Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар-башкорт дөньясының 2021 ел шәхесе – кем ул?


2021 елда татар-башкорт дөньясында исеме иң күп яңгыраган яки җәмгыятькә нык тәэсир ясаган шәхес дип кемне атар идегез? Сезне Азатлык укучыларының ел шәхесе өчен тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз. Безнең исемлеккә керми калган башка тәкъдимнәрегез булса, рәхим итеп форумда языгыз.

2021 елның соңгы ае. Матур гадәтебезне дәвам итеп, елга йомгак ясауны ел шәхесен барлаудан башлыйбыз. Һәм бу эшне сезгә, хөрмәтле укучыларыбызга тапшырабыз.

Татар-башкорт дөньясында 2021 ел шәхесе дип кемне сайлар идегез? Ел дәвамында исемнәре иң күп яңгыраган яки җәмгыятькә нык тәэсир ясаган шәхес кем ул? Азатлык 10 кешене сайлап алды. Хәзер сезнең чират, хөрмәтле укучылар. Сезне тавыш бирергә чакырабыз.

Сораштыру шулай ук Азатлыкның Вконтакте сәхифәcендә һәм Telegram-каналында да бара.

1. Фирдүс Тямаев

Татар җырчысы, Татарстанның атказанган артисты

Фирдүс Тямаев
Фирдүс Тямаев

2021 елда Русиядә җанисәп үткәрелү сәбәпле, татар-башкорт мәсьәләсе янә кискенләште. Җырчы Фирдүс Тямаев Башкортстанга татар артистларын кертмәү мәсьәләсен күтәреп чыкты, түрәләрне тупас эш итеп, ике халык, ике республика арасын бозуда гаепләде. Үз хокукларын яклап ул мәхкәмәгә дә мөрәҗәгать итте. Җырчы җанисәп мәсьәләсендә дә сивил активлыгын күрсәтте, күп чыгышлар ясады, концертлар куйды. Тямаев хәйриячелектә дә еш катнаша, бу мәсьәләдә башкаларны да катнашырга өнди.

2. Дамир Исхаков

Галим, тарих фәннәре докторы, Милли шура әгъзасы

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Быел галим Русия думасына сайлауда "Русия азатлык һәм гаделлек фиркасе" исеменнән катнашты, үзенә бирелгән мөнбәрне федераль дәрәҗәдә милли мәгариф, федерализм, республикалар хокуклары мәсьәләләрен күтәрү өчен кулланды. Дамир Исхаков җанисәп вакытында да актив булды, төбәкләргә йөрүче, җәмәгатьчелек белән эшләүче иң актив кешеләрнең берсе булды. Дамир Исхаков — федерализм, хокуклар, Татарстанның киләчәге турында ачык язучы һәм сөйләүче спикерларның берсе.

3. Тимур Мохтаров

Башкорт галиме, иҗтимагый активист

Тимур Мохтаров
Тимур Мохтаров

Җанисәп сәбәпле татар белән башкорт арасында туган киеренкелек вакытында ике халыкның дуслыгын алга сөрүче, конструктив хезмәттәшлек тәкъдим итүче галим. Быел ул Татарстан галимнәре һәм иҗтимагый активистлар белән түгәрәк өстәлләрдә катнашты, татар-башкорт дуслыгы мәсьәләсен күтәреп чыкты, Башкортстанда башкорт теле үсеше өчен җитәрлек гамәлләр башкарылмавын тәнкыйтьләде. Ел азагында галим эшеннән алынды, моны ул нәкъ югарыда әйтелгән гамәлләре өчен үч алу дип бәяли.

4. Камилә Вәлиева

Спортчы, тимераякта нәфис шуу остасы, Русия чемпионатының көмеш призеры

Камилә Вәлиева
Камилә Вәлиева

Спорт дөньясында быел барлыкка килгән яңа йолдыз. Камилә Вәлиева Skate Canada 2021 һәм Rostelecom Cup 2021 гран-при җиңүчесе, ул Finlandia Trophy 2021 турнирында беренче урын алды, Русия чемпионатында көмеш медальгә ия булды. Спортчы быел тимераякта нәфис шууда берничә дөнья рекорды да күрсәтә алды. Русиядә тимераякта нәфис шууда иң өметле спортчыларның берсе санала.

5. Фәрит Зәкиев

Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе, милли активист

Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

Фәрит Зәкиев җитәкләгән Бөтентатар иҗтимагый үзәгенә быел ябылу куркынычы яный, Татарстан прокуратурасы аны экстремистик оешма дип тануны сорый. Ел дәвамында Зәкиев милли хәрәкәтнең үзәген тәшкил иткән оешманы яклап килде, урам чараларына чыкты, мәхкәмәләрдә аны яклады. Оешманы яклап ул Русия баш прокурорына кадәр барып җитте. Моннан тыш Фәрит Зәкиев җитәкчелегендәге ТИҮ милли хокукларны, федерализмны, Татарстан президенты атамасын яклау чараларын оештырды, Хәтер көнен Татарстанда истәлекле көннәр рәтенә кертү тәкъдиме белән чыкты.

6. Илгиз Зәйниев

Драматург, режиссер, "Әкият" курчак театрының сәнгать җитәкчесе

Илгиз Зәйниев
Илгиз Зәйниев

Татар театры өлкәсендә дә быел аерым атарлык вакыйгалалар булды. Елның иң зур премьераларының берсе дип "Әкият" курчак театрының "Адәмнәр" спектаклен атап була. Идел буенда зур ачлыкка 100 ел тулуга режиссер Илгиз Зәйниев Галимҗан Ибраһимовның әлеге әсәрен сәхнәләштерергә булды, "бу вакыйга милләтнең язмышында гасырлар буена сакланырлык тирән эз калдырган" дип саный ул. Спектакль шактый уңышлы булды, моны "Алтын битлек" бәйгесенә 5 номинация дәлилли. Моннан тыш быел Зәйниев театр сәнгатенә зур өлеш керткән өчен Дамир Сираҗиев исемендәге премия дә алды. Шулай ук аның милли театр киләчәге, үсеше турында актив чыгышларын, татар театрларында урысча спектакль кую күренешләрен тәнкыйтьләвен дә искә төшерә алабыз.

7. Гүзәл Сәгыйтова

Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары

Гүзәл Сәгыйтова
Гүзәл Сәгыйтова

Кариев татар яшь тамашачы театры җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова быел Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде. Бер елда ул шактый активлык күрсәтте, Туган телләр елы уңаеннан күпсанлы чараларны дәүләт дәрәҗәсендә үткәрүгә иреште. Быел Казан метросында туган телләргә багышланган поезд йөри башлады, хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре һәм Казан мэриясе хезмәткәрләре өчен татар теле дәресләре узды, "Үз телем" гранты оештырылды, Казанда татар теленә һәм башка милли телләргә багышланган төрле чаралар һәм фестивальләр үтте. Аерым алганда Казанда элмә такталарны татарчалаштыру омтылышын да әйтеп узарга кирәк.

8. Михаил Любимов

Журналист, ТНВның "Семь дней" тапшыруы хәбәрчесе

Михаил Любимов
Михаил Любимов

2021 елда коронавирус пандемиясе дәвам итте. Русиядә рәсмиләр авыруның никадәр куркыныч булуы турында сөйләргә, ышандырырлык статистикаларны чыгарырга яратмаган хәлдә, халыкка чынбарлыкны сөйләү журналистлар җилкәсенә төшә. "Семь дней" тапшыруы журналисты Михаил Любимов пандемиянең беренче көннәреннән үк Covid-19 хакында репортажлар эшли, ул хастаханәләрнең кызыл зоналарында кимендә 49 тапкыр булып чыккан бердәнбер журналист. Дәүләт телеканалында эшләгән килеш ул республикадагы чын вазгыять, дөреслеккә туры килмәгән статистика турында ачык сөйләгән кеше.

9. Таһир Вахитов

Сәясәтче, иҗтимагый активист, журналист

Таһир Вахитов
Таһир Вахитов

Элек БСТда диктор булып эшләгән Таһир Вахитов узган ел Башкортстанда Куштау тирәсендә булган хәлләргә протест белдереп, эшеннән китте. Быел ул Русия думасына депутатлыкка намзәт булырга теләде, тик сайлау комиссиясе аны үткәрмәгәч, үз хокукларын яклау өчен мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Намзәт булып теркәлә алмагач, ул сайлауга күзәтүчеләрне туплады, сайлауда күпсанлы хәрәмләшүләр турында хәбәр итте. Вахитов — демократик институтларны һәм федерализмны яклаучы иң актив башкорт активистларының берсе.

10. Ольга Мисик

Иҗтимагый активист

Ольга Мисик
Ольга Мисик

2021 елгы җанисәптә "Зирәк җанисәп" дигән төшенчә барлыкка килде. 2019 елда Мәскәүдәге протест чарасында куәт хезмәткәрләре каршында Русия Конституциясен кычкырып укыганнан соң танылган сәяси активист Ольга Мисик быелгы җанисәптә татар булып язылачагын белдерде, шул рәвешле Русия милләтләренә игътибар җәлеп итәргә тәкъдим итте. 18 яшькә кадәр ул үзен урыс дип санавы һәм шулай дип аталу хокукын яклавы, аннан кинәт кенә үзендә татарлыкның урыслыктан күбрәк булуын аңлавы турында сөйләде активист. Аның мисалында кайбер башка активистлар да җанисәптә урыс булмаган милләтләр вәкилләре булып язылырга өндәделәр.

Түбәндә сезгә әлеге намзәтләрнең берсе өчен тавыш бирергә тәкъдим итәбез

Хөрмәтле укучылар, тавыш бирү 29 декабрьгә кадәр дәвам итә, нәтиҗәләр 30 декабрьдә чыгачак. Безнең исемлеккә керми калган, сез ел шәхесе итеп күрергә теләгән башка кешеләрнең исемнәрен түбәндәрәк Азатлык форумына языгыз.

Азатлыкта "Ел шәхесләре"

  • 2022 ел: җәмәгать эшлеклеләре Фәүзия Бәйрәмова һәм Наил Набиуллин.

Өченче урынны башкорт активисты Руслан Габбасов алды.

  • 2021 ел: галим, тарихчы, Милли шура әгъзасы Дамир Исхаков.

Икенче урынны укучыларыбыз активист Ольга Мисикка бирде, өченче урынны башкорт активисты Таһир Вахитов алды.

  • 2020 ел: Казандагы "Адымнар" мәктәбе мөдире​ Айдар Шәмсетдинов.

Икенче урынны Мәскәүдә "Умарта" татар телен өйрәнү курсларын оештырган Лилиана Сафина, өченче урынны язучы, милли хәрәкәт активисты Фәүзия Бәйрәмова алды.

  • 2019 ел: "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков.

Икенче урында МДУ аспиранты Азат Мифтахов, өченче урында удмурт галиме, үз-үзенә ут төртеп шәһит булган Альберт Разин.

  • 2018 ел: "Башкорт" хәрәкәте активисты Фаил Алчынов.

Икенче урында – җырчы Элвин Грей, өченче урында фигуралы шуучы Алинә Заһитова.

  • 2017 ел: Татарстанның элекке мәгариф министры Энгел Фәттахов.

Икенче урында – СолНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаков, өченче урында "Башкорт" оешмасы (2020 елда Русиядә экстремистик оешма буларак тыелды) җитәкчеләре Фаил Алсынов һәм Руслан Габбасов.

  • 2016 ел: Азатлык ел шәхесен түгел, ә "2016 елның 16 татары" исемлеген әзерләде. Ул исемлеккә кергәннәрне биредә укып була.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG