Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җырчы Фирдүс Тямаевка янә Уфада концерт үткәрергә рөхсәт итмәделәр


Җырчы Азатлыкка, барлык таләпләрне үтәүгә карамастан, рөхсәтнең барыбер бирелмәвен әйтте. Хәзер ул Уфа татарлары өчен Казанда аерым концерт оештырырга җыена.

Җырчы Фирдүс Тямаевка Уфада концертлар үткәрергә рөхсәт итмәгәннәр. Бу хакта җырчы үз Instagram сәхифәсендә язып чыкты. Аның Уфадагы концертлары 13-18 декабрьдә узарга тиеш иде.

— Кызганыч, Уфада 5 көн рәттән буласы концертларым өзелде. Бүген хат җибәрделәр — рөхсәт юк! Ярый әле Уфага килеп җиткәч әйтмәделәр, анысы өчен дә зур рәхмәт, - диде җырчы һәм тамашачылар алдында гафу үтенде.

Тямаев Азатлыкка концерт алдыннан Башкортстанның мәдәни програм һәм гастрольләр эшмәкәрлеге идарәсе аннан күп төрле кәгазь-документ таләп иткәнен әйтте, кайбер документлар таләбе мантыйклы булмаса да, барысын да тиешенчә тапшыруын белдерде.

Концерт үткәрергә рөхсәт бирмәү кәгазе, фотода шәхси мәгълүматлар яшерелгән
Концерт үткәрергә рөхсәт бирмәү кәгазе, фотода шәхси мәгълүматлар яшерелгән

— Маршрут кәгазьләре белән бергә бездән бер зур исемлек документлар сорадылар, коллективта эшләүчеләрнең һәрберсенең минем белән килешүләргә кадәр кәгазьләре таләп ителде. Бу документларда кемнең ни эше бар — аңламыйм. Концертның сценарие, видеоязмасы да, нинди язулар булачагы — боларны да сорадылар. Тузга язмаган таләпләр булса да, барысын да үтәдек. Әмма бүген янә Уфада концертларны куярга рөхсәт юк дип хат килде. Менә шундый хәлләр. Туйдым бу вазгыятьтән, бу кешеләрне мыскыл итү, — дип аңлатты Фирдус Тямаев Азатлыкка.

Җырчы сүзләренчә ул җәйгә таба Уфа татарлары өчен Казанда аерым концерт оештырырга планлаштыра.

Фирдүс Тямаевка Уфада концерт залын апрель аенда да бирмәгәннәр иде. Ул чакта аңа концерт үткәрәсе залда шул көнне башка чаралар планлаштырылган диелгән иде. Аңарчы март аенда Тямаевның Кыргыз-Миякәдәге концерты булмый калган иде. Урындагы түрәләр моны Мәдәният йортын су басу, шул сәбәпле утны сүндерү белән аңлатса да, Тямаев моны уйлап чыгарылган ялган дип атады. Ул җилләр Уфадан, Башкортстанның мәдәният министрлыгыннан исә дип саный.

Тямаев Башкортстанга концертларга кертелмәү уңаеннан республика мәдәният министры Әминә Шәфыйковага мөрәҗәгать итеп, бу хәлгә аңлатма бирүне сорады. Министрлык та техник сәбәпләргә сылтанды.

Азатлыкка биргән әңгәмәдә җырчы моның төрле сәбәпләре була ала дип сөйләде, маршрут кәгазен Башкортстанда гына уйлап чыгардылар диде. "Гаебем бар икән, әйтсеннәр. Кыек сүз әйткән, кемнедер үпкәләткәм булсам, гафу үтенергә әзермен. Әмма гаебем нидә? Артистларны сәясәткә нигә катыштыралар? ", диде ул.

Сентябрь аенда Тямаев Башкортстанда концертын куйдыртмауга бәйле мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итте. Бер шикаяте исә намусны, дәрәҗәне һәм эшлекле абруйны яклау турында. Ул җырчы, Башкортстан башлыгы киңәшчесе Радик Юлъякшинның (Элвин Грей) Инстаграмда Тямаев турында язылган сүзләренә кагыла.

Җырчы Фирдүс Тямаев Азатлык радиосының "2021 ел шәхесе"н сайлауда катнаша.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG