәтеләчәк. Шулай ук ТНВның ике яңа сериалы тәкъдим ителер дип көтелә.

Соңгы елларда фестивальдә җиңү яулаган фильмнар зур бәхәс уятты. 2020 елда мөселманнар хокукларын күпләп бозуда гаепләнгән Кытайдан "Чанфэн шәһәре" фильмы иң яхшы дип табылуы ризасызлык тудырды.

Былтыр 90нчы елларда Казакъстан урамнарындагы наркоманлыкны сурәтләгән "18 килоһерц" фильмы җиңүче дип табылды. Казан мөселман кинофестивале комиссиясендә бер генә мөселман эксперты да булмады. Быел жюрига Русия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин кертелде.

XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале 7-11 сентябрьдә узачак. Оештыручылар сүзләренчә, фильмнар бушлай күрсәтеләчәк. Фестиваль кысаларында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар узачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!