Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мөселман киносы фестивалендә быел Татарстаннан ике фильм катнаша


Мөселман киносы фестиваленең ябылу тантанасы. Архив фотосы
Мөселман киносы фестиваленең ябылу тантанасы. Архив фотосы

Бу - Андрей Кияницаның "Фәрит Бикчәнтәев. Азатлык эзләп" һәм Әмир Галиәскаровның "Дөньядагы иң зур татар авылы" фильмнары. XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале 7-11 сентябрьдә узачак.

Татарстаннан ике фильм Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең "Төрки дөнья" програмына кергән. Бу хакта фестивальнең матбугат үзәге хәбәр итә.

Беренчесе - Андрей Кияницаның "Фәрит Бикчәнтәев. Азатлык эзләп" фильмы, ул Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевның 60 яшьлегенә туры китереп төшерелгән. Әмир Галиәскәровның "Дөньядагы иң зур татар авылы фильмы тарихи ватаныннан читтәге татарларның үз телләренә, мәдәниятенә, аларның халык традицияләренә мәхәббәтен һәм тугрылыгын күрсәтә диелә.

Быел "Төрки дөнья" програмына җиде чит ил һәм өч Русия фильмы кергән. Былтыргы фестивальдә дөньяның 24 иленнән 50 фильм катнашкан иде.

Шул ук вакытта оештыручылар бу юлы програмда тарихи темага бер генә фильм да булмавын әйтә.

XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале 7-11 сентябрьдә узачак.

2020 елда бу чара тамашачысыз узган иде. Былтыр ишекләр ачык булды. Фестивальнең масштабы югалмады, әмма аның мөселман асылы сораулар тудыра. Фестиваль мөселманлыктан ерагая бара. Мисал өчен, 2020 елда анда мөселманнарга каршы көрәшүче Кытайдан "Чанфэн шәһәре" фильмы иң яхшы дип табылып зур бәхәс уяткан иде. Былтыр иң яхшы фильм дип Казакъстаннан "18 килоһерц" фильмы табылды.

Сүгенү сүзләре белән шыплап тулган, 90нчы елларда Казакъстан урамнарында хөкем сөргән наркоманлыкны сурәтләгән бу фильмның да хәләллек стандартларыннан ерак торуы турында әйтелде. Казан мөселман кинофестивале комиссиясендә бер генә мөселман эксперты да булмады.

Фестиваль - Татарстанны, Казанны таныту өчен зур мөмкинлек һәм аны уздыра башлаганда бу максатларның берсе булып торды. Тик былтыр сәхнәдә татарча язулар бөтенләй булмады, кызыл келәмдә кунакларны милли киемле кызлар каршы алу гадәтеннән дә оештыручылар баш тарткан иде.

Шулай да фестивальнең иң зур яңалыгы – конкурс програмнарының һәрберсендә Татарстанда иҗат ителгән фильм бар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG