Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Алга" батальоны хезмәт итү урынына китәргә әзерләнә


Хезмәт итү урыны әлегә әйтелми.

Бүген Татарстанның "Алга" батальоны сугышчылары хезмәт итү урынына китә, дип хәбәр итә "Татмедиа "агентлыгы. Агентлык мәгълүматына күрә, алар "буталчык булмасын өчен" өлешләп җибәрелә. Кич белән "митинг һәм тантаналы рәвештә озату" булачак диелә. Хезмәт итү урыны әлегә әйтелми.

Берничә көн элек Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин "Алга" батальоны күнегүләргә китәчәк, ә "Тимер" батальонына сугышчылар җыю дәвам итә, дип белдергән иде.

Күптән түгел Татарстанда Украинага каршы сугышка җибәрү өчен ихтыярилардан торган ике батальон оешты. Аларга "Алга" һәм "Тимер" атамалары бирелде. Бу ихтыярилар 260 мең сум акча алачак диелде. Бу хакта карарны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Соңгы вакытта Украинадагы сугышка ихтыяри булып киткән (гадәттә, урта яшьләрдәге) Татарстан кешеләренең һәлак булуы турында хәбәрләр ешрак килә башлады.

Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Хәзерге вакытта анда Татарстаннан 93 хәрби, Башкортстаннан 133 кеше бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG