Accessibility links

Кайнар хәбәр

2021 елда мәдәни тормыш: тыелган концертлар, Камал бинасы язмышы, бәхәсле премьералар


"Адәмнәр" әсәре нигезендә куелган спектакль премьерасы

Азатлык узып баручы елга нәтиҗә дәвам итә. Пандемия аркасында мәдәният иң зур зыян күрүче өлкә булды, әмма 2021 елда мәдәни тормыш кабат аякка баса башлады.

Быел мәдәни тормыштагы шау-шу узган еллардан күбрәк булды. Моңарчы гадәти генә узган спектакль премьералары да үз тирәсендә бәхәс уятты. Азатлык 2021 елда татар мәдәни дөньясында булган иң истә калган вакыйгаларны барлады.

Татар җырчыларына Башкортстанга керүне тыйдылар

2021 елда Фирдүс Тямаев белән Илсөя Бәдретдиновага Башкортстандагы милли сәясәт үзенчәлеге белән тирәннән танышыга туры килде. Республика башлыгы Радий Хәбиров имзалаган "Пандемия режимы турындагы" фәрманны нигез итеп алып концертлар, спорт чаралары уздырылмый дип игълан ителде. Әмма бу фәрман аерым шәхесләргә генә кагылды. Март аенда Миякә районы үзәге Кыргыз-Миякәдә Фирдүс Тямаев концерты башланыр алдыннан мәдәният йортында утны өзеп куйдылар. Тамаша булмый калды, ахыр чиктә, аның Башкортстанда булачак барлык концертлары тыелды.

Соңрак җырчы Илсөя Бәдретдинованың Башкортстанның Миякә, Дүртөйле, Кушнарен, Чакмагыш, Балтач районнарында билгеләнгән концертлары булмый калды. Шул ук вакытта Башкортстанда җәй көне пандемия вакытында 40лап илдән килгән 2 мең кеше катнашында, "Фольклориада" узды. Татарстанның билгеле җырчыларын Башкортстанга кертмәү октябрь аенда узачак җанисәп белән аңлатылды, халыкка тәэсир итә торган җырчыларны Башкортстанда күрергә теләмәделәр. Фирдүс Тямаев хокукларын яклап мәхкәмәләргә шикаять язды, җанисәп узды, әмма вазгыять әлегәчә үзгәрмәде.

Татарстанның "Китап" радиосы уздырган автомарафон язмышы да шулайрак булды, Дүртөйле районында радио коллективын Башкортстан полициясе автоматлар белән каршы алды.

Азатлык чыганакларына караганда, Тямаев мәсьәләсе Татарстан белән Башкортстан җитәкчеләре тарафыннан да хәл ителеп каралган, әмма уртак фикергә киленмәгән булып чыга.

"Ел авыр булды, башта мине мишәрлектә гаепләделәр, имеш, мин татарны аерам, аннары аякка җитди операция кичердем. Аннары Башкортстанны яптылар. Әмма үз хокукларымны таптатмыйм, хакыйкать барыбер өскә чыгачак, Башкортстан тамашачыларын ташламыйм, алар да минем өчен кадерле, зур концерт куячакмын. Мин милләтпәрвәрлегемне быелгы җыеннарда да күрсәттем. Кыенлыклар сындырмады, бу киртәләр мине тагын да активрак иҗат итәргә этәрде, Татарстаннан читтәге милләттәшләремнең тормышы турында күбрәк һәм тирәнрәк уйларга өйрәтте", диде Фирдүс Азатлыкка.

Сүз уңаеннан, Азатлыкта "Ел шәхесен" сайлау бара, исемлеккә быел Тямаев та эләкте.

Яңа мөдирләр, яңа билгеләнүләр

Казанның Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрына мөдир итеп Луиза Янсуар билгеләнде. Татар китабы йортында аны "Гыйлем" проекты авторы, укытучы Айдар Шәйхин алыштырды. Елдан артык баш режиссерсыз булган Кәрим Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театрына Туфан Имаметдинов килде. Аңа кадәр эшләгән режиссер Рәшит Заһидуллинның китүе зур шау-шу тудырган иде, аны алыштырырлык кеше табылмагач, театрга төрле режиссерлар килеп эшләде. Тинчуринны музыкаль театрга әйләндерү сүзләре дә чынга ашмады. Туфан театрда "Галәм. Әгъләм", "Полиционер" спектакльләрен, ә Маҗарстаннан чакырып китертелгән режиссер Сәрдәр Таһировский "Ядәч! Исемдә" исемле спектакль куйды.

Быел Татарстан Язучылар берлегенең корылтае да узды. Бу - соңгы демократик сайлаулы җыен. Корылтайда рәисне сайлау үзенчәлекле узды. Быел беренче тапкыр тавыш бирүләр онлайн булды, Язучылар берлегенең Әлмәт һәм Чаллы бүлекләре корылтайда Zoom аша катнашты. Шушы сайлауларда хәрәмләшү булды, бу форматта тавыш бирү нигезләмәдә язылмады дип тавыш купты. Төп көндәшлек ике шагыйрь Ркаил Зәйдулла белән Рәмис Аймәт арасында барды. Аймәт кворум тулы булмавын, 207 кеше тавыш бирергә тиешлеген, ә чарада нибары 191 кеше генә булуын, Латыйф Нуриевның ике бюллетень салганын күреп калганын да әйтте, әмма ахыр чиктә киләсе дүрт елга берлек рәисе итеп хакимият вәкилләре дә тәкъдим иткән намзәт, язучы, Дәүләт шурасы депутаты Ркаил Зәйдулла сайланды.

Камал театры бинасы язмышы

Камал театры өчен яңа бина төзеләчәк. Башта бу турыда әйтмәү, мәсьәләне яшереп хәл итү җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты. Татарның төп мәдәни мәйданының шәһәр үзәгеннән китүе татарга кизәнү, аны читкә этәрү дип кабул ителде. Камал театрының яңа бинасы Кабан күле буенда Һади Такташ урамы ягында урнашса, иске бинада кем калачак дигән сорау кала. Әлегә бу мәсьәләгә ачыклык кертелмәде. Татарстан мәдәният министры ул татарлар белән бәйле урын була дип вәгъдә бирде, әмма татар җәмәгатьчелеге бу проблемны игътибар үзәгеннән җибәрергә ярамый дип исәпли. Рәсмиләр яңа бинаны якынча 2025 елда төзеп бетерергә җыена.

Казан мөселман кинофестивале "хәләл"лектән ерагайды

2020 елда бу чара тамашачысыз узган иде. Быел ишекләр ачык булды. Фестивальнең масштабы югалмады, әмма аның мөселман асылы сораулар тудыра. Фестиваль мөселманлыктан ерагая бара. Мисал өчен, 2020 елда анда мөселманнарга каршы көрәшүче Кытайдан "Чанфэн шәһәре" фильмы иң яхшы дип табылып зур бәхәс уяткан иде. Быел иң яхшы фильм дип Казакъстаннан "18 килогерц" фильмы табылды. Сүгенү сүзләре белән шыплап тулган, 90нчы елларда Казакъстан урамнарында хөкем сөргән наркоманлыкны сурәтләгән бу фильмның да хәләллек стандартларыннан ерак торуы турында әйтелде. Казан мөселман кинофестивале комиссиясендә бер генә мөселман эксперты да юк. Фестиваль - Татарстанны, Казанны таныту өчен зур мөмкинлек һәм аны уздыра башлаганда бу максатларның берсе булып торды. Тик быел сәхнәдә татарча язулар бөтенләй булмады, кызыл келәмдә кунакларны милли киемле кызлар каршы алу гадәтеннән дә оештыручылар баш тарткан.

Шулай да фестивальнең иң зур яңалыгы – конкурс програмнарының һәрберсендә Татарстанда иҗат ителгән фильм бар иде. Иң яхшы документаль фильм номинациясендә Алмаз Нургалиевның татар телендә төшерелгән "Җиде утрау арасында" фильмы җиңеп чыкты. Татарстан президенты бүләгенә режиссер Илдар Ягъфәровның "Исәнмесез" фильмы лаек дип табылды. "Милли кино" номинациясендә җиңүче дип Айнур Зиннәтовның "Күзләр салкыны" фильмы табылды. Казан мэрының махсус бүләге Булат Минкинның "Берүзе" кинофильмы өчен тапшырылды.

Илдар Ягъфәровның "Исәнмесез!" кинофильмы тәнкыйтьчеләр һәм тамашачылар тарафыннан уңай бәяләнде. Бу татар телендә һәм татарлык турында соңгы елларда иҗат ителгән тулы метражлы фильм һәм ул прокатка да чыгарылды. Илдар Ягъфәров - озак еллар Татар иҗтимагый үзәге активисты, берара аның рәисе булган галим Рәшит Ягъфәровның улы. Азатлыкка ул: "Бу фильмны әтием күрсә, "Ниһаять, улым, менә дигән кино төшердең, дип әйтер иде. Минем өчен бу кино кадерле, бу татарларга үзләренә читтән карарга бер мөмкинлек. Аның кинофестивальдә иң зур бүләк алмавы да мөһим түгел, миңа аның кешеләргә тәэсире кадерлерәк", диде Ягъфәров.

Сүз уңаеннан, быел "Татар җыры", "Үзгәреш җиле" кебек эстрада җыр фестивальләре дә үз популярлыкларын югалта баруын күрсәтте. "Татар җыры" күп еллар беренчелекне тоткан булса, узган елгы "Барс медиа"дагы шау-шу, пандемия аның позицияләрен какшатты. Билетлары берничә ай алдан сатылып бетә торган еллык тамашага быел чакыру билетлары таратылды. Ә бюджеттан зур акча бүленгән "Үзгәреш җиле" өч елда ук шиңде. Татар җырларын дөнья күләменә чыгару максатын куйган фестиваль оештыручылары купшы сүзләрне күп сөйләде, әмма гап-гади YouTube платформасында да ул караучылар тарафыннан кызыксыну уятмады, ә тәнкыйтьчеләрнең "Татар классик җырлары бозылып җырлана" дигән ачулары ныграк яңгырый башлады.

Шау-шулы премьералар

"Әкият" курчак театры Г.Ибраһимовның ачлык хакында язылган "Адәмнәр" әсәре нигезендә куелган спектакль премьерасы белән июньдә сезонын япты. Аның шау-шуы озакка сузылды. Берәүләр татарны кеше ашаучы итеп күрсәтүне хурласа, икенчеләр, тамашаны хуплады.

Идел буенда булган ачлыкка быел 100 ел тулды, әмма дәүләт ягыннан бу датаны искә алу булмады. ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларда, фильмнарда да тарихның бу ягын атлап кына узыла. Совет берлеге хакимиятенең дөрес булмаган сәясәте аркасында миллионлаган татар-башкортның корбан булуын сөйләү хупланмый. Шушы вазгыятьне исәпкә алганда "Әкият" театрында "Адәмнәр" спектакле - кыюлык. Бу әсәрне Илгиз Зәйниев күптән сәхнәләштерергә омтылган, хәтта Татарстан Театр әһелләре берлеге грантына дәгъвалап караган, әмма грант ала алмаган.

Башкортстан язучыларына акча вәгъдә ителде

Май аенда Башкортстанда "XXI гасыр язучысы" төбәкара форумы узды. Хәзер республиканың Язучылар оешмасында 288 иҗатчы исәпләнә, аларның уртача яше – 60 яшь. 2021 елда китап бастыру өчен Башкортстанда 89,7 миллион сум бүлеп бирелгән булган. Форум кысаларында каләмчеләр республика башлыгы Радий Хәбиров белән дә очрашты. Ул үз чыгышында Башкортстанда китап нәшер итүгә финанслау артачагын, авторларга өстәмә түләүләр булачагын әйтте. Ел саен китап ярминкәләре үткәрергә тәкъдим итте. Уфада заманча мәдәният үзәге булачагын, моның өчен буш торган күз авырулары институты бинасын үзгәртеп, яраклаштырып җиһазлаячакларын һәм аның язучыларга тапшырылачагын, әдәби салон ясалачагын әйтте. Чагыштыру өчен, Татарстан президенты Язучылар берлеге корылтайларына, мәшһүр язучыларның да юбилейларына бөтенләй йөрми. Әмма бу быел Русиядә җанисәп узуы белән дә бәйле.

Салават Юлаев өчен борчылу

Уфадагы милли каһарман Салават Юлаев һәйкәле федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас санала. Соңгы елларда аның бик нык таушалуы җәмәгатьчелектә борчу тудырды, 2020 елда һәйкәлнең начар хәле сәбәпле Уфа шәһәре администрациясенә 200 мең сум штраф та салынган иде. 2019 елда шәһәр администрациясе аның эчке һәм тышкы хәлен өйрәнеп, һәйкәлнең авария хәлендә булуын таныды. Халык арасында "һәйкәлне сүтәчәкләр " дигән имеш-мимеш таралды. Шуңа җәмәгатьчелек аны коймалаган очракта да сүттермәү өчен чыгышлар ясады.

11 октябрьдә Башкортстанның республика көнендә башкорт активистлары җайдакны аттан төшермичә генә сипләү турындагы таләп белән чыкты. Алар фикеренчә, һәйкәлне ремонт эшләреннән соң кире кайтармаска да мөмкиннәр. Башкортстан хөкүмәтенең вице-премьеры Азат Бадранов Башкортстан хакимиятенең һәйкәлне уратып алырга җыенуы хакында рәсми рәвештә игълан итте. Ул бу эшне 2022 елның маеннан 2024 елга кадәр башкарылачак дип белдерде. Проект эшләренә эшмәкәр Наилә Майорованың архитектур-реставрация бюросы сайлап алынган иде. Ул әйтүенчә, әлегә һәйкәлне сипләүнең күпмегә төшәсен якынча да әйтеп булмый. Әмма ат өстендә утыручы җайдакны сипләү өчен генә дә 150 миллион сум таләп ителә. Бу эшне уфалылар да күзәтә алачак дип ышандырылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG