2022 елның 9 декабрендә Казан кешесе Руслан Ильясовка "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 19 ел колония биргәннәр. Бу хакта Ильясовның туганнарына сылтама белән "ОВД-Инфо" хәбәр итә.
Аны "террорчы оешма эшчәнлеген оештыру" һәм "башка затны террорчы эшчәнлеккә җәлеп итү" маддәләрендә гаепле дип тапканнар. Җәза мөддәтенең беренче биш елын ул төрмәдә утырырга, калганын - кырыс тәртипле колониядә үткәрергә тиеш булачак.
Ильясовны 2021 елның июлендә тоткарлап, тикшерү изоляторына япканнар иде. Тикшерү фаразынча, ул "Хизб ут-Тәхрир" бүлекчәсендә җитәкче булган, оешмага яңа әгъзалар җәлеп иткән, дини җыелышлар уздырган.
Тентү вакытында анда корал, шартлаткыч маддәтләр һәм көч куллану белән бәйле эшчәнлеккә әзерләнүен раслардай башка дәлилләр табылмаган диелә.
Татарстанда моңа кадәр дә "Хизб ут Тәхрир" белән катнашы булуда гаепләп мөселманнарга озын мөддәтле колония җәзалары бирелде. Әйтик, 2020 елда Идел буе бүлгесе хәрби мәхкәмәсе "Хизб ут-тәхрир" эше нигезендә тоткарланган 10 татарстанлыга хөкем карары чыгарды. Алар арасында иң кырыс җәза Казаннан Илнар Җәлиловка бирелде. Ул 22 елга махсус, ягъни иң кырыс шартлы төрмәгә хөкем ителде.
- Русиядә "Хизб ут-Тәхрир" 2003 елдан тыелды. Украинада һәм Европаның күпчелек илләрендә аның эшчәнлеге канунлы. Оешма әгъзаларының терактлар әзерләве яки кылуы турында бер генә очрак та теркәлмәде.
- 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, йөзләгән кырымтатар да "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына катнашлары булуда гаепләнеп җинаять эзәрлекләвенә дучар ителде. Аларның дистәләгәнен озын мөддәтләргә хөкем иттеләр, калганнары мәхкәмә карарын көтә.
Белешмә: Хизб ут-Тәхрир
"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.
"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.
Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!