Казанда Ту-214 очкычларын җитештерү сугыш аркасында кичектереп торыла 

Архив фотосы

Ту-214 системы өчен датчикларны (акселерометрлар) 2025 ел ахырында гына җитештерәчәкләр, әлегә алар сугышта кирәк диелә. 

Ту-214 очкычларын күпләп чыгара башлау - Украинадагы сугышның кайчан бетүеннән тора. Бу хакта MRO Russia һава техникасына хезмәт күрсәтү форумында "Авиасистемы" ширкәте башлыгы Дмитрий Хоружик белдергән.

"Әгәр берәрсе Казанда Ту-214 не чыгарачаклармы дигән сорау бирсә, бу "махсус хәрби операция"нең тәмамлану вакытына бәйле, дияр идем. Чөнки хәзер тәэмин итүчеләрдә Ту-214 кайгысы юк", дигән ул.

Әйтик Ту-214 системы өчен датчикларны (акселерометрлар) 2025 ел ахырында гына җитештерәчәкләр, әлегә алар сугышта кирәк диелә.

Былтыр октябрьдә Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко 2027 елдан Казанда 20шәр Ту-214 очкычы җитештерергә ниятлиләр, дип хәбәр итте.

Татарстанда җитештереләчәк Ту-214 очкычы чит илләрнең Boeing һәм Airbus очкычларын алмаштырырга тиеш булачак. Ул 210 юлчыны сыйдыра, 6,5 мең километр ераклыкка кадәр оча ала. Хәзерге вакытта Ту-214 очкычларын "Россия" махсус очучы отряды" илнең беренче затларын йөртү өчен куллана.

  • 24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиянең һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя торган чикләүләр кертелде.
  • Русиягә каршы кертелгән чикләүләр шартларында Казан авиация заводына елына ким дигәндә 10 Ту-214 очкычы җитештерү бурычы куелган иде. Ул чакта да Миңнеханов оешма моны башкарып чыга алачак, дип белдерде, әмма соңрак Казан авиация заводында Ту-214 җитештерү өчен белгечләр җитмәве билгеле булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!