Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Транснефть"нең Казандагы филиалы хезмәткәрләрен Украинага каршы сугышырга җибәрә


"Транснефть-Прикамье". Казан
"Транснефть-Прикамье". Казан

Андыйларга дәүләттән каралган түләүләрдән тыш, оешма үз түләүләрен дә бирәчәк: 100 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтеләчәк. Яраланучыларга 300 мең сум, үлүчеләрнең гаиләсенә өч миллион сум түләргә вәгъдә итәләр. Шул ук вакытта "Транснефть-Прикамье"да эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 68,5 мең сум.

Казандагы "Транснефть-Прикамье" ширкәте хезмәткәрләрен Украинада сугышып, июль аенда кире кайткан Казан ОМОНының өлкән сапёры Айрат Әюпов белән очраштырганнар. Бу чараның язмасы Idel.Реалии –га килеп ирешкән. Басма язуынча, Әюпов белән ширкәт хезмәткәрләренең очрашуын оештырырга "Транснефть-Прикамье" җитәкчелеге кушкан.

Башта хезмәткәрләр алдында оешма вәкиле – "Транснефть-Прикамье"ның иминлек идарәсенең оешма сагын оештыру бүлеге җитәкчесе Иван Сукачев чыгыш ясаган.

Ул "Транснефть"нең Казандагы бүлекчәсеннән инде 20 кешенең сугышка китәргә теләк белдерүен әйткән һәм сугышка китүчеләргә нинди мөмкинлекләр бирелүен аңлаткан диелә.

Эшчеләрне эш урыннарын саклап "ялга" җибәрәчәкләр, әмма шул ук вакытта хезмәт хаклары сакланып калмый. Сугышта катнашкан өчен түләнүче акчалар "Транснефть" эшчесенең хезмәт хакыннан кимендә ике мәртәбә артыграк, дип яза басма.

Язмада әйтелгәнчә, дәүләттән каралган түләүләрдән тыш, "Транснефть-Прикамье" үз түләүләрен дә бирә. Беренчедән, 100 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтеләчәк. "Хәрби хезмәткә сайлап алу пунктында" булган чагында уртача хезмәт хакы бирелеп торачак.

Эшчесе сугышта яраланган очракта ширкәт өстәмә рәвештә 300 мең сум, һәлак булса, гаиләсенә өч миллион сум түләргә вәгъдә итә.

Айрат Әюпов исә "Транснефть" эшчеләренә сугышта ниләр булуын, нәрсәләр эшләргә кирәген аңлаткан. "Окоп казырга", "телефоннарда геолокацияне сүндерергә", җирле халык биргән "күчтәнәчләр"не ашамаска киңәш иткән.

Очрашу барышында сугышка җибәрү өчен хезмәткәрләр арасыннан ихтыяриларны туплау ни кадәр дәвам итәчәге турында сорау яңгыраган. Оешма вәкиле Иван Сукачев: "Ширкәт җитәкчелеге теләк белдерүчеләр күбрәк булыр дип өметләнгән иде, өметләр акланмады. Бу вакыйгаларның инде шактый баруын исәпкә алып, икенче, өченче мәртәбә дә туплау булыр мөгаен, тик бу минем фаразлар гына", дигән.

"Idel.Реалии" бу мәгълүматка фикер белдерүен сорап "Транснефть-Прикамье"га мөрәҗәгать иткән. Әлегә җавап булмаган.

Басма интернеттагы белешмәләргә таянып, "Транснефть-Прикамье"-да эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 68,5 мең сум дип яза.

Шул ук вакытта ялланып Украинага сугышырга китүче хәрбиләрнең хезмәт хакы төрле төбәкләрдә төрлечә. Татарстанда ул уртача 150 мең сум. Бу акчалар ир-атның һөҗүмнәрдә ничә көн катнашуына да бәйле рәвештә түләнә. Моннан тыш республика бер мәртәбә 360 мең сум бирә.

Шул ук вакытта Украинага сугышырга җибәрү өчен Татарстанда "Алга" һәм "Тимер" батальоннары оешкан иде.

Сугышта үлүчеләр ягыннан Идел буе федераль төбәгендә Татарстан дүртенче урында тора, ул Башкортстаннан, Оренбур һәм Сарытау өлкәләреннән генә "калыша". Азатлыкның ачык чыганаклардагы мәгълүматларга таянып алып барган исемлегендә бүгенгә Татарстаннан Украинага сугышырга китеп үлеп кайткан 118 ир-егетнең исеме бар.

2017 елда "Транснефть-Прикамье" АКШчикләүләренә эләкте. "Транснефть – Русиянең нефть ширкәте, ул дәүләт контролендә. Дөньяда иң зур нефть ширкәтләренең берсе булып тора, аның 68 мең километр магситраль үткәргечләре, 500дән артык нефть чыгаручы станцияләре бар.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG