Уфада Мортаза Рәхимов белән хушлаштылар

Путин Рәхимов белән хушлаша

Башкортстанның беренче президентын соңгы юлга озатырга Миңнеханов, Путин, Шәймиев тә килде.

Бүген Уфада 11 гыйнварда 88 яшендә вафат булган Мортаза Рәхимов белән хушлашалар. Башкортстанның беренче президентын соңгы юлга озатырга Русия президенты Владимир Путин да килгән. Шулай да, ул соңарган, Рәхимов белән бер ялгызы гына хушлашкан.

"Башкирский снег" телеграм-каналы язганча, Путин "Башкортстан" зур концертлар залына кергәндә, залда кеше калмаган. Хәтта мактаулы каравылны да алып куйганнар.

Уфада Мортаза Рәхимов белән хушлаштылар

Хушлашу чарасында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев чыгыш ясады.

— Аның белән параллель рәвештә эшләдек. Ярыштык та, көнләштек тә, әмма бәхәсләшмәдек: уртак тел таба белдек, — диде Шәймиев.

Your browser doesn’t support HTML5

Мортаза Рәхимов вафат. Ул нинди шәхес иде?

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та Рәхимов турындагы фикерләрен уртаклашты.

— Соңгы юлга башкорт халкының бөек улын, Башкортстанның беренче президентын, күренекле дәүләт эшлеклесен һәм лидерны, без нык хөрмәт иткән Мортаза Рәхимовны озатабыз. Чор символы булган шәхес белән хушлашабыз. Ул абруйлы иде, шул ук вакытта аны гади, үзебезнең кеше итеп хәтерлибез, — диде ул.

Мортаза Рәхимов 11 гыйнварда 88 яшендә вафат булды. Башкортстан президенты вазифасында ул 1993 елдан алып 2010 елга кадәр булды.

БУ ТЕМАГА: Мортаза Рәхимов. Нинди шәхес иде, нинди мирас калдырды, хәтердә ничек калачак

Белешмә: Мортаза Рәхимов

  • Мортаза Рәхимов 1934 елның 7 февралендә Башкортстанның Күгәрчен районы Тәвәкән авылында туган.
  • 1956 елда Уфа нефть техникумын тәмамлаган, Уфаның нефть эшкәртү заводында эшли башлаган.
  • 1964 елда Уфа нефть институтын тәмамлаган. 1990 елга кадәр нефть эшкәртү заводында җиһаз башлыгы, җитештерү цехы башлыгы урынбасары, баш инженер урынбасары, соңыннан баш инженер һәм завод мөдире (1986 - 1990) булып эшләгән.
  • Совет берлегенең халык депутаты һәм Югары шура әгъзасы, шулай ук, Башкортстан халык депутаты һәм Уфаның шәһәр шурасы депутаты булып сайланган.
  • 1990 елның 7 апреленнән 1993 елның 24 декабренә кадәр — Башкорт АССРның Югары шура рәисе.
  • 1993 елның 25 декабреннән 2010 елның 15 июленә кадәр — Башкортстан президенты.
  • 2010 елның 22 октябреннән — "Урал" хәйрия фонды шурасы рәисе.
  • 2023 елның 11 гыйнварында 88 яшендә вафат булды.
  • Хатыны — Луиза Рәхимова. Улы — Урал Рәхимов, "Башнефть" ширкәтенең элекке җитәкчесе, 2005-2012 елларда Русиянең иң бай кешеләренең берсе (Forbes журналы версиясе).

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!