Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья татар яшьләре форумы Татарстанда президент вазифасын саклап калырга өндәде


Татар яшьләренең "Мин татарча сөйләшәм" чарасы
Татар яшьләренең "Мин татарча сөйләшәм" чарасы

Татарстан җитәкчесен ничек атавын бары тик республика ватандашлары гына хәл итәргә хокуклы, дип саный яшьләр. Алар президентлыкны юкка чыгаруны милли хокукларга басым буларак бәяли.

Дөнья татар яшьләре форумы Татарстан җитәкчесен "башлык" дип атау белән катгый ризалашмый һәм төбәкләргә үз җитәкчеләрен үзләренә атау мөмкинлеген бирергә таләп итә. Моның хакта форум советы кабул иткән мөрәҗәгатьтә әйтелә. Узган атна Русия думасына барлык төбәк җитәкчеләрен "башлык" дип атарга тәкъдим иткән канун өлгесе кертелгән.

Русия Думасы һәм Татарстан Дәүләт шурасына юнәлгән мөрәҗәгатьтә Татарстан президенты вазифасының төбәк башлыгы гына булмавы, Татарстанда хакимият системының иң югары институты булганы, күпмилләтле һәм күпдинле җәмгыятьтә балан билгеләүче булганы әйтелә. "Бары тик республика ватандашлары гына бу югары вазифаның ничек аталуын хәл итәргә хокуклы. Без әлеге институтның гамәлдә булуының тарихи шартлары һәм конституцион нигезләре үзгәрмәгән дип саныйбыз", диелә.

Ачык хатта Татарстан президентының 7 миллионлы татар халкының символы, татар милләтенең рухи яңарышы һәм берләшүе символы булуы да телгә алына. Бар дөнья буйлап йөзләгән татар оешмасы вәкилләре аны горур итеп "президентыбыз" дип атый диелә. Бу символны юкка чыгару яшьләр форумы милли хокукларга басым буларак бәяли.

Яшьләр мөрәҗәгатендә Русиянең федерация икәнлеге искәртелә. "Русия байлыгы, беренче чиратта, - безнең илдә яшәүче төрле кешеләр, төрле халыкларда. Безнең көчебез нәкъ бу төрлелектә. Һәм төбәк үзенә күрә үзенчәлекле, аларны унификацияләү, бер төрле ясау омтылышы – Русия нигезенләренә һөҗүм", диелә мөрәҗәгатьтә. Соңгы елларда Русиядә федерализмны юкка чыгару омтылышлары да телгә алына. Хатта Русия президенты Владимир Путинның бу мәсьәләдә "үзегез хәл итегез" дигән сүзләре дә китерелә.

Яшьләр фикеренчә, Татарстан конституциясе һәм халкы билгеләгән президент атамасы Русиядә җитәкчелегендә президент торуының әһәмиятен киметми. Югыйсә, депутатлар барлык табышлы оешмалар, спорт федерацияләре, фондлар һәм башка оешмалар җитәкчеләрен дә президент дип атауны тыярга тиеш булачак, ди алар. Төрле төбәкләрдән вәкил булган Федераль җыен әгъзалары үзләре яшәгән илне аңламый дигән хис кала, диелә мөрәҗәгатьтә.

27 сентябрь Русия думасына бөтен губернаторларны төбәк башлыклары дип атау турында канун өлгесе кертелүе билгеле булды. Документ Русия субъектларындагы дәүләт хакимияте оешмаларын бер төрле атауны күз уңында тота. Төбәк җитәкчесе "Русия федерациясе субъекты башлыгы" дип, ә башкарма хакимият — "Русия федерациясе субъекты хөкүмәте" дип аталырга тиеш булачак.

Татарстан президенты атамасы өчен көрәш

  • Президент атамасын үзгәртү турында бәхәсләр башланганнан бирле быелга кадәр атаманы Татар иҗтимагый үзәге яклап килде. Оешма бу темага күпсанлы митинглар һәм пикетлар оештырды, белдерүләр кабул итте. Соңгы мондый белдерү 2021 елның башында булды. "Азатлык" яшьләр берлеге дә президент атамасын саклап калырга өндәде.
  • 2014 елда Дөнья татар яшьләре форумы президент атамасын саклап калуны якларга чакырган белдерү кабул итте. "Республика җитәкчеләренең атамасын көчләп үзгәртү нияте бездә кискен ризасызлык тудыра. Бу исем халык фикере белән булдырылды һәм демократик шартларда халык фикере белән санлашмауның төпле нигезе була алмый дип уйлыйбыз", диелгән иде белдерүдә.
  • Президент атамасын яклап Татарстан җитәкчелеге дә чыгыш ясый. 2015 елда Татарстан президенты инаугурациясендә Миңтимер Шәймиев үз чыгышында Безгә Татарстан президенты да, аның ничек аталуы да ошый. Безгә – күпмилләтле республикага президент атамасы мөһим. Татарстан президенты атамасы безне берләштерә. Ни өченме? Президент сүзенә тәрҗемә кирәкми. Менә кайда көч!”, дип белдерде.
  • Социаль челтәрләрдә дә Татарстанда президент институтын саклап калу чаралары оештырылды. Мәсәлән, 2015 елда 110 меңнән артык кулланучысы булган "Татары и Татарочки" төркеме "Татарстан республикасында президентлык институтын сакларга!" шигаре белән онлайн-флешмоб оештырды.
  • Президент атамасын саклау кирәклеге турында Татарстанның төрле иҗтимагый активистлары, зыялылар да белдереп килде. "Республика президенты вазифасын бетерү бөтен татар халкына хөрмәтсезлек һәм гаделсезлек булыр иде", дип сөйләгән иде журналист Рәшит Әхмәтов.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG