Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: "Транснефть"нең Казан филиалындагы броньле хезмәткәрләрне сугышка алганнар


Транснефть-Прикамье". Казан
Транснефть-Прикамье". Казан

Ширкәт эшчеләренә "бронь" 7 октябрьдә үк бирелгән булган. Әмма тугыз кешегә 24 октябрьдә "повестка"лар килгән, 25 октябрьдә хәрби комиссариаттан аларны туры Танк училищесына җибәргәннәр диелә. Хәрби комиссариатта моны "план үтәргә кирәк" дип аңлатканнар. 

"Транснефть-Прикамье" ширкәтенең берничә хезмәткәрен, "бронь" бирелүенә дә карамастан, мобилизацияләгәннәр. Бу хакта Татарстан матбугат чаралары хәбәр итә.

Inkazan язуынча, ширкәт эшчеләренә "бронь" 7 октябрьдә үк бирелгән булган. Шул ук вакытта 24 октябрьдә кайбер хезмәткәрләргә — тугыз кешегә хәрби чакыру кәгазьләре килгән, алар икенче көнне үк Казанның Совет районы хәрби комиссариатына барырга тиеш булганнар диелә.

"Алар 25 октябрьдә бардылар, шуннан соң кайтмадылар да инде. Аста полиция торган, беркемне чыгармаганнар, туганнарын кертмәгәннәр. Әллә ни карап та тормаганнар, медицина тикшерүе уздырмый гына, әйберләрен җыярга да мөмкинлек бирмичә тиз генә рәсмиләштерделәр дә, башта Танк училищесына, соңрак "Казан.Экспо"га алып киттеләр", дип сөйләгән басмага шундый хезмәткәрләрнең берсе белән очрашып йөргән кыз.

Басма искәртүенчә, хәрби комиссариат җитәкчелеге мобилизацияләдән вакытлыча азат ителгәннәрнең исемлеген игътибарга алмаган. "Безгә план үтәргә кирәк" дигәннәр, дип яза Inkazan.

Шул ук вакытта мобилизацияләнүчеләрнең элек хәрби хезмәттә булмавы, хәрби хәрәкәтләрдә катнашмавы, нибары хәрби кафедраларны гына тәмамлаулары әйтелә.

  • Әле мобилизация игълан ителгәнче , сентябрьдә Казандагы "Транснефть-Прикамье" ширкәте хезмәткәрләрен Украинада сугышып, июль аенда кире кайткан Казан ОМОНының өлкән сапёры Айрат Әюпов белән очраштырганнар иде. "Транснефть"нең Казандагы бүлекчәсеннән инде 20 кешенең сугышка китәргә теләк белдерүен әйттеләр һәм сугышка китүчеләргә нинди мөмкинлекләр бирелүен аңлаттылар.
  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Татарстанда мобилизация кысаларында ничә кешенең сугышка алынуын әйтмиләр
  • Узган ялларда Татарстаннан мобилизацияләнүчеләрнең 721 кешедән торган беренче төркемен Казаннан җибәрделәр. Аларның кая озатылуы әйтелмәде. 26 октябрьдә исә тагын бер төркем Ростов өлкәсендәге Миллерово шәһәренә, хәрби әзерлекләрен дәвам итәргә китте.
  • 14 октябрьдә Татарстан дәүләт шурсы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин федераль үзәк "беренче мобилизация" кысаларында куйган бурычны республика үтәде дип белдергән иде.
  • 2017 елда "Транснефть-Прикамье" АКШчикләүләренә эләкте. "Транснефть" – Русиянең нефть ширкәте, ул дәүләт контролендә. Дөньяда иң зур нефть ширкәтләренең берсе булып тора, аның 68 мең километр магситраль үткәргечләре, 500дән артык нефть чыгаручы станцияләре бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG