Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар әдәбиятында ачлык еллары турында 5 әсәр


Идел буендагы 1921-1922 еллар ачлыгына быел 100 ел тула. Азатлык теманы дәвам итеп, татар әдәбиятында әлеге дәһшәтле вакыйгалар сурәтләнгән 5 әсәрне тәкъдим итә.

1921-1922 елларда Русиянең күп кенә төбәгенә ачлык афәте килә. Ул Идел буенда аеруча киң колач ала: Татарстан белән Башкортстан зур зыян күрә. Татарстанда ул елларда 2,8 миллионнан артык кеше яшәгән, шуларның 2,7 миллионнан артыгы ачлык кичергән, ди галимнәр.

Ачлык вакыйгалары халык хәтерендә тирән эз калдыра, алар әдәбиятта да чагылыш таба. Әдәбиятта бу тема социаль-тарихи проблем буларак кына түгел, эстетик, рухи һәм әхлакый мәсьәлә буларак та күтәрелә. Ачлыкка дучар булган халык үзен ничек тота? Кеше йөзен югалту өчен күпме вакыт ач торырга кирәк? Кешедә әхлакый принциплар ни рәвешле юкка чыга? Әдипләр әсәрләрендә шушы һәм башка сорауларга җавап эзли.

Ачлык темасы татар әдәбиятында 1920нче елларга кадәр үк чагыла. Мәсәлән, 1891-1892 елларда Идел буенда таралган охшаш афәт Габдулла Тукайның "Көзге җилләр" шигырендә, Мәҗит Гафуриның "Ачлык елы, яки Сатлык кыз" повестендә, Гаяз Исхакыйның "Теләнче кыз" романында, Ярулла Вәлинең "Ачлык кушты" пьесасында һәм башка әсәрләрдә күтәрелә. Вакытлы матбугатта да проблем еш телгә алына.

Азатлык 1921-1922 еллардагы ачлык темасы чагылган 5 татар әсәрен җыйды. Алардан кечкенә өзекләр тәкъдим итәбез.

1. "Адәмнәр" (Галимҗан Ибраһимов)

Ачлык диюгә, иң беренче чиратта күз алдына килгән әсәр – Ибраһимовның "Адәмнәр" әсәре. 1923 елда язылган повесть ачлык дәһшәтен, шул шартларда кеше ашау очракларын ничек бар, шулай тасвирлый, җирәнгеч детальләр тасвирлаудан да баш тартмый.

Әйтергә кирәк, "Адәмнәр" повесте озак вакыт дәвамында татар әдәбияты тарихыннан сызып атылган иде, әсәрне натуралистик тасвирлау аркасында тәнкыйтьләгәннәр. Үзгәртеп кору елларында гына аңа яңадан игътибар итә башлыйлар, яңа бәяләмәләр барлыкка килә. Күп кенә әдәбият галимнәре повестьнең бүген дә тарихи-әдәби яктан да, эстетик яктан да актуальлеген югалтмауны искәртә. 2020 елда повесть төрек теленә дә тәрҗемә ителде.

Әсәр ачлык дәһшәтен бер татар авылы күзлегеннән тасвирлый. Авылда кешеләрнең күпләп үлүе, хәтта мәетләрне күмә алмаулар, ачлыктан шашкан кешеләрнең балаларны ашау күренешләре сурәтләнә. "Үлекләр өчен елау, аларны кәфенләү, кабер казып уңайлы ләхетләр ясап күмү кебек элекке тук заманның яхшы гадәтләре күптән ташланган иде инде", дип яза Ибраһимов.

Повестьтән бер өзек тәкъдим итәбез:

Өйнең хуҗасы алтмыш яшьлек карчык. Өс-башы җүнле генә, йөзе тирән җыерчыклы, борыны карчыганыкы кебек кәкерәеп килгән, күзләре әллә кая төптән ялтырап карыйлар. Халыкның болай шашуын күреп, аның котлары очты:

— Балалар, мин ни эшләдем? Нигә болай кыланасыз? — дип елап үгетли башлады. Ләкин җаны әрнегән ачларның сүз тыңларлык чамасы калмаган иде.

— Нәрсә сөйләнеп торасың? Әйдә, ач базыңны! — дип берәү кычкырды.

Башкалар өйнең мич башын, шүрлеген, сәке асларын актарырга тотындылар. Гәрәй кайнап торган казанның капкачын ачып җибәрде. Өйгә ак бу тулды. Кемдер берсе агач чүмеч белән бутап казаннан вак кына кисәкле кыпкызыл итләр алып сәкегә ташлады:

— Бу нәрсә бу? Ә? Бу нәрсә бу?

Карчык рәнҗеп җавап бирде:

— Әй, балалар! Гөнаһ булса да әйтим инде: үзем белән бергә картайган этем бар иде... Бик аптырагач. Кичә шуны суйдым!.. — диде.

Һәммәсе тыгылып карадылар, адәм ите күргән кеше юк иде. Охшый да кебек, юк та кебек булды. Бер читтәрәк торган хәлсез ике егет уртага ташландылар. Этме, баламы ите икәнен уйламастан, сәкедә пычракта яткан эссе кисәкләрне хап-хуп йота башладылар. Башкалар казанны актарып, калган итне алдылар, кемгә күпме нәрсә эләксә, бер минут эчендә юк кылдылар. Гәрәйнең кулына кечкенә, нәзек, аз итле бер сөяк туры килгән иде.

— Карагыз, бармак бит бу?! — дип каты кычкырып җибәрде.

[...]

Берничә хатын идәнне ачып, базны актаралар иде. Болар бер-бер артлы ике кечкенә капчык, аннан соң өсте чүпрәк белән ябып, җеп белән бәйләнгән юеш кызыл чүлмәк чыгарып ыргыттылар. Гәрәй чүлмәкне идәнгә бәрде. Халык, телен, акылын югалтып, таш кебек катып калды.

Аларның барлык сизенүләре дөрескә чыкты: ватылган чүлмәк эченнән кисәк-кисәк тозлы ит идәнгә чәчелде, болар арасында берберсе өстенә рәтләп тезелгән кечкенә-кечкенә куллар, тоз эчендә кызгылт көенчә сакланган ботлар, бармаклар бар иде. Моны һәммә кеше ачык күрде, шик калмады, үлем килеп басты.

Хәйран булып кату бер минут барды, иң элек Гәрәй кузгалды, ул:

— Анаңны... фәлән иткән убырлы карчык! Син икән дөньяны корыткан... — дип кабахәт сүз белән сүгенеп, Зәбидәнең бугазыннан алды да идәнгә шундый китереп бәрде, кортка "эһ... эһ..." итте дә һушыннан язды, өйдә коточкыч бер шау-шу, талаш, тавыш, тапташ кузгалды...

Карчыкның килене, йортны халык баскач, куркуыннан чормага качкан икән. Кемдер эзләнеп йөреп аны да өстерәп төшерде, ул, ишектән керүгә, кычкырып җибәрде:

— Абзыйлар, безне үтерсәгез дә сүзем юк: без өч ай инде адәм каны эчәбез!.. Күпме бала суйганбыздыр, исәбен дә оныттым, — диде.

"Адәмнәр" (1923)

  • Повестьне тулысынча биредә укып була.

2. "Кеше ашаучылар" (Мәҗит Гафури)

Язучы һәм шагырь Мәҗит Гафури иҗатында фәкыйрьлек, социаль гаделсезлек, авыр тормыш, ачлык темалары чагылыш таба. Бу темаларга ул XX гасыр башында ук мөрәҗәгать итә, "Ярлылар, яки Өйдәш хатын" хикәясен, "Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек" повесте кебек әсәрләрне яза, ул әсәрләрдә ул гади халыкның авыр тормышын тасвирлый.

1921-1922 еллардагы ачлыкны да Гафури киң тасвирлый, моңа багышлап ул "Ачлык тырнагында" дип аталган җыентык яза. "Кеше ашаучылар" поэмасында Гафури да, Ибраһимов кебек үк, ачлык китерә алган иң зур фаҗига – үз баласын үтереп ашаган ата-ана вакыйгасына мөрәҗәгать итә.

[...]

Хатын кулын сузды иткә таба,
Уң ягына бeраз кыйшаeп,
Тартып алды шуннан кул cөягeн,
Бармаклары тора тырпаeп.

Беләгеннән тотып, бармакларын
Карап торды бераз шаккатып,
Ни әйтергә белми, кулындагы
Кулны әрле-бирле кузгатып.

Нидер әйтмәк булып авызын ачты,
Әйтә алмады теле бәйләнеп,
Кулындагы сөяк төшеп китте,
Үзе төште артка әйләнеп.

[...]

Табактагы итләр шул көенчә
Калды шунда туңып, суынып,
Бәбкәсенең пешкән ите янында
Әнкәсе дә үлде сузылып.

[...]

Ачлык! Ачлык!.. дигән ямьсез тавыш
Аралашып ачы җил белән
Әллә кайдан, кырдан – бик ерактан
Бер туктамый һаман ишетелә.

[...]

"Кеше ашаучылар" (1922)

3. "Сүнделәр" (Мәҗит Гафури)

Гафуриның ачлык темасына язылган шигырьләреннән тагын берсен телгә алмый булмый. 1922 елда язылган "Сүнделәр" шигырендә шагыйрь дүрт-биш баласы булган ялгыз ананың балаларын ашата алмау кайгысын күрсәтә. Шигырьне тулысынча тәкъдим итәбез:

Салкын сырынтының кочагында
Кысылып калган өйнең эчендә
Ялгыз хатын дүрт-биш бала белән
Утыра кышның ямьсез кичендә.

Нурсызланган, беткән, төссезләнгән,
Кипкән чыра кебек балалар.
Учактагы утның яктылары
Төшкән чакта күренеп калалар.

Бизгәк тоткан кебек калтырыйлар,
Тилмерешеп ярдәм сорыйлар;
Өзек-өзек хәлсез тавыш белән
Дүрт-биш бала бердән җылыйлар.

Аналары тире кисәкләрен
Ут өстенә салып кыздыра,
Кыздыра да шушы тире белән
Ач балакайларын туйдыра.

Ятты мескен ана пич башына,
Салкын тәэсир итеп җанына;
Чебешләрен җыйган тавык кебек,
Балаларын җыеп янына.

Йомгак кебек бергә укмаштылар,
Бер кешедән булып яттылар;
Сызландылар болар, ыңгыраштылар,
Бераздан соң тәмам тындылар.

Башта ничек балкып торды хәят,
Соңра ничек үтте гомерләр -
Шуның кебек сүнде учактагы
Балкып торган утлы күмерләр.

Ут та сүнде, аның белән бергә,
Үзләре дә мәңге сүнделәр...
Өч көннән соң өйгә казып кереп,
Мәетләрне алып күмделәр!..

"Сүнделәр" (1922)

  • Ә тагын? Бу темага Мәҗит Гафуриның тагын "Ач" (1921), "Соңгы минутта" (1921), "Җылыйлар" (1922), "Алтын тәре, бәрхет палас" (1922) дигән шигырьләре бар.

4. "Икмәк, винтовка һәм мәхәббәт" (Ибраһим Гази)

Ачлык елларын бала яшендә күргән совет татар әдәбиятының күренекле вәкиле Ибраһим Гази иҗатында да әлеге тема урын ала. Аерым алганда, ул үзенең "Онытылмас еллар" исемле трилогиясенең өлеше булган "Икмәк, винтовка һәм мәхәббәт" әсәрендә халык җилкәсенә төшкән авырлыкларны тасвирлый. Әлеге трилогия өчен 1969 елда Гази Татарстанның Тукай бүләгенә ия булган.

Галимнәр сүзләренчә, ачлыкның төп сәбәпләренең берсе – яңа совет хакимияте оештырган продразверсткалар, халыктан ризыкны тартып алулар. Ибраһим Гази әсәрендә дә шул вакыйгалар тасвирлана, халыкның азыкны ничек тә булса яшерү омтылышлары турында сүз бара. Халыкның ризык эзләп, башка төбәкләргә китүе дә сурәтләнә.

Әсәрдән өзек тәкъдим итәбез:

[...]

Ачлык өрәгеннән куркып, бөтен Идел буе авыллары урыннарыннан купты, барлык юллар атлы һәм җәяүле белән тулды. Арбага хатыннарын, бала-чагаларын утыртып, арба артына сыерларын, кәҗәләрен тагып, хуҗаларыннан калырга теләмәгән сарбайларын, муйнакларын ияртеп, әллә ничәшәр километрларга сузылып баралар.

Кая таба юл тотканнар соң алар? Фәлән губернада иген бик уңган дип сөйлиләр, тамак хакына гына шунда берәр эш юнәтеп, кышны этеп-төртеп уздырып, язгы чәчүгә туган-үскән якларга кире кайтып булмасмы? Юл өстендәге урман кырыена туктап, учаклар ягып, казаннар асып, хәзинәдә тары белән тамак ялгап алалар да тагын кузгалалар. Барасы юллары озын, алдагы язмыш билгесез... Көндез дә юлда, төнлә дә юлда... Арбалар шыгырдый, атлар пошкыра, тайлар кешни, этләр талаша, балалар елый, олылар нидер кычкыра...

Шактый юл алганнан соң, бер дә бер көнне, болар кебек үк, атлар җигеп, хатын, бала-чагаларын төяп, жучкаларын ияртеп, чакрымнарга сузылып килүче рус агайлар белән очрашалар. "Тпру!" Туктыйлар. Сәлам бирешәләр. Арбалардан төшеп, юл кырыена өелешәләр.


— Куда путь держим? — дип сорыйлар рус агайлар.

— Вәт, диржим әле, — ди татарларның берсе, русчаны хәтәр яхшы сукалыйм дип уйлаучысы. Янәсе, ачлыктан качып китеп баруыбыз, фәлән губернада ашлык пучум зрә уңган дип әйтәләр, шунда барып чыкмакчы булабыз, алла нәрсә насыйп иткәндер тагы?

— Э, знаком... — ди рус агай кулын селтәп, — тәртәңне кире бор, шул яктан киләбез... Саратов белән Симбирскиныкылар барып тулган... Иген бик кыйбат, эш табып булмый...

Крестьян агайлар башларын кашыйлар. Инде нишләргә? Бу урыслар кая бара икән соң? Сорап багарга кирәк.

— А ваше кудый гуләет?

Руслар, йөреп-йөреп тә рәт чыкмагач, кире үз авылларына таба "гүләйт" итәләр икән. Үлсәң дә үз мич башында үлү яхшырак, янәсе... Руслар, татар агайларны борчуга салып, әкрен генә узып китәләр. Татарлар киңәш кора башлый: нишләргә соң болай булгач? Берәүләр үз мич башларына кайтып егылуны якларга керешә, икенчеләр, юк, диләр, чыккан-чыккан барабыз, урысларга ышанма, юри әйтәләрдер, әйдәгез вакыт әрәм итмик. Суыкларга хәтле барып җитәргә кирәк.

[...]

"Икмәк, винтовка һәм мәхәббәт" (1971)

5. "Күләгәләр" (Һади Такташ)

Күренекле шагыйрь Һади Такташ (1901-1931) иҗаты шактый киң кырлы. Ул романтик эчтәлекле шигырьләр белән беррәттән социаль гаделсезлек турында әсәрләр иҗат итүе белән билгеле. Шундый әсәрләрнең берсе – "Күләгәләр" поэмасы. Аны шагыйрь 1922 елда, Ташкентта чакта иҗат иткән.

Поэмадан бер өзек тәкъдим итәбез:

[...]

Кулларымны болгый-болгый, бүлмәм буйлап
Ашгып-ашгып йөрим, белмим, нидер уйлап:
Ачлык патша сизгән минем уйларымны,
Әнә килгән, тәрәзәмнән карый туктап.
Кем ул аның күкрәгендә? Бер яшь бала.
Ул яшь бала тәрәзәдән күзен сала:
— Абыем! —ди. — Мине коткар, мин үләм, —ди;
Үзе суза ике кулын миңа таба.
— Ачлык патша! Хаин патша! Ник урладың
Минем сөйгән энемне син?..
Ул югала...
Ташланам мин тәрәзәгә. Тәрәзә уала,
Хыялда коточкыч бер шәүлә кала...

[...]

"Күләгәләр" (1922)

  • Поэманы тулысынча биредә укып була.
  • Бу темага Һади Такташның шулай ук "Ачлык-патша" (1920) дип аталган шигыре бар.

Ачлык темасына башка татар әсәрләре

  • Фәтхи Бурнаш: "Елап булмый (Ачлык елы)" (1921), "Ач анага" (1921), "Тынлык авазы" (1921).
  • Фатыйх Әмирхан: көндәлек язмалары (1921).
  • Кави Нәҗми: "Тукран даласы" (1929).
  • Афзал Таһиров: "Ач һәм ялангачлар" (1919), "Янгура" (1922), "Күчү чорында" (1923).
  • Кәрим Әмири: "Ачлар" (1921), "Сулган чәчәк" (1921), "Ачлык көннәрендә" (1921).
  • Гальгаф (Нургали Галиев): "Манёврдан соң" (1927).

ФӘННИ ХЕЗМӘТ:

  • Миләүшә Әхмәтова: "Отражение темы голода 1920-х годов в татарской литературе" диссертациясе.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG