Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент юлламасы: Миңнеханов күтәргән һәм күтәрмәгән 5 мөһим мәсьәлә


Рөстәм Миңнеханов

8 октябрь Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасына еллык юллама белән чыгыш ясады. Бу аның 12нче һәм президент сыйфатында соңгы юлламасы була ала. Миңнеханов республиканы борчыган сәяси мәсьәләләргә тукталмады, Мәскәү белән көрәшергә әзер булмавын күрсәтте, гади губернатор кебек вак сорауларны гына күтәрде.

Татарстан президенты чыгышын татарча башлады. Беренче итеп Путинга рәхмәтен җиткерде. Алга таба рәхмәт сүзләре бер сәгать дәвам иткән юллама барышында даими яңгырап торды. Миңнеханов федераль програмнар, Путинның илкүләм проектлары үтәлеше турында җентекләп сөйләде. Мәгариф тармагына аерым тукталды. Мәктәпләрдә иминлекне саклауга өстәмә акча бүленүе һәм кадрлар кытлыгы турында әйтте.

Миңнеханов кеше хокуклары, гыйнвар аенда булган протестлар, ришвәтчелек турында сөйләүне кирәк тапмады. Аның каравы, медиада "радикаль һәм тискәре процессларга каршы тору, төгәл булмаган һәм ялган хәбәрләрне фаш итү кебек мәсьәләләр бик җентекле игътибар сорый", дигән борчуын белдерде.

Милли җәмәгатьчелек өчен яңалык буларак, ул Камал театрының хәзерге бинасы яшьләр театрына биреләчәген әйтте. Дөрес, сүзнең кайсы театр турында барганы тәгаенләнмәде.

Президент Татарстанда киләсе елны цифралаштыру (дигиталлаштыру) елы дип игълан итте. Шулай ук, киләчәктә республикада яңа дәүләт бүләге – "Ата-ана фидакарьлеге" медале бирелә башлаячак.

Прездент юлламасы гадәттәгечә консерваториянең концертлар залында яңгырады
Прездент юлламасы гадәттәгечә консерваториянең концертлар залында яңгырады

Азатлык Миңнеханов юлламасында күтәрелгән һәм күтәрелмәгән биш мөһим мәсьәләне барлады.

Коронавирус

Миңнеханов чыгышында Татарстанда коронавируска каршы көрәш эшенә бәя бирүне кирәк тапмады. 11 октябрьдән гамәлгә керәчәк өстәмә чикләүләрнең мөһимлегенә, республикада үлем очраклары артуына, аның сәбәпләренә аңлатма ишетеп булмады. Юлламада күбрәк вакцина ясатырга өндәү ишетелде. Мисал итеп ул Германия, Франция, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Испания, Кытай кебек илләрне китерде. Ул вакцина ясатучылар аз булган район башлыкларына шелтә дә белдерде.

"Вакциналауда иң түбән күрсәткечләр – Буа, Питрәч һәм Кукмара районнарында. Хөкүмәт, Роспотребнадзор, башлыкларга, оешма җитәкчеләренә бу мәсьәләне белән һәр көн шөгыльләнүне йөклим", диде ул.

Миңнеханов Мәскәүдән даими ярдәм алуы турында искәртеп торды. Соңгысы –йогышлы чирләр таралуга каршы көрәшкә федераль үзәк 2 млрд сум акча бүлгән. "Санитар калкан" ("Санитарный щит") федераль проекты кысаларында 9 шәһәр арасына Казан да кергән. Казан һәм Бигеш һава аланнарында ПЦР тест бирү үзәкләре пәйда булачак һәм санитар контроль көчәячәк, диде ул.

Миңнеханов чыгыш ясый
Миңнеханов чыгыш ясый

Президент статусы

Татарстан президент атамасын югалту алдында торганда, Миңнеханов бу хакта дәшмәүне кулай күрде. Юлламада әлеге сәяси мәсьәлә бөтенләй күтәрелмәде. Аның каравы ул Мәскәү алып барган сәясәтне хуплавын һәм Путинга рәхмәтен җиткереп торды.

Миңнехановның еллык юлламасы алдыннан гына Дөнья татар яшьләре форумы Татарстан җитәкчесен "башлык" дип атамауны сорап Русия думасы һәм Татарстан Дәүләт шурасына мөрәҗәгать юллаган иде. "Сөргендәге татар хөкүмәте" дә (үзләрен сөргендәге татар хөкүмәте дип атаган эмиграциядәге татар активистлары төркеме — ред.) халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итәргә җыенуын белдергән иде.

Миңнехановның җәмәгатьчелек мөрәҗәгатенә җавап кайтармавын, әлеге мәсьәләне күтәрмәвен Татарстанның көрәшергә җыенмавы дип тә аңларга була. Бу очракта, аның өчен бу юллама "президент" сыйфатында соңгысы була ала.

