Камчаткада Украинага каршы сугышудан баш тартуы өчен хәрбине 1,8 елга колониягә хөкем иткәннәр

Украинада сугыш

Җинаять эше материалларында әйтелгәнчә, 6 октябрьдә, "Русиядә мобилизация игълан ителүен белә торып" Бреусов тикшерү комитетының хәрби-тикшерү бүлекчәсендә Украинага барудан һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнаушудан баш тарткан. 

Петропавловски-Камчатски шәһәренең 35нче хәрби гарнизон мәхкәмәсе Алексей Бреусов исемле хәрбине сугыш вакытында фәрманны үтәмәү һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашудан баш тарту турындагы җинаять эшендә гаепле дип тапкан.

Аны 1,8 елга колониягә хөкем иткәннәр, дип җиткерә "Кам 24".

Җинаять эше материалларында әйтелгәнчә, 6 октябрьдә, "Русиядә мобилизация игълан ителүен белә торып" Бреусов тикшерү комитетының хәрби-тикшерү бүлекчәсендә Украинага барудан һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнаушудан баш тарткан.

  • Быел сентябрьдә Русиядә җинаять кодексына "мобилизация" һәм "сугыш вакыты" дигән төшенчәләр кертелде. Сугыш хәле чорында бирелгән боерыкны үтәмәү (Җинаять кодексының 332 маддәсе, 2.1 өлеше) маддәсе дә шул вакытта барлыкка килде. Элегрәк фәрманны үтәмәү бары тик "авыр нәтиҗәләргә" китергәндә генә хөкем итәләр иде.
  • Күптән түгел Чиләбенең гарнизон хәрби мәхкәмәсе мобилизация игълан ителгәннән соң хәрби бүлеккә килмәгән контрактчыны биш ел да бер айга ирегеннән мәхрүм итте, шулай ук 15 мең сум штраф салды.
  • Казанда исә, 38 яшьлек Рәсим Габделхаковка каршы "дезертирлык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачтылар. Аны 28 октябрьдә Әлмәттән мобилизацияләп, Казанга китергәннәр, ир хәрби күнегүләр уза башлаган. 9 ноябрьдә башка сугышчылар белән бергә Габделхаковны танк училищесының Лаеш районындагы полигонына алып чыкканнар. Туганнары әйтүенчә солдат якындагы урманга бәдрәфкә киткән һәм иптәшләреннән артта калып, адашкан булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!