"Дождь" телеканалы Нидерландта лицензия алды

Телеканал Нидерландта лицензиягә гаризаны 6 декабрь көнне сораган булган. Ул көнне Латвия аның лицензиясен гамәлдән чыгарган иде.

"Дождь" телеканалы Нидерландта тапшыру лицензиясенә ия булды. Моңа журналист Александр Плющев игътибар итте, әлеге мәгълүмат җирле оешма сайтында 22 декабрь көнне барлыкка килгән.

Хисаптан күренгәнчә, "Дождь" телеканалы аңа лицензия бирүне сорап Нидерландка 6 декабрь көнне мөрәҗәгать иткән. Шул ук көнне Латвия телеканал лицензиясен гамәлдән чыгарган иде.

"Дождь" баш мөхәррире Тихон Дзядко "Plushev/Плющев" телеграм-каналы өчен җавапта котлаулар өчен рәхмәтен белдерде, ләкин әлегә бу хәбәргә карата фикер белдермәячәген әйтте.

БУ ТЕМАГА:

"Дождь" телеканалына теләктәшлек хатына 60тан артык медиа чарасы кушылган

2022 елның 6 декабрендә Латвиянең Электрон медиа дәүләт шурасы "Дождь" телеканалының лицензиясен гамәлдән чыгарды. Бу карарны дәүләт иминлегенә куркыныч янау белән бәйле кабул иткәннәр.

1 декабрьдә каналның туры эфирында алып баручы Алексей Коростелёв телевизор караучыларны Русиядәге мобилизациягә бәйле "Күпчелек хәрбиләргә, шул исәптән без дә булыша алганбыздыр, дип өметләнәбез. Әйтик, кирәкле әйберләр белән тәэмин итүдә һәм фронтта элементар уңайлыклар тудыруда", диде. Аның бу сүзләреннән соң, телеканал Русия гаскәренә ярдәм итә дигән шик белән Латвиянең дәүләт иминлеге хезмәте тикшерү башлады.

Икенче көнне "Дождь" гафу үтенде, эфир язмасыннан бу сүзләрне кисте һәм Коростелёв белән хезмәттәшлекне туктатты. Журналист үзе бу сүзләрне ялгыш әйтте дип аңлатты.

60тан артык урыс телле редакцияләр, шул исәптән Латвиядә теркәлгән яки эшләүче медиа чаралары да "Дождь" телеканалына теләктәшлек белдерү хатына кушылган.

"Дождь"ны лицензиясеннән мәхрүм итү карары гаделсез һәм дөрес түгел иде дип саныйбыз, ул оешма санап узган канун бозуларга тәңгәл килмәстәй. Бу канун бозуларның "дәүләт иминлегенә куркыныч тудыруы" турындагы аргументлар ышандырырлык түгел", диелгән мөрәҗәгатьтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!