Танылган тарихчы, төрки дөнья белгече Вадим Трепавлов вафат

Вадим Трепавлов

Аңа 62 яшь иде. Трепавлов белән хушлашу Русиянең фәннәр академиясендә, Мәскәүдә үтәчәк. 

62 яшендә танылган тарихчы, төрки дөнья белгече Вадим Трепавлов вафат булган.

"Ул — тулы бер юнәлеш — Нугай Урдасын өйрәнү юнәлешен булдырган кеше", дип искә ала аның хезмәттәшләре. Галим күп томлы "Татар тарихы" һәм "Кырым татарлары тарихы" хезмәтләрен әзерләүгә дә өлеш кертте. Азатлыкка да фикерләрен еш белдерә иде.

Әңгәмәләрнең берсендә ул татарның урта гасырга бәйле документларын чит ил архивларыннан эзләргә кирәк дигән иде. Аның фикеренчә, Алтын Урда һәм татар-төрки чыганакларның төрле илләрдә саклануы ихтимал.

Ул Самар өлкәсендәге Кондырча елгасы буенда Аксак Тимергә һәйкәл кую ниятенә каршы чыккан иде. "Минемчә, безнең илдә Аксак Тимер мәңгеләштерүгә лаек шәхес түгел. Дәүләтнең тарихи традициясендә яулап алучыларга һәйкәл куймыйлар. Аксак Тимер хәзерге Русиядә яшәүче халыкларның җирләренә берничә тапкыр һөҗүм иткән. Үлемнәр, җимерүләр... Ул Елец рус шәһәрен яндырган. Гомумән, Русиядә Аксак Тимергә һәйкәл куелырга тиеш түгел, - диде ул Азатлыкка.

  • Вадим Трепавлов 1960 елның 10 декабрендә туган. Урал дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган.
  • 1987—1988 елларда ул СССР Фәннәр академиясенең Урал филиалының Тарих һәм археология институтында фәнни хезмәткәр, 1988 елдан - СССР Тарих институты хезмәткәре була.
  • 2002 елда "Ногай Урдасы тарихы" дигән докторлык диссертациясе яклый. Русия тарихына кагылышлы 600дән артык фәнни эш яза.
  • 2020 елда ул "Алтын Урданы тикшеренүчеләр ассоциациясе" халыкара иҗтмагый оешмасын җитәкли.
  • Трепавлов белән хушлашу Русиянең фәннәр академиясендә, Мәскәүдә үтәчәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!