Президентны тыңлаучылар
Президентны тыңлаучылар

ТАИФның сатылуы һәм икътисад

Миңнеханов үз юлламасында беренче тапкыр СИБУР ширкәтен телгә алды. Дөрес, ул Татарстанның нефть химиясе тармагында иң эре саналган ТАИФ ширкәте федераль олигархлар кулына күчә дип әйтмәде. Шулай да республиканың икътисади мөстәкыйльлеген юк итәчәк дип бәяләнгән әлеге килешүдән соң салымнар Татарстанда калачакмы, социаль проектлар дәвам итәчәкме – боларга җавап ишетелмәде.

Миңнеханов ТАИФ эчендә бергә сатылган "Түбән Кама нефтехим" һәм "Казан органик синтез" сәнагать оешмаларында җитештерү арттыру, яңарту булачагын гына әйтте.

"Әлеге һәм башка әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруны киләчәктә Татарстан хөкүмәте һәм "СИБУР холдинг" ширкәте арасында төзелгән килешү нигезендә алып бару каралган", дип кыска гына сүз тотты.

Узган еллардан аермалы, Миңнеханов Татарстан икътисады алдына зур максатлар куеп тормады. Саннар китерү белән дә артык мавыкмады. Ул зур сәнәгать оешмалары алдында торган мөһим мәсьәләләргә генә тукталды.

Уңай күрсәткеч буларак, президент пандемия вакытында электрон маркетплейсларда Татарстан сатучылары артуын искә алды.

"Татарстан сатучыларының Wildberries, Ozon һәм Kazan-express кебек платформаларда тауар әйләнеше 19 млрд сумнан артып китте. Узган ел 3,5 млрд иде. Татарстан сатучыларының саны быел 9 500дән артып китте. Узган ел 3 500 иде", диде ул.

Миңнеханов хәләл тауар җитештерүчеләргә дә тукталды. Хәзер республикада 100дән артык ширкәт хәләл продукция җитештерә. Шуларның 20се экспорт белән шөгыльләнә.

Миңнеханов чыгыш ясый
Миңнеханов чыгыш ясый

Татар теле һәм милли мәсьәләләр

Юллама барышында Миңнеханов ара-тирә татарча җөмләләр дә кыстырды. Шулай да чыгыш нигездә урыс телендә барды. Президент татар теле торышына аерым тукталмады. Ул Татарстанда төзелгән "Адымнар" мәктәпләрен санады һәм туган телне саклауны гаиләгә аударып калдырды.

"Ныклы гаилә – көчле дәүләт һәм күпмилләтле халкыбыз бердәмлеге нигезе. Ул милли-мәдәни традицияләрне һәм туган телне саклаучы булды һәм шулай булып кала да", диде ул.

Әйтергә кирәк, Татарстан президентының рәсми сайтында эленгән юллама текстында Миңнехановның тәрҗемә ителгән дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү эшен дәвам иттерү турында да әйтелә. Әмма чыгыш барышында Миңнеханов бу сүзләрне төшереп калдырды.

Миннихановның юллама текстыннан скриншот
Миннихановның юллама текстыннан скриншот

Җанисәп турында сөйләгәндә Миңнеханов татарның бердәмлеге, милләтне төркемнәргә бүләргә тырышучылар турында бернинди фикер әйтмәде. Русиядә халык санын алу вакытында ул оештыручыларга тиешле шартлар тудырырга кирәклеген әйтте. Гомумән, юлламада милли мәсьәләләр кыскача гына телгә алынды. Туган телләр елы хакында сөйләгәндә ул "татар милләтен берләштерүгә, ватандашларыбызга һәрьяклап ярдәм күрсәтүгә аеруча зур игътибар бирәбез" дигән фикерне әйтте.

Миңнеханов киләсе елда билгеләп үтеләчәк ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына аерым тукталды. Шулай да зур яңалыклар җиткермәде. 2022 елда Казанда Җәмигъ мәчете төзелә башлаячагын кабат раслады. Әлеге бәйрәм хакында сөйләгәндә ул "татар халкының рухи-мәдәни мирасын һәм милли үзенчәлеген саклауга зур өлеш кертер" дигән сүзләр белән чикләнде.

Бу Миңнехановның 12нче һәм президент сыйфатында соңгы юлламасы була ала
Бу Миңнехановның 12нче һәм президент сыйфатында соңгы юлламасы була ала

Республика статусы

Татарстанга Мәскәү басымы көчәя бара. Узган ел Русия Конституциясе үзгәртелгәннән соң, Татарстан үзенең Конституция мәхкәмәсеннән һәм федерализмның башка кыйпылчыкларыннан колак какты. Быел республикага федераль олигархлар керде һәм СИБУР ТАИФны йотуын белдерде. Хәзер Татарстан президенты атамасын югалту алдында тора. Аңа кадәр Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин Русия төбәкләрен берләштерү фикере белән чыккан иде. Мондый шартларда республика статусы юкка чыгу, Татарстанны башка төбәк белән берләштерү куркынычы арта бара. Миңнеханов әлеге сәяси мәсьәләләр турында сүз куертмады. Хәтта узган еллардагы юлламада дәүләтчелек турында сөйләнгән булса, быел бер-ике сүз әйтергә дә җөрьәт итмәде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (10)

XS
SM
MD
LG