Accessibility links

Илгиз Зәйни татар театрларының урысча спектакль куюын тәнкыйтьләде


Илгиз Зәйни
Илгиз Зәйни

Режиссер фикеренчә, моның сәбәбе дәүләт заказын үтәүгә бәйле. Ул шулай ук Казанда урыс телле театрларның артуы күзәтелә диде.

"Әкият" курчак театры баш режиссеры, язучы Илгиз Зәйни татар театрларының русча спектакль уйнавын тәнкыйтьләде. Бу хакта ул бүген Чаллыда узган Татарстан мәдәният министрлыгының еллык утырышында белдерде. Очрашуда Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

"Иң күңелсезе – дәүләт заказын үтәр өчен кайбер татар театрларының рус телендә спектакль уйнарга мәҗбүр булуы. Әлеге юлдан киткән күрше республика театрлары бик аяныч нәтиҗәләргә килде дип әйтү арттыру булмас. Бу мәсьәләнең милләткә дә, театрның оешма буларак эшчәнлегенә дә зыян китермичә чишү юлларын табу кирәктер, минемчә. Башкача эшләргә кирәк", диде Зәйни.

Моннан тыш, режиссер Зәйниев татар теле проблемына да тукталды. Бүген татар телен авылда саклау мөмкин түгел ди ул. Моны ул ТВ һәм интернет керү һәм татар теленә ихтыяҗ кимү белән бәйләп аңлатты.

"Әгәр дә безнең ипиебез телне белүгә бәйле булса, һичшиксез, аны бөтенебез дә өйрәнер һәм белер идек. Ләкин бүген тормышны алып бару өчен, җәмгыятьтә тулы вәкил булып яшәр өчен татар теле кирәк дип мактанып булмый. Без андый җәмгыять кора алмадык. Моның безгә һәм безгә бәйле булмаган сәбәпләре бар", диде Зәйни.

Ул элек Казанда "татар тамашачысы өчен татар сәнгатькәрләре генә көрәшсә, хәзер урыс телле контент килеп кушылды", дип саный. "Әле без студент чакта гына да Казанда урыс телле театрлар гастроле бармак белән санарлык иде. Бүген Мәскәүдә әйдәп баручы театрларыбыз һәрдаим чыгыш ясый. Интернет чит илләрдәге авторларны да китереп кушты. Бүген тамашачы өчен "Әкият" театры белән Кариев театры гына крәшми, барыбыз да дөньяда булган сәнгать вәкилләре белән бер кырда. Без башкалардан сәләтлерәк, тырышрак, кызыклырак, остарак итеп эшләсәк кенә, җиңеп чыга алачакбыз. Моның телгә турыдан-туры катнашы бармы? Бар. Бүген без татар телендә сыйфатлы, дөньякүләм көндәшлеккә ия иҗат җимешләре тудыра алсак кына, залларыбыз буш булмас", диде режиссер.

2019 ел башында Әлмәт дәүләт татар драма театры балалар өчен Яңа ел тамашаларын урыс телендә генә уйнады. Театр җитәкчесе Фәридә Исмәгыйлева шундый ультиматум куелды дип аңлаткан иде.

Аңа кадәр – 2018 елда Уфаның "Нур" татар театры Казанда балалар спектаклен урыс телендә генә күрсәтте. Казанга гострольләре вакытында алар "Маҗаралы Яңа ел?!" ("Дед Мороз настоящий?!") дип исемләнгән урыс телендә спектакле алып килде.

Шуннан соң "Татар ата-аналары" төркеме Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова исеменә "Әкият" театрында татар тамашалары булмауга зарланып ачык хат та язды. Нәтиҗәдә театрда өч татар тамашасы куйдылар.

Илгиз Зәйни сүзләренчә, ел ярым вакыт эчендә "Әкият" курчак театрында яңа 6 татар спектакле куелган.

XS
SM
MD
LG