Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан парламенты комитеты президент атамасына кагылышлы сорауларга җавап бирмәде 


Шакир Яһүдин
Шакир Яһүдин

27 сентябрьдә Азатлык Русия думасына кертелгән яңа канун өлгесе һәм Татарстанда президент атамасы белән бәйле рәвештә Татарстан парламентының канунилык һәм хокукый тәртип комитеты рәисенә сораулар юллаган иде. 

Татарстан парламентының канунилык һәм хокукый тәртип комитеты рәисе Шакир Яһүдин Татарстан президенты атамасын бетерү ихтималы турында Азатлык соравына бу "мин җитәкчелек иткән комитет карамагындагы мәсьәләләргә керми" дип җавап бирде.

Русия думасына кертелгән яңа канун өлгесе нигезендә бөтен губернаторлар төбәк башлыгы дип аталырга тиеш булачак. Әлеге уңайдан Азатлык Яһүдингә сораулар җибәрде. Алар арасында республикада президентлык институтын югалту нинди үзгәрешләр алып киләчәк, Татарстан Дәүләт шурасы президентлык институтын саклап калу өчен нинди гамәлләр кылырга җыена дигән сораулар да бар иде. Ләкин депутат үзенең җавап бирә алмавын белдерде.

"Сез биргән сораулар Татарстан республикасы Дәүләт шурасының мин җитәкчелек иткән комитет карамагындагы мәсьәләләргә керми. Киләчәктә аңлатмалар өчен Татарстан Дәүләт шурасының матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать итегез", дип язды ул.


Русия думасына кертелгән яңа канун өлгесе Русия субъектларындагы дәүләт хакимияте оешмаларын бер төрле атауны күз уңында тота. Төбәк җитәкчесе "Русия Федерациясе субъекты башлыгы" дип, ә башкарма оешма — "Русия Федерациясе субъекты хөкүмәте" дип аталырга тиеш булачак.

Моннан тыш, канун өлгесенә ярашлы, төбәк башлыклары һәм төбәк парламентлары депутатлары биш елга сайланачак. Шулай ук төбәк башлыгы рәттән ике генә мөддәткә түгел, күбрәк вакытка сайлана алачак. Ике мөддәттән артык сайланырга ярамый дигән тыю гамәлдән чыгарылачак.
Русиядә президент атамасы төбәк җитәкчеләре арасында Татарстанда гына калган иде.

Депутатлар, сәясәт белгечләре Татарстан әлеге канунга каршы көрәшмәс дип фаразлый.

2018 елда Яһүдин "Субъектның иң югары вазифадагы заты атамасын билгеләү – фәкать субъект вәкаләте. Ул атаманы 2020 елдан соң да саклап калуга берни комачауламый", дигән иде.

Татарстан президенты атамасы өчен көрәш

  • Президент атамасын үзгәртү турында бәхәсләр башланганнан бирле быелга кадәр атаманы Татар иҗтимагый үзәге яклап килде. Оешма бу темага күпсанлы митинглар һәм пикетлар оештырды, белдерүләр кабул итте. Соңгы мондый белдерү 2021 елның башында булды. "Азатлык" яшьләр берлеге дә президент атамасын саклап калырга өндәде.
  • 2014 елда Дөнья татар яшьләре форумы президент атамасын саклап калуны якларга чакырган белдерү кабул итте. "Республика җитәкчеләренең атамасын көчләп үзгәртү нияте бездә кискен ризасызлык тудыра. Бу исем халык фикере белән булдырылды һәм демократик шартларда халык фикере белән санлашмауның төпле нигезе була алмый дип уйлыйбыз", диелгән иде белдерүдә.
  • Президент атамасын яклап Татарстан җитәкчелеге дә чыгыш ясый. 2015 елда Татарстан президенты инаугурациясендә Миңтимер Шәймиев үз чыгышында Безгә Татарстан президенты да, аның ничек аталуы да ошый. Безгә – күпмилләтле республикага президент атамасы мөһим. Татарстан президенты атамасы безне берләштерә. Ни өченме? Президент сүзенә тәрҗемә кирәкми. Менә кайда көч!”, дип белдерде.
  • Социаль челтәрләрдә дә Татарстанда президент институтын саклап калу чаралары оештырылды. Мәсәлән, 2015 елда 110 меңнән артык кулланучысы булган "Татары и Татарочки" төркеме "Татарстан республикасында президентлык институтын сакларга!" шигаре белән онлайн-флешмоб оештырды.
  • Президент атамасын саклау кирәклеге турында Татарстанның төрле иҗтимагый активистлары, зыялылар да белдереп килде. "Республика президенты вазифасын бетерү бөтен татар халкына хөрмәтсезлек һәм гаделсезлек булыр иде", дип сөйләгән иде журналист Рәшит Әхмәтов.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG