Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Адәмнәр" спектакле: кеше халәтеннән чыгарган ачлык


Тамашадан күренеш

"Әкият" дәүләт курчак театры җәйге ялга китү алдыннан сезонын премьера белән тәмамлый. 1921 елдагы ачлыкны тасвирлаган "Адәмнәр" спектаклендә кешене кешелек кыяфәтеннән чыгару, кеше ашауга җиткерү өчен кем гаепле дигән сораулар да күтәрелә. Азатлык спектакльне карады һәм укучыларга тәкъдим итә.

"Әкият" курчак театрында премьера. Ике көн рәттән Галимҗан Ибраһимовның "Адәмнәр" әсәренә нигезләнеп спектакль күрсәтеләчәк. Бу Идел буендагы 1920нче елларда булган ачлык турында, ачлык аркасында кешеләрнең коточкыч халәткә керүен тасвирлаган куркыныч әсәрләрнең берсе. Әлегә кадәр аны кино буларак та, спектакль буларак та куючылар булмады. Бу эшкә беренче булып тотынучы – режиссер, "Әкият" курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев.

Азатлыкка ул әлеге повестьне сәхнәләштерү теләге күптәннән бар иде, диде. Быел бу коточкыч вакыйгаларга 100 ел, әмма дәүләт ягыннан бу датаны искә алу юк. ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иткәндә дә, аның турында документаль фильмнар, видеотезмәләр ясаганда да бу тарихка да, репрессияләр чорына да артык басым ясалмады. Совет хакимиятенең булдыксыз сәясәте, "продразверстка" аркасында миллионлаган кешенең, аеруча татар-башкортларның корбан булуын ачык итеп сөйләмиләр. Яратмыйлар, теләмиләр. Шуңа да ачлык темасының дәүләт театры сәхнәсенә менүе үзенә күрә кыюлык.

Сәхнәдә рольләрне Дилүс Хуҗәхмәтов белән Альбина Шаһгалиева башкара. Алар курчаклар белән идарә итә. Музыкаль бизәлеш өчен композитор Элмир Низамов җавап биргән.

"Әкият" курчак театры "Адәмнәр" спектаклен күрсәтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:47 0:00

Караңгы йорт, сәхнә уртасында әйләнә торган такталардан ясалган тартма. Ул сәке дә, шул ук вакытта табутны да хәтерләтә. Өстә шулай ук такталардан ясалган бераз авышып торган түбә. Ачлыктан интеккән гаилә. Урын өстендә эче авыртудан ыңгырашып яткан ана Сәгыйрә, һәрвакыт ашарга сораган ике бала: Зәйни белән Нәфисә һәм гаиләсен ашата алмаудан, үзе дә ачлыктан акылдан шашуга җиткән ата Гәрәй һәм тилергән Ак Тырнак исемле эт. Курчаклар да, актерлар да барасы да йолкыш хәлендә, курчакларның куллары урынына – кашыклар, корсаклары күпереп чыккан. Ачлыктан үлүчеләр зиратында каберлекләр тезелеп китә, әмма таш урынына шулай ук кашыклар һәм уртада буш чуен казан.

Спектакль барышында целлофан пакет барлыкка килә, ул ертыла, өреп шар була, шартлый, аның төбеннән ризык эзләнә... Бу буш ашказан, шартларга әзердәй баш мие, күпереп чыккан корсакка ишарә. Ата шаша, үзе дә ач, гаиләсе дә тилмәрә. Ул өйдәге соңгы әйберен - хуҗалыкта мөһим булган балтасын сатарга мәҗбүр була. Балта өчен 5 кадак он сорый ул, әмма бары тик ике кадак кына бирелә. Кыш, хәлсезлектән чайкалып өенә кайтып барганда әле ансын да тартып алалар. Бер төргәк он өчен җанварларча сугышу, кешеләр бер-берсен үтерү хәленә җитә. Әмма ахыр чиктә алып кайтып җиткерә ул онны. "Күбрәк су кайнатып пешер. Их, тозы да булса иде..." ди аңа хатыны, әмма тоз юк, бу ризык та (аны ризык та дип әйтеп булмый) "ә" дигәнче бетә, аны ач сукбайлар кереп ашый, атага бер кашык ризык та калмый.

Барысы да язны көтә, яз килер дип хыяллана. Яз җитү белән төрле үләннәр ашап була, "Кычыткан", "Балтырган", "Кузгалак", "Юа", "Алабута", "Җиләк", "Җир җиләге"дип бер-бератлы санап йокыга китәргә тырышалар. "Иртәгә буламы яз?" дип сорый кызчык, "Иртәгә түгел әле" дигән җавап та өмет өсти кебек...

Спектакль барышында сукбай хәленә җиткән ата газет кисәкләрен табып соңгы хәбәләрләрне укый: меңләгән кеше Башкортстанда ачлыктан үлгән, песи, мәче, күсе, тычкын калмаган. Кеше ашау очраклары теркәлгән, балаларын суеп ашаган хатынны кулга алганнар. Ниһаять, ниндидер ярдәм, аны ARA (американ ярдәм оешмасы - ред.) башкарган, кемнедер ашатканнар. Өченче хәбәр: Арча кантонында көздән чәчкән игеннәрне кыш көне байларга юк бәягә сатканнар, җәй көнне икмәк уңса да ул байга була. Хәерченең тагын ашарына булмый.

Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

Кеше ашау турында хәбәрләр, ит пешергәннәр, кеше сөякләре табылган дигән сүзләр калкып чыга, кешеләр бер-берсенә ташлана... Ак Тырнак та каберлекне тырнап мәет итен булса да ашыйм ди, ул да ач, ул да нишләргә белми. Хуҗа моны күреп туктатырга тырыша, әмма эт аның үзенә ташлана. Ахыр чиктә хуҗа этне үтерә, өйдәге казанда аш пәйда була...

Спектакль барышында Һади Такташ, Габделжаббар Кандалый, Дәрдемәнд, Тукай шигырьләре укыла.

Ачлык һәм кешенең кеше кыяфәтен югалту, кешелектән чыгарылуы – төп тема. Аны актер Дилүс Хуҗәхмәтов җиткерә алды. Ачлыктан кибеп беткән гәүдә, килбәтсез кыяфәт, шашкан һәм тилергән күз карашы, салкыннан һәм әйберне беркемгә дә бирмим дигәннән кәкрәйгән бармаклар, җанварлардан гына чыккан коточкыч ямьмез авазлар һәм ахыр чиккә килеп җитү – кызын пешереп ашаганда берни, беркемне күрми, ишетми, берни аңламый. Ул ашый, әлеге мизгелдә аңа карынны тутыру кирәк... Ә аннары ризык кайту турында ишетеп үзеңә, дөньяга нәфрәтләнеп кычкыру. Сәхнәдә торган тартма табут булып чыга, такталардан ясалган бераз авышып торган түбә – ләхетне каплаган такталар. Спектакльдә бөтен әйбер, бөтен символ үз урынында.

Тамаша 1 сәгать 20 минут бара. Галимҗан Ибраһимов әсәрендә кеше ашау кебек коточкыч күренеш натуралистик итеп тасвирлана һәм аны уку да бик авыр, әмма Илгиз Зәйниев спектакльдә ачлыктан кешеләрнең нинди куркыныч ноктага җитүен, аларның халәтен күрсәтә алган. Сүз уңаеннан, "Әкият" театры балалар мәйданчыгы гына түгел, биредә өлкәннәр өчен спектакльләр куела башлады. "Әлфия", "Шүрәле", "Әлдермештән Әлмәндәр" спектальләре шундыйлардан. "Адәмнәр" дә өлкәннәр өчен.

Режиссер татар-башкорт башыннан кичкән бу вакыйга белән бәйле күп нәрсә билгеле түгел дип саный һәм ачлык халыкның психикасын какшатып, аның генетик кодына кереп утырган ди.

Илгиз Зәйниев
Илгиз Зәйниев

"Бу ачлык корылык сәбәпле барлыкка килгәнме, әллә дәүләт тарафыннан ялгышлык, ахмаклык, яисә махсус оештырылганмы – төгәл җавап юк. Мәсьәлә өйрәнелмәгән. Беренчедән, корылык булган, икенчедән продразверстка диләр, ягъни крестьяннардан иген, ашлыкларын шәһәр исәбенә җыеп алганнар. Авыл ач калган. Иң куркынычы авылда булган, чөнки шәһәрдә ниндер ярдәм булган. Авылны шәһәр исәбенә корбан иткәннәр.

Бу теманы күтәрү үзебезне аңлар өчен кирәк дип уйлыйм. Халыкның үзенең генетик коды бар һәм безгә хас булган кимчелекләр, комплексларның каян барлыкка килүен аңлар өчен моны өйрәнергә кирәк. Бу вакыйга милләтнең язмышында гасырлар буена сакланырлык тирән эз калдырды. Татарга килгәндә, бу ачлык татарның санын киметкән, аның тагын да сибелүенә тәэсир иткән һәм психикасын шактый җимергән. Мин табиб түгел, әмма, минемчә, бу хәлләрне кичергән кеше "иелгән башны кылыч кисми", дигән әйбергә күбрәк ышанадыр һәм үзенең ниндидер ирекләрен тук тамак исәбенә алыштыруга җиңелрәк биреләдер", диде Зәйниев.

"Адәмнәр"дә төп рольне башкарган актерлар Идел буенда булган ачлык турында мәгълүматны өйрәнгән. Яңа мәгълүмат тапкан саен бер-берсе белән киңәшләшү, фикерләшү алып барылды, күп нәрсәне кабул итү бик кыен бирелде, диде Азатлыкка Дилүс Хуҗәхмәтов.

Дилүс Хуҗәхмәтов
Дилүс Хуҗәхмәтов

"Гомумән, тарихта булган бу вакыйганы кабул итү кыен. Яңадан-яңа мәгълүмат тапкан саен үзара фикерләшә идек, шактый күп сораулар туа иде, ни сәбәпле халык шулай эшләгән, ни сәбәпле болай булган... Моның сәяси ягы да булганын, кешеләрне кирәкмәгән курчак кебек тотып ыргытканны кабул итү дә авыр. Халыкны шундый хәлдә, бер ярдәм күрсәтмичә калдыру халыкның кирәкмәгәнлеген күрсәтә һәм бу башка сыймаслык әйбер. Сораулар күп", диде ул.

Альбина Шаһгалиева сүзләренчә, 1921 елдагы ачлык аның нәселенә дә кагылган, бу вакыйга турында ул балачактан ук әбисеннән ишетеп белә.

Альбина Шаһгалиева
Альбина Шаһгалиева

"Әби 1905 елда туган һәм ул миңа балачакта шушы ачлык турында күп сөйләде. Бу фаҗигале хәлләр алар яшәгән авылда да булган. Кешеләр исән калу өчен менә шундый халгә, бер-берсен үтерү хәленә үк җиткән. Без хәзер муллыкта яшибез, шуңа кайберәүләр бу тема актуаль түгел дип уйлыйдыр, ләкин бит һаман да кайбер илләрдә ачлык бар. Аннан соң, без бу спектакльдә физик ачлыкны гына күрсәтмибез, рухи, әхлакый яктан ачлыкны да күрсәтәбез. Элек кеше бер-берсен физик яктан юк итәргә мәҗбүр булса, бүгенге көндә әхлакый яктан "ашый", бер-берсен юк итә", диде Альбина.

Азатлыкның "Әйдә. Online" проектында Галимҗан Ибраһимовның "Адәмнәр" повестенең өзеге аудио буларак та чыкты.

Адәмнәр (Галимҗан Ибраһимов)
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:58 0:00
йөкләү

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (9)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG