Украинага каршы сугышудан баш тартып кайтып киткән сигез русиялегә җинаять эше ачылган

Иллюстратив фото

Алар Калининград өлкәсеннән мобилизацияләнгән булган. Узган елның декабрендә исә "гомерләрен һәм сәламәтлекләрен саклап калу өчен" таксига, юлда очраган машиналарга утырып, Русиянең Подольски шәһәренә качып киткәннәр диелә.

Калининград өлкәсеннән сигез хәрби Украинага каршы сугышудан баш тартып, Луһански "халык республикасы"ннан кайтып киткән, аларга дезертирлык турында җинаять эше ачканнар. Бу хакта "Коммерсантъ" хәбәр итә.

Басма язуынча, хәрбиләр төркеме 2022 елның декабрендә фетнәчел Луһанскидагы кыр лагерын калдырып киткән. Үзләренә бирелгән коралны яннарына алып, таксида һәм юлда очраган машиналарны туктатып, алар Мәскәү янындагы Подольскига кадәр барып җиткән. Шуннан соң автоматларын һәм Калашников пулеметларын тапшыру өчен, үзләре полициягә килгән. Аларны шунда ук тоткарлаганнар, диелә.

Хәрбиләр тикшерү комитеты вәкилләренә сентябрь ахырында мобилизацияләнүләрен, соңрак сугышка әзерләнү өчен Луһански "халык республикасы"на китерелүләрен сөйләгән.

Аларга атарга өйрәнәчәксез дип вәгъдә иткәннәр, ләкин хәрби җитәкчеләре моның урынына лагерьда яшәү өчен, җир эченә казып ясалган тораклар (землянкалар) төзергә кушкан, диелә.

Хәрбиләр начар тәэмин итүләренә дә зарланган. Тиздән үзләрен алгы сафка җибәрәчәкләрен белеп, алар "гомерләрен һәм сәламәтлекләрен саклап калу өчен" Русиягә кайтып китергә булган.

Тикшерүчеләр качып китүне кече сержант Евгений Кравченко оештырган дип саный, аны 27 февральгә кадәр тикшерү изоляторына утыртканнар. Калган хәрбиләрне исә Чехов-4 хәрби шәһәрчегендәге хәрби бүлекчә җитәкчелеге күзәтүенә тапшырганнар.

18 гыйнварда шулай ук 31 яшьлек рядовой Дмитрий Перовның эзләүгә бирелүе турында билгеле булды. Ул 13 гыйнварда "махсус операция барган урыннан" корал белән качкан диелә. Полициянең бу хәбәрен "Вести.Воронеж" чыгарды.

Эзләү эшләре Воронеж һәм Липецки өлкәләрендә бара дип белдерелә.

  • Узган елның 24 февралендә Русия Украинага һөҗүм итте һәм моны "махсус хәрби операция" дип атады. 21 сентябрьдә исә Русиядә "өлешсә мобилизация" игълан итеп, рәсми белдерүгә күрә, 300 мең ир-егетне сугышка алдылар.
  • Шул вакыттан бирле фронттан качып китүчеләр турында еш хәбәр ителә. Әйтик былтыр декабрь башында Уралның Ирбит шәһәреннән сугышка мобилизацияләнгән 29 хәрби качкан иде. Туганнары әйтүенчә, бу ирләрне хәрби җитәкчеләре ташлап киткән, аларның ашарга ризыклары, эчәргә сулары булмаган, хәрби бурычлар да бирелмәгән.
  • Бу ирләр дә үзләренә чокыр казудан башка эш бирмәүләрен сөйләде, шул ук вакытта чокырны көрәк белән түгел, штык-пычак кулланып казырга куштылар дип зарланды.
  • "Дезертирлык" маддәсе нигезендә җинаять эше Татарстанның Әлмәт шәһәреннән мобилизацияләнгән иргә каршы да ачылган иде. 38 яшьлек Рәсим Габделхаков урманга бәдрәфкә киткән һәм иптәшләреннән артта калып, адашкан булган диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!