Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан президенты атамасын дөнья татарлары бергәләп якларга тиеш"


Үзләрен "Сөргендәге татар хөкүмәте" дип атаган төркем Татарстан президенты атамасын яклап халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итәргә җыена. Активист Рәфис Кашапов сүзләренчә, президент атамасы өчен дөньядагы татарлар бергәләп көрәшергә тиеш.

Дөнья татар яшьләре форумы Татарстан җитәкчесен "башлык" дип атау белән ризалашмый. Яшьләр бу хакта мөрәҗәгать кабул итте һәм Русия думасы һәм Татарстан Дәүләт шурасына юллады. Алар төбәкләргә үз җитәкчеләрен үзләренә атау мөмкинлеген бирүне сорый. Бу мөрәҗәгать төбәк җитәкчеләрен "башлык" дип атау турындагы канун өлгесе Думага кертелүдән соң беренче реакция булды. Башка оешмалар әлегә дәшми. Азатлык Татарстан парламентының канунилык һәм хокукый тәртип комитеты рәисенә дә сораулар юллаган иде, ләкин ул җавап бирмәде. Татарстандагы оешмаларның Мәскәүгә каршы баруы икеле.

Бу вазгыятьтә "сөргендәге татар хөкүмәте" (үзен сөргендәге татар хөкүмәте дип атаган эмиграциядәге татар активистлары төркеме — ред.) ни эшләргә җыена? Әлеге хөкүмәтнең премьер-министры урынбасары дип билгеләнгән, "Азат Идел-Урал" оешмасы җитәкчесе Рәфис Кашапов Татарстан президенты атамасын саклап калынуына шикләнә.

Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

"Президент атамасын саклап калып булмастыр дип уйлыйм. ГКЧП вакытында Миңтимер Шәймиевне Мәскәүгә алып китәр өчен РСФСР дәүләт киңәшчесе Сергей Шахрай килгәндә саклап калдык. Шунда халык бит авыллардан китерелде, Ирек мәйданы тулды. Казаннан да, Чаллыдан да халык каршы күтәрелеп чыкты. Әмма хәзер башка чор килде. Русиядә диктатура, фашизм хакимлек итә. Бу Русия президенты Владимир Путин җитәкчелегендә алып барыла. Бернигә карамыйча Русия Конституциясенә үзгәрешләр керттеләр, халык каршылыгын исәпкә алмыйча пенсия яшен арттырып куйдылар.

Хәзер Путинга урыс халкы алдында дәрәҗәсен күтәрү кирәк. Башка дәүләтләрнең җирләрен яулап алу, урыс булмаган халыкларны төзләндерү урыс халкының патриотик хисләрен уята. Путин шул хисләр белән уйный. Татарстан президенты атамасын бетерергә теләү дә шуның белән бәйледер, чөнки татар халкы Русиядә сае белән икенче урында тора. Путин президент атамасын бетереп, тыпырчынмагыз, кол булуыгызны белегез, сепаратизм дип авызыгызны ачмагыз дигән кисәтү ясый. Һәм бу Идел-Урал, Кавказ, Себер республикаларына да кисәтү булып тора.

Моннан тыш президент атамасы мәсьәләсенең Русия думасына сайлаудан соң калкып чыгуы - халык фикерен бу кампания барышындагы хәрәмләшүләрдән читкә борырга тырышу. Ягъни Путин ике куян койрыгын берьюлы тотмакчы" ди Кашапов.

Аның фикеренчә, киләчәктә Татарстанның бөтен атрибутикасын бетерергә мөмкиннәр.

"Президент атамасын бетерсәләр "сөргендәге татар хөкүмәте" ныклап эшләргә тиеш була. Президентын бетерәләр икән киләчәктә Татарстан республикасын да бетерәчәкләр дигән сүз. Татарстан туграсы, байрагы, гимны, ягъни бөтен атрибутикасы бетәчәк.

Президент атамасы белән килеп туган хәлдән соң милли җанлы кешеләр безнең хәрәкәткә кушылыр дип уйлыйм. Шул ук вакытта башкорт милләтчеләре дә Русиядән китеп Башкортстанның сөргендәге хөкүмәтен төзергә җыена. Без бергә хәрәкәт итәрбез. Татарстанда президент атамасы бетерелгәннән соң халыкның азмы-күпме күзе ачылыр, әмма дә ләкин ниндидер каршылык хәрәкәте башлап җибәрүләре икеле, - ди Рәфис Кашапов.

Татарстан президенты атамасы өчен көрәш

  • Президент атамасын үзгәртү турында бәхәсләр башланганнан бирле быелган кадәр атаманы Татар иҗтимагый үзәге яклап килде. Оешма бу темага күпсанлы митинглар һәм пикетлар оештырды, белдерүләр кабул итте. Соңгы мондый белдерү 2021 елның башында булды. "Азатлык" яшьләр берлеге дә президент атамасын саклап калырга өндәде.
  • 2014 елда Дөнья татар яшьләре форумы президент атамасын саклап калуны якларга чакырган белдерү кабул итте. "Республика җитәкчеләренең атамасын көчләп үзгәртү нияте бездә кискен ризасызлык тудыра. Бу исем халык фикере белән булдырылды һәм демократик шартларда халык фикере белән санлашмауның төпле нигезе була алмый дип уйлыйбыз", диелгән иде белдерүдә.
  • Президент атамасын яклап Татарстан җитәкчелеге дә чыгыш ясый. 2015 елда Татарстан президенты инаугурациясендә Миңтимер Шәймиев үз чыгышында Безгә Татарстан президенты да, аның ничек аталуы да ошый. Безгә – күпмилләтле республикага президент атамасы мөһим. Татарстан президенты атамасы безне берләштерә. Ни өченме? Президент сүзенә тәрҗемә кирәкми. Менә кайда көч!”, дип белдерде.
  • Социаль челтәрләрдә дә Татарстанда президент институтын саклап калу чаралары оештырылды. Мәсәлән, 2015 елда 110 меңнән артык кулланучысы булган "Татары и Татарочки" төркеме "Татарстан республикасында президентлык институтын сакларга!" шигаре белән онлайн-флешмоб оештырды.
  • Президент атамасын саклау кирәклеге турында Татарстанның төрле иҗтимагый активистлары, зыялылар да белдереп килде. "Республика президенты вазифасын бетерү бөтен татар халкына хөрмәтсезлек һәм гаделсезлек булыр иде", дип сөйләгән иде журналист Рәшит Әхмәтов.

Кашапов җитәкчелек иткән "Азат Идел-Урал" оешмасы Татарстан президенты атамасы мәсьәләсендә Берләшкән милләтләр оешмасына, Европа берлегенә, халыкара хокук яклау оешмаларына хатлар юлларга исәпли.

"Бу хакта сөйләшүләр бара. Шулай ук Хәтер көнен уздыру турында да сөйләшәбез. Без хәрәкәт итәбез, әмма БМО һәм Европа оешмаларына Мәскәү игътибар итми. Монда бөтен дөнья татарлары президент атамасын яклап чыгарга тиеш. Иң беренче Татарстанда, Идел буе өлкәләрендә активлык мөһим. Халык күтәрелеп чыкмаса, безнең мөрәҗәгатьләр белән чыгуның әллә ни файдасы юк.

Дөнья татар конгрессына килгәндә, алар дәүләт акчасына яши, ягъни Мәскәү Татарстанга биргән акчага хәрәкәт итә. Димәк Путин җырын җырларга, Русия байрагы астында хәрәкәт итәргә мәҗбүрләр", ди Рәфис Кашапов.

* * *

"Сөргендәге татар хөкүмәте" Милли мәҗлес тарафыннан 2008 елда оештырылды. Аны АКШта яшәүче Вил Мирзаянов җитәкләде. Ул Рәфис һәм Нәфис Кашаповларны "сөргендәге татар хөкүмәте премьер-министры урынбасарлары итеп билгеләде.

Элегрәк "сөргендәге татар хөкүмәте" Русия оппозициясен Идел-Урал республикаларының бәйсезлеген танырга чакырды, аңа кадәр кайбер илләр җитәкчеләренә, шул исәптән АКШның элекке президенты Дональд Трампка Русия халыкларын дәүләтнең этноцид сәясәтеннән яклауны сорап мөрәҗәгать иткән иде.

Рәфис Кашапов

Рәфис Кашапов – Русия президенты Владимир Путинны Кырымны аннексияләүдә һәм Украина көнчыгышында сугыш оештыруда гаепләп интернетта тараткан язмалары өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан элекке сәяси тоткын. 2018 елның мартында ул Киевта "Азат Идел-Урал" хәрәкәтенә нигез салуда катнашты, шул елның ахырында Британиядә сәяси сыену алды. 2014 елның ахырында кулга алынганга кадәр күп еллар Чаллы милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе булды.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте оешу турында 2018 елның мартында игълан ителде. Аңа татар милли хәрәкәте активисты, интернетта Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән язмалары өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан, 2018 ел ахырында Британиядә сыену алган Рәфис Кашапов, эрзя милли хәрәкәте активистлары Сыресь Боляень һәм Ростислав Мартынюк нигез салды. Әлеге хәрәкәт Идел буе республикаларындагы халыкларның милли хокукларын, телләрен яклап төрле чаралар уздыра.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (32)

XS
SM
MD
LG