Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фирдүс Тямаев Элвин Грей һәм Миякә мәдәният йортын мәхкәмәгә биргән


Фирдүс Тямаев
Фирдүс Тямаев

Җырчының юристлары Казанның Вахитов районы һәм Башкортстанның Арбитраж мәхкәмәләренә Тямаевка килгән матди һәм рухи зыяннарны каплату таләбе белән гариза язган.

Танылган татар җырчысы Фирдү Тямаев быел яз Башкортстанда концертын куйдыртмауга бәйле мәхкәмәләргә мөрәҗәгать иткән. Аның берсе Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенә намусны, дәрәҗәне һәм эшлекле абруйны яклау турында тапшырылган. Ул җырчы, Башкортстан башлыгы киңәшчесе Радик Юлъякшинның (Элвин Грей) Инстаграмда Тямаев турында язылган сүзләренә кагыла.

Элвин Грей Тямаевны Башкортстанга маршрут кәгазьләрен имзалатмый гына килүдә һәм Мәдәният йорты белән килешү төземи генә концерт оештыруда гаепләде. "Мәдәният йорты яки мәдәният бүлеге җитәкчесенең кулына гына биргән... Тегеләре, билгеле, баш тартмаган, барысы да кассадан читтә эшләнгән..." дип язды Юлъякшин. Фирдүс Тямаевның юристы, Yalilov & Partners юридик оешмасының идарәче партнеры Айнур Ялилов Азатлыкка әйтүенчә, бу сүзләр – яла ягу.

"Элвин Грей Инстаграмда пост куйганда берничә мәртәбә яла якты. Тямаевның, имеш, Мәдәният йорты җитәкчесе "кулына бирүе", "татарлар белән башкортлар арасында милләтара ызгыш чыгаруы"... Гомумән алганда, бу постның язылу тоны, сүзләре, эчтәлеге дөрес сайланмаган. Шуңа күрә Фирдүс Тямаевның намус һәм дәрәҗәсен яклау өчен, Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенә гариза яздык. Безнең таләпләр: Радик бу сүзләрен рәсми рәвештә, шул исәптән социаль челтәрләр аша кире каксын, язган сүзләренең чынбарлыкка туры килмәвен танысын, рухи зыян салган өчен 500 мең сум түләсен. 500 мең сум – шартлы сумма. Мәхкәмә ни кадәр түләргә дигән карар чыгарыр - әлегә белмибез. Русия мәхкәмәләрендә мондый мәсьәләләрдә алдан әйтүе авыр, кайвакыт кеше үлгән өчен 100 мең сум гына түләргә дигән карар да чыгаралар. Монда эш акчада түгел. Безнең максат - Радик

Юлъякшинның бу яла ягуларын киң җәмәгатьчелеккә чыгарып, нәрсә эшләргә ярамаганлыкның чикләрен күрсәтү. Бәлки аннан гафу үтенүен көтәбездер. Беркем дә Элвин Грейдан акча түләттерүләрен теләми, бу очракта, минемчә, ул үзен ир-ат буларак лаеклы яктан күрсәтергә тиеш", диде Айнур Ялилов.

Шул ук вакытта ул Кыргыз-Миякә авылы мәдәният йортыннан Тямаевка килгән зарарны каплату өчен дә Башкортостан арбитраж мәхкәмәсенә гариза язулары турында сөйләде. "Ике көнлек концерт вакытында 350 мең сум чиста керем килергә тиеш булган, без бу зыянны сорадык. Ике гариза буенча ни кадәр суммада акча килсә дә, ул акчалар хәйрия максатларында кулланылачак", диде юрист.

Башкортстан Арбитраж мәкхкәмәсе картотекасында әлеге шикаять 31 августта теркәлгән.

Фирдүс Тямаев "Бизнес Онлайн"га белдерүенчә, акчалар ятимнәр йортына күчереләчәк. "Әгәр булса, Кыргыз-Миякәдәгесенә үк. Миңа ул акчалар кирәк түгел, монда эш "принцип"та. Элвин Грейга әле дә танылган яшь җырчыга буларак яхшы мөнәсәбәттә торам, афәрин аңа, ләкин әгәр кеше шәхесенә күчкән икән, җәзасын да алсын. Бәлки кем өчендер Элвин Грей белән талашу пиар-адымдыр, ләкин минем тарафтан бу алай түгел, мин үземә пиарны хезмәттәшләрем аша түгел, җырларым аша ясыйм", дигән Тямаев.

Элвин Грей гафу үтенгән очракта, җырчы мәхкәмәгә биргән гаризаларын кире алырга әзер булуын да белдергән.

Шулай ук басмага Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова белән очрашуы турында сөйләгән. "Без Шәфыйкова белән очраштык, бик тәрбияле ханым. Ул безгә килеп чыккан хәл буенча аңлатма бирде, тиздән безнең өчен республиканың ачылачагын әйтте. Мине Башкортстанда чыгыш ясаулар кызыксындыра, Грей белән талашу түгел", дигән Фирдүс Тямаев.

Күптән түгел Элвин Грей Биектауның "Казан арты" паркында концерт уздырган иде. Әлеге уңайдан җырчы Фирдүс Тямаевны да чакыруын, ләкин Тямаевның килмәвен белдерде. "Бүген монда Фирдүс Тямаев та булырга тиеш иде. Кайда ул, ник килмәгән, кайда Фирдүс Тямаев? Чынлыкта музыканы бүлергә кирәкми, ул сәясәт түгел. Халык сәясәт турында аңлашылмаган әйберләр сөйләшергә дип түгел, ә җыр тыңларга дип килә. Мин халык өчен эшлим, алар тыңласын өчен җырлар язам", дигән иде Элвин Грей.

Азатлык әлеге уңайдан Кыргыз-Миякә Мәдәният йортына да шалтыратты, ләкин телефоннарны алучы булмады.

  • 22 мартта Җырчы Фирдүс Тямаевның Башкортстанның Кыргыз-Миякә авылында булырга тиешле концерты алдыннан Мәдәният йортында электр утлары сүндерелгән иде. Идән астын су баскан, шуңа электр утын сүндерергә туры килде дип аңлаттылар. Тямаев Азатлыкка идән астын тикшердем, барысы да тәртиптә, бу концертны булдырмас өчен сылтау гына, диде.
  • Тямаев гомумән, Башкортстанга гастрольләр белән йөрү кыенлашканлыгын да сөйләгән иде, ул моны җанисәп белән бәйләде.
  • Әлеге уңайдан татар-башкорт эстрадасы җырчысы, Элвин Грей тәхәллүсе астында чыгыш ясаучы Радик Юлъякшин Инстаграмында үз фикерен белдерде. Тямаевны милләтләр арасында ызгыш тудыра, дип язды.
  • "Мин шундый нәтиҗәгә килдем: билгеле төркем тарафыннан (тиешле оешмаларга фамилияләп атый алам) котыртылган әлеге шәхес, Татарстанда хәлләрне болгатып, анда этносларны бер-берсенә каршы оештырып, безнең халыкны болгату өчен, татарларны башкортларга каршы һәм киресенчә котыртып Башкортстанга күчте", дип язып чыкты Элвин Грей.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG