Русия адвокатлары "өлешчә" мобилизация вакытында сугышка алынмый тору хакына ия булды, дип хәбәр итә Русия адвокатлары берлеге иҗтимагый оешмасы президенты Игорь Труновка сылтама белән ТАСС.
"Саклану министрлыгына язган мөрәҗәгатебезгә җавап алдым, запаста торган һәм "бронь" бирелергә тиешле һөнәрләр исемлегенә адвокатлар да керде. Безгә министрлыкта адвокатларның икътисади эшчәнлек төрләре сафында торуын искәрттеләр. Хәзер без адвокатларга "бронь" бирү механизмын әзерлибез", дигән Трунов.
Шул ук вакытта "Агора" хокук яклау оешмасы башлыгы Павел Чиков адвокатларга сугышка алынмый тору хокукы бирелмәвен әйтә.
"Мобилизацияләнүдән "бронь"ны адвокатка, әйтик ул бер үк вакытта югары уку йортында укытса гына бирергә мөмкиннәр, әмма адвокат буларак түгел, хезмәткәр буларак. Мондый очраклар билгеле. Шуңа адвокатларга "бронь" бирү процедурасы ачыкланмаган килеш кала бирә – адвокатларга аны нинди очракларда һәм кем рәсмиләштерергә тиеш – билгесез. Адвокатларны мобилизациядән азат итеп тору очраклары турында билгеле түгел", дип яза Чиков.
Шуңа күрә ул бөтен адвокатларның да мобилизациядән "броньнәре" бар дип әйтеп булмый, ди.
- 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. 21 сентябрьдә президент Владимир Путин "өлешчә мобилизация" игълан итте. 28 октябрьдә Сергей Шойгу гаскәргә 300 мең кеше чакырылуы турында хисап бирде. 31 октябрьдә мобилизациянең төгәлләнүен җиткерделәр.
- Русия саклану министрлыгы IT- белгечләр, элемтә операторлары хезмәткәрләре, медиа һәм банк эшчеләре мобилизациядән азат ителеп торачак, дигән иде. Әмма шул ук вакытта, Украинага каршы сугышта мина аткыч һөҗүменә эләгеп, "Райффайзен" банкы хезмәткәре Тимур Измайлов һәлак булды. "Бронь" бирелергә тиеш булса да, аны мобилизацияләп сугышка җибәргәннәр.
- Күп кенә төбәкләрдә ирләрне "бронь" бирелсә дә сугышка алулары турында хәбәр ителде. Әйтик Татарстанда "Транснефть-Прикамье" ширкәтенең берничә хезмәткәрен, "бронь" бирелүенә дә карамастан, сугышка алганнар иде.
- Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында да күпсанлы хәбәрләр килде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!