Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина ягында сугышкан татар егете депортацияләнгән. Русиядә аны төрмә көтә


Илшат Шәрәфуллин
Илшат Шәрәфуллин

Украинада Киев шәһәренең тероборонасында булган, аннары чит ил легионына эләгергә теләгән Чаллы егете Илшат Шәрәфуллинны Украинадан депортацияләгәннәр. Әлеге вакытта ул Молдовада, Русиягә җибәрелсә, аңа төрмә яный.

Илшат Шәрәфуллин әлеге вакытта Молдованың Атаки бистәсендә, качакларны вакытлыча урнаштыру урынында. Ашау каралмаган, еракта урнашкан кибеткә барып җитәсе дә бар, үзең сатып аласың, дип аңлатты. Бүген ул Кишиневка бара, миграция хезмәтендә качак статусын алу өчен гариза язарга тели. Молдовада калырга мөмкин булырмы, юкмы — белми, әмма аның иң курыкканы — Русиягә тапшырылуы. "Русиягә чыгарып җибәрсәләр, мине үтерәчәкләр", ди ул.

Азатлык Илшат Шәрәфуллинның язмышы, Украинага ничек барып эләгү тарихын җентекләп язды. Русиянең Украинага каршы сугышы башлангач та ул Одессадан Киевка килеп, тероборонага урнашты, әмма аның Украина гаскәренең чит ил легионына эләгәсе килде, рөхсәт иткән документларның ясалуын көтте. Хәзер исә аны Украина гомумән депортацияләде. Бу эшнең ничек башкарылуын ул Азатлыкка сөйләде.

— Узган атна, 2 сентябрь, җомга көнне төштән соң миңа Украина СБУсыннан (Украина иминлек хезмәте - ред.) шалтырату булды. Ипле генә сөйләштеләр, кайда, нишлисез, сезнең чит ил легионына керү теләгегезне беләбез, очрашырга, сөйләшергә кирәк, дип әйттеләр. Рәхим итегез, рәхәтләнеп сөйләшәм, минем яшерерлек серем юк, сорауларга җавап бирәм, дидем. Өйләне укыдым, аннары икендене дә тәмамладым. Аннары өйгә шакыдылар, ишекне ачтым һәм Киевта яшәгән фатирыма берничә ир килеп керде. Алар шунда ук минем күзне бәйләделәр, кулларны богауладылар. Без синең турында беләбез, безгә буйсынырга тиешсең, буйсынмасаң, көчләп алып китәбез, диделәр. Мин кая качыйм?! Болай да очрашам, сөйләшәм дигән идем, — дип сөйли ул. — Кулга алынасың, диделәр. Үзем белән ниләр алырга ярый, дип сорадым. Берни кирәкми, сорау алынгач, кайтачаксың диделәр. Ни юыну әйберләрен алмадым, ни кием дигәндәй. Ярый кесәгә бераз акча салдым, телефонны алырга рөхсәт иттеләр.

Тормышым уч төбендә, барысына да ачыктан-ачык сөйлим. Кем яла яккандыр, Аллаһ кына белә

Урамга чыкканда йортны камап алганнарын чамаладым, ике машинада килгәннәр. Мине кулга алу операциясе башкарылган булып чыкты. Озак кына бардык. Төнлә генә килеп җиттек. Львов шәһәре, СБУ төрмәсе дип аңлаттылар. Анда сорау алдылар. "Синең турында башка мәгълүмат килде, син — дошман" дип әйттеләр. Минем турыда кем тискәре бәя биргәне башыма да сыймый. Тормышым уч төбендә, барысын да ачыктан-ачык сөйлим. Кем яла яккандыр, Аллаһ кына белә.

Украина ягында сугышуым кануни булсын өчен озак вакыт документ көттем, Украина хәрби көчләренең чит ил легионына эләгергә теләдем. Аны да сөйләдем. Легионга эләгер өчен кемгә генә язмадым, кем белән генә очрашмадым. Русиядән киткән сәясәтче Илья Пономаревка да яздым, аның исеменнән шалтыратканнар иде, өстәмә мәгълүмат, документлар сораганнар иде. Аннан киткәнме дөрес булмаган хәбәр? Кем белә, мин кеше турында нахакка сөйлисем дә килми. Әмма СБУ вәкилләре сорауларына ничек бар, шулай җавап бирдем. Ни өчен сугышырга теләгәнемне дә төгәл белдердем. Бернинди дә басым булмады. Ә дүшембе, 5 сентябрь, кичкә таба мине богаулы килеш машинага утырттылар да алып киттеләр. Украина белән Молдова чигенә алып килгәннәр булып чыкты. Бу Мамалыга белән Крива авыллары арасы иде. СБУ кешесе кулында мине Украинадан депортацияләү турында карар бар иде. Без сезне Украинада калдыра алмыйбыз, Молдова чиген үтүегезне карап торырга тиешбез, диделәр.

