Брянскидагы мәхкәмә 24 яшьлек Артём Боголюбовны Русиягә каршы сугышу өчен украин хәрбиләренә кушылырга омтылуда гаепләп, алты елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иткән. Бу хакта Брянски өлкә мәхкәмәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Боголюбовны Беларуста тоткарлаганнар, Русия федераль иминлек хезмәте (ФСБ) фаразынча, янәсе ул Украинага эләгергә тырышкан. Соңрак Брянски егетен Русиягә депортацияләгәннәр. ФСБ Артём Боголюбовны Русиянең "эчке һәм тышкы сәясәтенә актив каршы килүче" дип саный, аның түләнмәгән кредиты булуы һәм сугышта катнашып, акча эшләргә җыенуы әйтелә.
Моңа кадәр Красноярскидагы мәхкәмә Сергей Улукшоновны 4,8 елга ирегеннән мәхрүм иткән иде, аны да Украина ягында сугышырга җыенуда гаепләделәр. Удмуртиядә дә мәхкәмә Воткинскида яшәүче 29 яшьлек егетне биш елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте, ул шулай ук сугышта Украина кораллы көчләре ягында сугышырга теләгән, чиктән рөхсәтсез үтеп чыгарга җыенганда тоткарланган диелде.
- Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды. 27 февральдә Украина президенты Владимир Зеленский Украинаны яклап сугышырга теләгән чит ил ватандашларыннан "халыкара легион" оештырылуын игълан итте.
- Июнь ахырында Казан һава аланында Украинаның чит ил ватандашларыннан торган легионына язылырга теләгән егет тоткарланган иде. 28 яшьлек егет Русия башлаган сугышка каршы чыккан һәм Украинаның халыкара легионы әгъзалары белән элемтәгә чыгу юлын тапкан. Русиядән Украинага китүнең планын уйлый башлаган. Ул Әрмәнстан аша очарга булган диелде.
- Чаллыдан 47 яшьлек Илшат Шәрәфуллин да Русиянең Украинага каршы сугышы башлангач та, Одессадан Киевка килеп, тероборонага урнашты, әмма аның Украина гаскәренең чит ил легионына эләгәсе килде, рөхсәт иткән документларның ясалуын көтте.
- "Русиягә каршы, империянең җимерелүен теләп сугышам. Үз телләрендә укырга да рөхсәт итмәгән, диннәрен кыскан колонизатор дәүләт юкка чыгарга тиеш. Сугыш кырында Русия ягында сугышкан татарлар, башкортлар, башка мөселманнар эләксә, аларны аямаячакмын. Акчага кызыккан коллар, башка дәүләткә сугыш белән килүчеләрне кызгану була алмый", дигән иде ул Азатлыкка.
- Сентябрьдә Шәрәфуллинны Украинадан депортацияләүләре билгеле булды, Молдовиядә, качакларны вакытлыча урнаштыру урынында булуы әйтелде. Русиягә җибәрелсә, аңа төрмә яный.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!