Русия мәхкәмәсе Кырым активисты Ирина Даниловичны җиде елга ирегеннән мәхрүм итте

Ирина Данилович

Шулай ук аңа 50 мең сум штраф салганнар.

Русиянең аннексияләнгән Кырымдагы мәхкәмәсе сивил журналист һәм шәфкать туташы Ирина Даниловичны җиде елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган. Бу хакта "Кырым процессы" хокук яклау проекты хәбәр итә.

Мәхкәмә аны Русия Җинаять кодексының 222.1 маддәсе (шартлаткыч матдәләр яки җайланмаларны канунсыз алу, тапшыру, саклау, йөртү) нигезендә гаепле дип тапкан.

Шулай ук аңа 50 мең сум штраф салганнар.

Дәүләт гаепләве активистны җиде елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итүне һәм 60 мең сум штрафка тартуны сораган иде.

Русия федераль иминлек хезмәте (ФСБ) фаразынча, Данилович медицина энәләре һәм шартлаткыч маддә ярдәмендә махсус җайланма ясаган һәм аны күзлек савытында саклаган. Активист үзе дә, яклаучысы да бу шартлаткычны аңа куәт оешмалары вәкилләре ташлап китүен әйтә.

  • Ирина Даниловичны быел 29 апрельдә Кырымның Көктөбел (Коктебель) бистәсеннән Кефегә (Феодосия) барган чакта тоткарладылар һәм кайдалыгы турында 12 тәүлек буе берни билгеле булмады.
  • Тоткарланганчы ул шәфкать туташы булып эшләде һәм социаль челтәрләрдә үз сәхифәсен, шулай ук берничә блогер баганасы алып барды, алар аннексияләнгән ярымутраудагы медицина хезмәткәрләренең хокукларына һәм сәламәтлек саклау проблемнарына багышлана иде.
  • Данилович үзен урлауларыннан соң, Русия куәт оешмалары вәкилләренең көч куллануын: бууларын һәм кыйнауларын сөйләде.
  • Күптән түгел аның сәламәтлеге нык какшавы хәбәр ителгән иде. Хокукларын яклап килүе өчен кызны җылытылмый торган камерага күчергәннәр, аның колаклары сызлый башлаган. Әмма медицина ярдәме күрсәтелмәү сәбәпле, Данилович ишетми башлаган. Аның сәламәтлек проблемнарына изолятор хакимияте күз йома диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!