Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дамир Исхаков: "Хәзер сәяси яктан каты итеп сугышырга кирәк"


Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Күренекле татар галиме зур сәясәткә адым ясавының сәбәпләре, татарны яклаучы башка фиркаләрнең булмавы хакында сөйләде.

Милли шура әгъзасы, Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков Русия думасына сайлауда катнашачагын белдерде. Ул коммунистик карашлы журналист һәм сәясәтче Максим Шевченко җитәкләгән "Русия азатлык һәм гаделлек фиркасе"нең (РПСС) федераль исемлегендә сигезенче намзәт буларак теркәлде. Анда барлыгы 11 намзәт теркәлгән. Ул исемлеккә шулай ук иҗтимагый активист, Саха конгрессы депутаты Иван Шамаев, эшкуар Дмитрий Потапенко, Мәскәү шәһәр думасы депутаты Елена Шувалова, Хабаровски крае думасы депутаты Максим Кукушкин, сәясәт белгече Руслан Корбанов һәм башкалар кергән.

"Русия азатлык һәм гаделлек фиркасе"нең 3 июльдә узган корылтаенда фирканең әйдаманы (үзе ул фирка әгъзсасы түгел) Максим Шевченко "безнең сәяси коалициягә сулчылар, демократлар, милли хәрәкәт вәкилләре керә. Бу мәсьәләне күтәргән бердәнбер фирка – без" дип белдерде.

Фирка корылтаенда Исхаков видеоэлемтә аша катнашучыларны "Әссәләмү галәйкем!" дип сәламләде. Аннан соң улл Русия халыкларына сәяси позиция алырга кирәклеген әйтте.

"Бүген сайлау алдыннан Русия халыклары җитди сәяси позиция алырга тиеш. Ватан куркыныч алдында. Без моны яхшы аңлыйбыз. Без Ватанны бернинди олигархларга да бирергә тиеш түгел", дип башлады дип башлады Исхаков сүзен.

Чыгышының төп өлешендә ул милли мәгариф өчен көрәшергә чакырды һәм бүгенге милли-мәдәни мохтәриятләр системын тәнкыйтьләде.

"Бүген татарлар һәм башка халыклар үз телләрен югалта бара. Милли мәгариф системы юк ителгән. Без алга таба болай бара алмыйбыз. Теләсә-кайсы цивилизацияле илдә төп компетенция булып туган телне белү санала. Бу бездә юкка чыгып бара. Безгә халыклар һәм мәгариф системына зыян китерүче Бердәм дәүләт имтиханы проблемына, милли мәгарифкә кайтырга кирәк. Без милли мәдәниятләрне һәм мәгариф системын сакларга тиеш", диде ул.

Дамир Исхаков ни өчен әлеге фиркагә керүе, үзенең сул социалист булуы, татарны яклаучы башка сәяси көчләрнең булмавы хакында Азатлыкка сөйләде.

— Дамир әфәнде, зур сәясәткә адым ясарга сезне нәрсә этәрде?

— Соңгы вакытта мин демократия булмаса, үләбез дип яздым. Демократия өчен көрәшергә кирәк. Шуңа күрә катнашырга булдым.

— Бу татар мәнфәгатен башка фиркаләр яклмаудан килеп тудымы? Гомумән, Русия думасындагы фиркаләр арасында татар проблемнарын күтәрүчеләр булмау нәтиҗәсеме бу?

Тел мәсьәләсендә безне берәр фирка якладымы?

— Башка яклаучылар булса, без мондый хәлгә калмас идек. Тел мәсьәләсендә безне берәр фирка якладымы? Шуннан күренә инде ул. Шуңа күрә безгә яңа көчләр кирәк.

— "Русия азатлык һәм гаделлек фиркасе" сезнең карашларга туры киләме? Аның вәкилләре демократия, милли дәүләт, милли мәгариф системын хуплыймы?

— Фирка програмы чыкты. Ул алга таба да эшләнәчәк. Мин дә програм эшләүдә катнаштым. Анда милли мәсьәләләр дә салынган. Фирканең лидеры Максим Шевченко урыс кешесе буларак "миңа татар теле кирәк" диде.

— Ни өчен сулчыларны сайладыгыз? Мәсәлән, "Яблоко" фиркасе бар. Григорий Явлинский Казанга килгәндә татар телен кысрыклауга каршы чыккан иде. Нигә либераллар урынына социалистлар ягындасыз?

Миңа либераллар туры килми

— Минем караш – сул социалист. Миңа либераллар туры килми.

— Татар зыялылары арасында "Бердәм Русия"дә әгъзалары да шактый. Ркаил Зәйдулла, Рамил Төхфәтуллин да шул фирка депутаты. Аларның хакимият фиркасендә булуы ялгыш адыммы? Яки алар милли мәсьәләне күтәрер өчен бу сәяси көчне куллана дип әйтеп буламы?

— Кулланганын күргәнең бармы соң? Минем юк.

— Депутат трибунасыннан милли мәсьәләләрне күтәргәннәре бар бит.

Хәзер халыкны ачлыкка җиткерергә җыеналар

— Бер мәсьәләне дә чишкәннәре юк. Бернәрсә дә эшли алмыйлар бит. Сәясәт ничек бар – шулай корыла. "Бердәм Русия" нинди сәясәт алып барганын күреп торабыз. Бөтен нәрсәне – милли мәгарифне дә, федерализмны да бетерделәр. Хәзер халыкны ачлыкка җиткерергә җыеналар. Нәрсәгә кирәге бар аларның?

— Татар халкы сезне яклар, аңлар дип саныйсызмы?

— Татар халкына аңлата алсак, аңлар.

— Татарлар "Русия азатлык һәм гаделлек фиркасе" кебек көчкә никадәр мохтаҗ?

— Аларның башка сәяси коралы юк бит. Бу беренче хәрәкәт.

— Татарстанда сезнең тарафдарлар, активистлар бармы?

— Мин федераль исемлектән барам. Без Татарстан белән чикләнмибез. Бу бөтен Русиядә эшләүне таләп итә. Исеңдә булса, "Русия халыклары демократик конгрессын" төзегән идек. Аның белән бергә хәрәкәт итәбез, аннан да вәкилләр исемлеккә керде. Әйтик, Якутиядән Иван Шамаев. Үзебезнең структура бар. Халыклар һәм башка оешмалар исеменнән хәрәкәт итәргә була. Без интернетта эшләүгә зур игътибар бирәчәкбез.

— Татарстан хакимиятеннән шалтратучылар булмадымы? Татарстан җитәкчеләре һәрвакыт "Бердәм Русия"не яклый. Басым юкмы?

— Булмады. Миңа ничек басасың? Мин пенсиядә бит.

— Татарстанда сайлау алды эшен ничек алып барырга җыенасыз?

Хәзерге дәүләт оешмаларында эшләүчеләр шовинистик позициягә басты

— Без алга таба фирка програмы буенча ныграк эшләргә җыенабыз. Аның тезислары чыкты. Хәзер аны тулырак итеп эшләргә кирәк. Мин үзем милли програм төзүдә катнашырга җыенам. Анда федерализм да, туган телләрне укыту програмы да, милли-мәдәни мохтәрият мәсьәләсе дә бар. Моңа комплекслы карарга кирәк. Хәзерге дәүләт оешмаларында эшләүчеләр шовинистик позициягә басты. Менә шуңа каршы көрәшергә кирәк.

— Думага узарбыз дигән ышаныч бармы?

Сайлауда җиңмәгән очракта да, милли мәсьәләне сәяси дәрәҗәдә күтәрергә мөмкинлек туа

— Татарның "Ятып калганчы атып кал" дигән мәкале бар. Хәзер авыз ачып утырсаң, таптап китәләр безне. Хәзер сәяси яктан каты итеп сугышырга кирәк. Сайлауда җиңмәгән очракта да, милли мәсьәләне сәяси дәрәҗәдә күтәрергә мөмкинлек туа. Һәрхәлдә, агитация һәм пропаганда вакытында күтәрергә мөмкинлек булачак. Мин мәсәлән, Максим Шевченко белән бергә төрле урыннарга йөрергә җыенам. Халыкка бераз аңлатырга кирәк. Халык сәясәттән ераклашты, бу – ялгыш әйбер. Сәясәттә катнашмасак, без теләгән әйберләр барып чыкмаячак.

* * *
"Русия азатлык һәм гаделлек фиркасе" рәсми рәвештә 2012 елда "Социаль гаделлек коммунистик фиркасе" (КПСС) буларак теркәлде. 2021 елдан ул "Русия азатлык һәм гаделлек фиркасе" итеп үзгәртелде. Аның низамнамәсендә социалистик дәүләт төзү максаты куела. 2018 елда Владимир өлкәсе канун чыгару җыенына сайлауда 6,14% җыеп өлкә парламентына бер кешене үткәрә алу сәбәпле, фирканең Русия думасына сайлауда имза җыю зарурлыгы юк.

Моннан тыш, Русия думасына Татарстаннан "Яблоко" фиркасен Миңтимер Шәймиевның элекке сүзчесе Ирек Мортазин вәкиллек итәчәк.

Русия думасына сайлау 17 сентябрьдән 19 сентябрьгә өч көн дәвам итәчәк. Мондый сайлау тәртибе илдә коронавирус пандемиясе белән аңлатыла. Кайбер бәйсез сәясәтчеләр һәм белгечләр хакимият өч көнлек сайлау ярдәмендә үзенә хәрәмләшү юлларын җиңеләйтә дип саный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG