"Әтиемнең "җинаяте". Уйгырлар хокуклары өчен көрәшүче язмышы

Илһам Тоһти

БМОның Кеше хокуклары югары комиссары Мишель Бачелет августта Кытайның мөселманнар яшәгән Синҗан төбәгендәге вазгыять турында хисап чыгарачак. Ул быел май аенда эш сәфәре белән Кытайга килде, шуннан соң мәгълүмат чаралары Кытай Бачелетка басым ясый, язылган хисапны чыгармавын сорый, дип язды.

БМО комиссары Кытайга, аерым алганда, андагы йөзләгән мең мөселманның Синҗан-Уйгыр автоном районындагы "тәрбия лагерлары"нда тотылуы турындагы күпсанлы хәбәрләрдән соң барды. Чынлыкта бу – концентрацион лагерлар.

Дөньяның күп илләре һәм халыкара хокук яклау оешмалары Кытайдагы асаба халыкларның хокуклары бозылуга борчылу белдереп килә. Кешеләрне урлаулары, мәҗбүри ассимиляцияләү, җәзалаулар, кол кебек эшләтү, хатын-кызларны стерильләштерүләренә дәлилләр күп, әмма уйгыр халкын рәхимсез эзәрлекләүләр дәвам итә.

Җәүһәр Илһам – уйгыр хокук яклаучысы, дөньяның күп илләрендә танылган Пекин икътисадчысы һәм язучысы Илһам Тоһтиның кызы, уйгырлар, ханьнар һәм башка этник төркемнәр арасында мәдәниятара багланышлар хакындагы мәкаләләр авторы.

Җәүһәр Илһам әтисенә Сахаров бүләген тапшыру тантанасында. Страсбург, 2019 ел

2014 елда, 18 яшьлек чагында Җәүһәр әтисе белән АКШка китүче очкычка утырырга тиеш булган. Әмма Кытай хакимиятләре Илһам Тоһтига очарга рөхсәт итмәгән, соңрак аны кулга алганнар. Берничә айдан соң фетнәчелектә гаепләп гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бөтен халыкара бүләкләрне дә: Вацлав Һавел исемендәге һәм Сахаров исемендәге премияләрне Илһам Тоһти төрмәдә утырганда алган.

"Сибирь.Реалии" хәбәрчесе хәзерге вакытта АКШта яшәүче Җәүһәр Илһам белән сөйләшкән.

— Хәзере вакытка әтиегез турында нәрсәләр билгеле?

Берни белмим диярлек. 2017 елда туганнарыбызга әти янына баруны тыйдылар, шуннан бирле аның турында бер хәбәр дә юк. Кайда ул, ничек ул – белмибез. Башка төрмәгә, лагерга яки фабрикага күчермәгәннәрме? Әти 2014 елның гыйнварында тоткарланды һәм шул ук елның сентябрендә хөкем ителде. Кытай кануннарына ярашлы, сәяси тоткыннарның туганнары белән һәр ай күрешергә хакы бар, әмма гаиләмә аның янына өч айга бер генә барырга рөхсәт иттеләр. 2017 елда исә безне бу хокуктан да мәхрүм иттеләр. Туганнарым белән соңгы тапкыр күрешкәндә ул 20ләп килограммга ябыккан булган. Бөтен чәчләре диярлек коелып беткән, күзләре эчкә баткан. Ул арган һәм йончыган кебек күренгән. Шул ук төрмәдә утырган кешеләрдән әтине бер кешелек камерада тотуларын беләм, анда тәүлек буе Кытайның пропаганда тапшыруларын күрсәтүче телевизор куелган. Әти йоклаган вакытта да бу телевизор бөтен тавышына эшләп торган.

Илһам Тоһтиның иректә соңгы фотосы. Пекин, 8 гыйнвар 2014

— Илһам Тоһтины Кытай мәхкәмәсе "фетнәче" буларак хөкем итте. Бу нәрсәне аңлата? Ул бәйсез уйгыр дәүләте оештырырга теләдеме?

Әтинең "җинаяте" – шушы гаделсезлеккә каршы көрәшүдән гыйбарәт

— 1990нчы еллардан башлап әти безнең халык өчен тигез хокуклар булуын теләде. Белем дәрәҗәсенә карамастан, уйгырларны һәрвакыт дискриминацияләделәр. Әгәр син уйгыр икән – эшкә алулары икеле. Әгәр хань булсаң – монысы башка, бу Кытайның төп халкы. Әти Синҗан-Уйгыр төбәгендә яхшы инфраструктура булдыру өчен дә көрәште. Анда асфальт юллар аз, күпчелеге балчык юл. Машина белән йөрешле түгел. Кешеләргә кирәкле җирләренә - әйтик табибка күренү өчен башка шәһәргә барганда ишәккә атланырга туры килә. Шулай ук әти Синҗан-Уйгыр төбәгендә чыккан файдалы казылмаларны алып китмәүне таләп итеп, Кытай хакимиятләренә мөрәҗәгать итте. "Бу территория – Кытайдагы файдалы казылмаларга бай җирләрнең алтыдан бер өлешен тәшкил итә. Табигый газ, алтын, уран, нефтен алып, моңа алмашка берни бирмәү, мәктәп һәм хастаханәләр төземәү, юллар салмау гадел түгел", дип язды ул. Кытайдагы "үзәк" уйгырларның казылмаларын тартып алып, аларны илнең башка төбәкләренә бирә. Эш урыннары юк. Хастаханәләр – ханьнар өчен. Мәктәпләр – ханьнар өчен. Әтинең "җинаяте" – шушы гаделсезлеккә каршы көрәшүдән гыйбарәт.

"Өремче №3" концентрацион лагерына кереш

— Балачагыгыз Синҗанда уздымы?

Кызганыч, ватанымда үсмәдем. Уйгырча начар беләм, чөнки туган телемне Америкада яшәгәндә өйрәндем. Пекинда туып-үстем, 18дән артык ел шунда яшәдем. Җәйге ялларда әби янына – Артуш исемле уйгыр шәһәренә китә идем, әтием анда туган. Нигездә Пекинда яшәдем.

— Пекинда уйгыр телен өйрәнү мөмкинлеге булмадымы?

Өйдә әти-әни уйгырча сөйләште. Мин интернат-мәктәптә укыдым, атна буе шунда булдым. Шимбә көнне генә өйгә кайттым, ә якшәмбе кичендә кабат мәктәпкә китә идем. Мәктәптә дә, гомумән бар җирдә дә янымдагы кешеләр, әти-әниемнән тыш, гел ханьнар булды. Үземне җитәрлек кадәр уйгыр итеп тә, кытай итеп тә хис итмәдем. Мине уйгыр мәдәниятенә өйрәтердәй даирәм булмады. Тормышымда көн дә күрә торган кешеләрнең бөтенесе: укытучылардан, дуслардан, сыйныфташлардан алып, газет һәм сөт таратучыга кадәр – хань иде. Кем мин, кайсы халыктан дигән сорауларны үземә еш бирдем. Атнаның бер көнен генә өйдә үткәрә идем, шул чакта гына үз мәдәниятемә якынлаша алдым. Кытайча камил сөйләшсәм дә, тышкы кыяфәтем башка төрле, шуңа үземне алардан берсе кебек хис итмәдем. Акцентым юк, мин нәкъ алар кебек сөйләшәм. Әмма тышкы кыяфәтем аерылганга күрә генә, миңа кешеләрнең мөнәсәбәте һәрвакыт башка булды.

Күз алдына китерегез, мәктәбегездәге бөтен укучылар азиатлар һәм алар арасында берсе – зәңгәр күзле, сары чәчле. Бөтен кеше аңа текәлеп карый. Минем белән дә шул ук хәл булды. Мине "синҗанлы" дип атыйлар иде. Әмма Синҗанда үсмәгәч, уйгырча сөйләшмәгәч, үземне алай хис итмәдем. Гел ике дөнья арасында кысылып калган кебек хис иттем үземне. Туган шәһәремә кайтканда киемнәрем аркасында кырын карауларын сизә идем. Пекинча киенә идем: итәк, кыска җиңнәр. Туганнарым мине "Пекин кызы" дип атый иде. Ягъни Синҗанда да, Пекинда да үз кеше була алмадым.

Өремче каласы, 2013 ел

— Уйгырларны Кытайда ничек кабул итәләр?

Кытайларның шактые Синҗанда яшәүчеләрнең күпчелеген караклар дип уйлый. Бу киң таралган стереотип. Урта мәктәптә укыган чагымда кемнеңдер акча янчыгы югалды. Сыйныф каршына басып, укытучы "Янчыкны кем урлаган, шул кире кайтарырга тиеш", диде. Бөтенесе борылып миңа карады. Югыйсә ул чорда әтием профессор гына түгел, эшкуар да, безнең гаилә начар яшәмәде. Кемнеңдер янчыгын урлауга ихтыяҗым юк иде. Күпләр уйгырларның шактые тормыштан артта калган, эшсез, аз керемле, укымышсыз кешеләр дип күзаллый, шуңа янчыкны Җәүһәр алгандыр әле дип уйлаганнардыр, мөгаен. Безнең турыда яхшы әйбер әйтергә теләсәләр, уйгырлар матур җырлый һәм бии диләр. Мин чынлап та җырлый да, бии дә беләм, чөнки дүрт яшемнән биергә өйрәндем. Ләкин кытайлар барыбер "Син уйгыр булганга күрә шулай әйбәт биисең", диләр. Күп шөгыльләнүем өчен түгел, юк, шулай булып туганмын дип уйлыйлар. Алар фикеренчә, уйгырлар табигатьләре белән биюгә-җырга сәләтле. Кытайлар тумыштан математик һәм кунг-фу осталары булган шикелле (көлә). Кешеләр башка халыклар турында сүз чыкса стереотиплар белән фикер йөртә.

— Димәк, Кытайда уйгырлар яхшы белем алса да, кытайча әйбәт сөйләшсә дә, "беренче сортлы" ватандашлар була алмый?

Минем кебек кытайча белем алган "өстенлекле" уйгырларга моның өчен туган теле белән элемтәләрен өзәргә туры килә. Нәрсәне сайлар идегез: халкыгызнымы, шәхси киләчәгегезнеме? Ике юл гына бар, урталык юк. Минем әти кешеләрнең сайлау иреге булсын, белем алу мөмкинлекләре күбрәк булсын дип теләде.

Уйгырларны эзәрлекләү дә, дискриминацияләү дә күптән бара, тик бу вазгыять 2009 елның 5 июлендәге тәртипсезлекләрдән соң киеренкеләште.

2009 елның 5 июлендә Синҗан төбәгенең Өремче шәһәрендә уйгырлар протест чарасы оештырды. Моңа 2009 елның 25 июнендә, Гуандундагы уенчыклар җитештерә торган фабрика эшчеләре арасында этникара низаг чыккач, хакимиятләрнең бернинди чара күрмәве сәбәпче булды. Хокук яклау оешмалары ул чакта дистәләгән яки йөзләгән уйгырның кыйналуын, кимендә ике кешенең үлүен хәбәр итте.

Нәтиҗәдә Синҗан башкаласы Өремчедә меңләгән уйгыр демонстрациягә чыкты, бу яңа бәрелешләр һәм киңкүләм тәртипсезлекләр белән үрелеп барды. Тәртип саклаучы оешмалар тыймаганга күрә, кытайлардан торган төркем уйгыр кибетләрен һәм рестораннарын, ике мәчетне талап-җимерде.

"TD" дигән тәхәллүс белән язучы кытай блогеры бу талау-җимерүләрнең нәтиҗәсе турында сөйләде: " Үтерелгән һәм җәрәхәтләнгән уйгырларның саны рәсми хисаптагы саннардан күп тапкырга артык (Кытай хакимиятләре мәгълүматынча, 197 кеше үлгән, уйгыр чыганаклары исә 600дән артык ди – ред). Миңа урамнарда ханьнар гына йөри диделәр. Алар барысы диярлек кулларына озын пычаклар тоткан. Ханьнарның уйгырларны үтереп, мәетләрен агачларга асулары вәхши һәм акылга сыймаслык. Алар уйгырларны күперләрдән атты. Бөтен җирдә мәетләр иде, аларны чүп ташый торган машиналарда алып киттеләр. Полиция берни күрмәгән шикелле читтә басып торды".

Кытай хакимиятләре уйгырлар протестын рәхимсез рәвештә бастырды. Ил хакимияте этникара бәрелешләрнең күп булуын таныды, әмма алар өчен җаваплылыкны уйгырларга йөкләде. "Тәртипсезлекләрдә гаеплеләр" тоткарланды, 200дән артык кешегә мәхкәмә булды. 30лап кешене үлем җәзасына хөкем иттеләр, хөкем карарларының кимендә 26сы үтәлде. Дистәләгән уйгырны озак вакытка төрмәләргә яптылар.

Өремчедә массакүләм тәртипсезлекләр вакытында. 2009 ел

— Сез АКШта нәрсә белән шөгыльләнәсез?

Беренче чиратта мин Хезмәтчәннәрнең хокуклары консорциумында мәҗбүри эшләтүгә кагылышлы проектның җитәкчесе. Без бөтен дөнья буйлап эшләүчеләрнең хокуклары бозылуы турында мәгълүматлар җыябыз. Минем эшчәнлегем Кытай белән бәйле. Күптән түгел АКШта кабул ителгән "Уйгырларны мәҗбүри эшләтүне булдырмау турындагы канун" - безнең эшчәнлек нәтиҗәсе. Ул Синҗанда җитештерелгән тауарларны АКШка кертүне тыя.

Без качакларны, лагерларда исән калучыларны, хәзерге вакытта лагерларда тотылучыларның гаилә әгъзаларын сораштырабыз. Дәлилләр туплап, брендлар һәм ширкәтләр белән сөйләшүләр алып барабыз, Zara, Adidas, Target, Walmart, Nike, Urban Outfitters кебек халыкара брендларга мөрәҗәгать итәбез. Көнбатыш ширкәтләре һәм брендларының мәҗбүри эшләтүдә катнашмавына ирешергә тырышабыз.

Уйгыр халкын кызганасызмы, концентрацион лагерларның ябылуын, геноцидны туктатырга телисезме? Бик яхшы! Әмма моны гамәлдә ничек эшләп була? Куллану стратегиясен үзгәртә алабыз. Без барыбыз да акча тотабыз, димәк контролебездә булмаган әйбергә дә йогынты ясый алабыз дигән сүз. Мәсәлән "тәрбия лагерлары"на тагын миллион кешене ябарга ниятләгән Кытай хакимияте безнең контрольдә түгел. Әмма акча янчыкларыбыз – үз контролебездә. Шуңа кытайларның авырта торган җирләренә суга алабыз.

Кытай хакимияте иң нык икътисадны кайгырта. Әгәр алар уйгыр халкында баемакчы икән, моңа җавап итеп Синҗаннан импортны тыю турында канун кабул итүләрен сорыйбыз. Кытайдагы мамыкның 84 проценты уйгыр төбәгендә җитештерелә, ә бу дөньяда җитештерелгән мамыкның 22 проценты. Дөньяда җитештерелгән поликремнийның (ул кояш панельләре ясауда кулланылучы төп материал) 45 проценты уйгыр төбәгендә җитештерелә. Өегезнең идәннәрен һәм диварларын ясаганда кулланылучы ПВХ да (поливинилхлорид). Бу материаллар кайдан? Уйгыр төбәгеннән. Әлеге тауарлар чиктән үтеп чыга алмый икән, бу өлешчә булса да Кытай икътисадына йогынты ясаячак. Узган ел гына да мамык җитештерү 41 процентка кимегән бит. Бу мөһим әйберләр.

Соңгы вакытта күп кешеләр иреккә чыкты. Әле күптән түгел генә уйгырларга паспорт бирмиләр иде. Ә хәзер Кытай хакимиятләре акрынлап уйгыр студентларына чит илдә укырга рөхсәт итә башлады. Шуңа күрә вазгыять яхшыра, моңа шул исәптән Синҗан-Уйгыр районында җитештерелгән кытай тауарларына халыкара бойкот та булышты.

Өремчедә сәүдә урыны, 2013 ел

— Кытай хакимияте диссидент дип саный торган эшчәнлегегезне хупламаучылардан янаулар киләме?

Миңа ташланырга теләгән кытай булмады. Интернетта әшәке сүзләр күп язалар, әмма тормышта андый кешеләрне очратмадым.

Индиана университеты аша таныш булган кытай студентларының күбесе: "Хөкүмәтебезнең уйгырлар белән шулай кылануы кызганыч", дип әйтә. Алар минем алда гафу үтенә хәтта. "Әйе, хөкүмәтем барысын да дөрес эшли", дигән бер генә кытайны да очратмадым әле. Әмма интернетта "Әйе, без бөтен мөселманнарны үтерәбез" дип миңа ташланучы кешеләр бар. Бәлки безне болай тынгысызлаган өчен аларга Кытай хөкүмәте акча түлидер. Ә бәлки бу чын кешеләр түгел, интернет-ботлардыр.

Шуны да әйтим, АКШта яшәүче яшь кытайларның күбесе туган илләрендә мондый коточкыч хәлләр булуы турында белми дә. Аларны сәясәт кызыксындырмый. Аларны Кытайдан әти-әниләре җибәргән акча гына кызыксындыра, монда шул акчаларны туздыралар. Икенче яктан, берничә танышым бар, алар кытай диссидентлары, АКШка күптән, Тяньаньмэньда 1989 елда булган вакыйгалардан соң килгәннәр. Ул чакта алар студент булган, әмма үзләренә каршы танклар чыгаруларыннан соң, Кытайдан мәңгегә киткәннәр һәм шул вакыттан бирле Кытай хакимиятенә каршы чыгыш ясыйлар. Алар уйгырларны, Һонконгта яшәүчеләрне, тибетларны һәм Кытайдагы авторитар хакимият репрессияләренә дучар башка берлекләрне хуплый.

Җәүһәр Илһам

— Бу хакимият кайчан да булса авторитар булуын киметер һәм әтиегез иреккә чыгар дип өметләнәсезме?

Өмет һәрвакыт бар. Әмма бу әлегә булмастай хәл. Кытайдагы туганнарым әйтүенчә, әтигә хат язышырга да рөхсәт итмиләр. Әтигә хат язсам, ул аны алмаячак. Әмма аның камерада минем фотосурәтемне саклавын беләм. Хакимиятләр монысын рөхсәт иткән.

  • Human Rights Watch хөкүмәтнеке булмаган хокук яклау оешмасы мәгълүматынча, Синҗанда яшәүчеләрне кешенең битен таный торган йөзләгән мең камера һәм GPS-трекерлар ярдәмендә даими күзәтеп торалар. Бу контроль ДНКларын, бармак эзләрен, күз биометриясен алу, кан төркеме турында мәгълүматлар туплау ярдәмендә дә башкарыла.

Белешмә: Синҗандагы уйгырлар хәле

  • Синҗан-Уйгыр автономияле районы – Кытайның көнбатышындагы төбәк. Мәйданы ягыннан иң зур территориаль-административ берәмлек.
  • Төбәктәге халык саны – 25 млн 852 мең кеше (2020), шул исәптән, уйгырлар (46.4%), кытайлар (39%), казакълар (7%), дунганнар (4.5%). Кайбер исәпләүләргә караганда, анда биш меңләп татар да яши.
  • Уйгырлар — Синҗанда яшәүче иң зур төрки халык (11,3 млн), аларның күбесе мөселман. Кытайдагы иң зур этник төркем булган ханьнар (кытайлар) Синҗанда сан ягыннан икенче урында (8,3 млн).
  • 2014 елдан бирле Кытай хакимиятләре Синҗанда кытайлаштыру сәясәте алып бара. Бу сәясәт нәтиҗәсендә миллионнан артык мөселман (аларның күбесе уйгыр) "тәрбия лагерьларына" ябылды. Меңнәрчә мәчет җимерелде, йөзләгән мең бала ата-аналарыннан аерылып интернат-мәктәпләргә җибәрелде.
  • Меңнәрчә уйгыр галиме, сәнгать әһеле юкка чыкты, яки аларның илдән чыгу һәм ил эчендә хәрәкәт итү иреге чикләнде. Уйгыр теле икенче планга күчте, төбәктәне мәдәни һәм дини ландшафт системлы рәвештә үзгәртелә.
  • Кытай хакимиятләре Синҗанны видеокамералар белән тутырган. Төбәккә керүче кешеләрдән смартфоннарына хөкүмәтнең махсус күзәтү әсбабын куярга таләп итәләр. Җирле халык хакимиятләргә ДНК үрнәкләре тапшыра. Аларның йортлары янында QR-кодлар бар, моның ярдәмендә Кытай полициясе бер секунд эчендә гаилә турында төп мәгълүматны ала ала.
  • Көндәлек түбәнсетүләр, эзәрлекләүләр, мәҗбүри стерильләштерү, уйгыр балаларын дәүләт ятимнәр йортына урнаштыру һәм мәдәниятләрен, диннәрен, телләрен юк итү өчен күптөрле чаралар куллану аркасында күпчелек уйгырның тормышы бозылды.
  • Кытай рәсмиләре уйгырлар геноцидында гаепләүләрне кире кага, алар өчен төзелгән "тәрбия лагерьларын" укыту һәм заманга яраклаштыру үзәкләре дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!