Молдова ягындагы чик сакчылары, билгеле, миңа шат түгел иде, нишләтергә сезне дип аптырап беттеләр. Кертергә теләмәделәр. Берни дип тә акланмадым, Аллаһка тапшырдым да көттем. Ахыр чиктә алар мине полициягә тапшырды. Анда беренче эш итеп миңа чәй эчерде, юынырга мөмкинлек бирделәр. Калган намазаларымны укый алдым. Полициядә сораулар бирделәр, аннары Атаки бистәсендәге качаклар яши торган урынга китереп урнаштырдылар.

Илшат Шәрәфуллин
Илшат Шәрәфуллин

Илшат качаклар лагерында чиста дип сөйли, әмма ашату каралмаган. Чыгып йөрү мөмкин ди, шуңа Украина һривналарын Молдова акчасына алыштыра алган. Качаклар лагерыннан еракта урнашкан кибеттән, ниһаять, ризык сатып ала алган, ике көнгә беренче тапкыр тамак ялгадым, дип сөйләде ул Азатлыкка. "Бәдрәф бар, чиста, әмма бер генә кисәк сабын да юк, 6 кешлек бүлмәгә урнаштырдылар, анда берүзем генә кундым", дип сөйләде ул качаклар лагерындагы шартлар турында.

Бер әйберне генә Аллаһтан сорыйм — Русиягә депортация ясый күрмәсеннәр

Илшат киләчәктә ни буласын белми. Әмма Русиягә кайтса, аны төрмә көтә. Дини кеше буларак, Аллаһ Тәгаләнең тәкъдиренә ышанса да, Русиягә кайту яман нәтиҗәләргә китерәчәк дип саный. Татарстаннан бөтен якыннарым күченеп китте, мине анда беркем дә көтми, бернинди дә элемтә юк, дип сөйләгән иде ул Азатлыкка. Кишиневта миграция хезмәтендә миһербанлы кешеләр табылып, аңа качак документын бирерләр дип өметләнә. "Бер әйберне генә Аллаһтан сорыйм — Русиягә депортация ясый күрмәсеннәр, шулай дип дога кылам. Качак статусында булсам, монда да яшәп була, кулларым бар, башым бар, төрле эштә эшли алам. Иртәгәсе көнне ни булыр — белмим", диде ул.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте бүген Илшат Шәрәфуллинның язмышы өчен борчылып, Молдова президенты Майя Санду исеменә хат юллаган. Анда сәяси мигрант Илшат Шәрәфуллинны Русиягә депортацияләмәүне үтенгәннәр.

"Татарстан, Башкортстан бәйсезлеге өчен ачыктан-ачык фикерләрен белдергән, Украина бәйсезлеген корал тотып, тероборона сафларында яклаган кешене Русиядә ни көтәчәге барысына да билгеле. Шәрәфуллин Русия хакимиятенә тапшырылса, төрмәдә җәзалаучылар кулына эләгәчәк, ә анда төрмәдә утыручыларны көчлиләр, кыйныйлар, имгәтәләр, үтерәләр. Европа кешеләре төрмәдә утыручыларны швабра таягы белән көчләү видеоларын күрде, анда нинди хәлләр баргынан күбесе белә", диелгән хатта.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте оешу турында 2018 елның мартында игълан ителде. Аңа татар милли хәрәкәте активисты, интернетта Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән язмалары өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан, 2018 ел ахырында Британиядә сыену алган Рәфис Кашапов, эрзя милли хәрәкәте активистлары Сыресь Боляень һәм Ростислав Мартынюк нигез салды. Әлеге хәрәкәт Идел буе республикаларындагы халыкларның милли хокукларын, телләрен яклап төрле чаралар уздыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG