Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирада Әюпова: Камал театры бинасы яшьләр үзәге булырга мөмкин


Ирада Әюпова
Ирада Әюпова

Камал театрының бинасы алга таба да татар мәдәниятенә хезмәт итәргә тиешлеге бәхәссез, диде мәдәният министры.

Камал театры яңа бинага күчкәннән соң аның хәзерге бинасында яшьләр үзәге ачылырга мөмкин. Бу турыда бүген журналистлар белән очрашу вакытында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде.

"Татарстан предизенты Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык юлламасында Камал театры яшьләр театрына бирелә дип әйткәндә ул нәкъ менә яшьләр татар мәдәнияте үзәген күздә тоткан иде. Мин нәкъ менә шушы мәгънә салынган дип кабул иттем", диде министр.

"Бу мәсьәлә әлегәчә безнең контрольдә тора, чөнки вариантлар күп иде. Бер яктан, андый үзәк кирәк, икенче яктан, безнең Кариев театры бар, Шәриф Камал музее, Милли китапханә – яшьләр өчен мәйданчыклар күп. Моның турында тагын бер фикер алышып алырга кирәк", диде ул. Бу фикерне министр журналистларның соравына җавап итеп белдерде. Журналистлар Казанда заманча татар мәдәнияте үзәге барлыкка килер микән, аның кирәклеге турында ничә еллар Дөнья татар яшьләре форумы искәртеп килә, дип сорау биргән иде.

Журналист Сөмбел Таишева министрдан Камал театры шәхси кулларга күчә дигән имеш-мимешләрне раславын яки кире кагуын үтенде. Ирада Әюпова бу сүзләр дөрес түгел, диде.

"Бинаның калырга тиешлеге һәм алга таба да татар мәдәниятенә хезмәт итәргә тиешлеге бәхәссез", диде Әюпова.

Камал театрының яңа бинасына килгәндә, проект әле сайланмаган, диде министр.

8 октябрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасына еллык юлламасы вакытында татар театрына заманча бина төзү бурычы торуын белдерде. Ул Камал театрының хәзерге бинасы алга таба яшьләр театрына биреләчәк диде. Әмма бинага кайсы театр күчәчәген төгәл әйтмәде. Әллә рус яшь тамашачы театры, әллә Кариев исемендәге татар театры – төгәллек юк. Әйтергә кирәк, 2018 елда Кариев театры төзекләндерелгән яңа бинага күчте.

Соңгы елларда Казанның Островский урамында урнашкан рус яшь тамашачылар театры бинасы таушалган хәлдә кала. Анда гример бүлмәләре, башка уңайлыклар җитмәвен әйтәләр. Бинаны реконструкцияләү өчен зур чыгымнар тотарга кирәк.

Камал театрының яңа бинасы Түбән Кабан күле белән Һади Такташ урамы арасында салыначак. Рәсмиләр аны якынча 2025 елда төзеп бетерергә җыена.

Камал театрына яңа бина салыну милли җәмәгатьчелектә, артистлар арасында каршылыклы фикерләр уяткан иде. Театрның шәһәрнең нәкъ үзәгеннән читкәрәк, Кабан күленең икенче очына күчерелүенә риза булмаучылар бар.

Моңа кадәр милли җәмәгатьчелек Камал театры бинасы татар мәдәнияте учагы булып калырга тиеш дип саный. Казан мэры Илсур Метшин журналистлар белән очрашуда анда театр музее, яки музыкаль театр була ала дип белдергән иде. Татар яшьләре форумы Камал театры бинасында татар мәдәнияте киңлеген булдырырга тәкъдим итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG