Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сак булыгыз, пропаганда!" Русия күргәзмәсе Украина турында Казанда ниләр сөйләде


"Украина. На переломах эпох" дип аталган күргәзмә Казанда 24 гыйнвардан 24 февральгә кадәр эшләде
"Украина. На переломах эпох" дип аталган күргәзмә Казанда 24 гыйнвардан 24 февральгә кадәр эшләде

24 гыйнвардан 24 февральгә кадәр Казанда "Украина. На переломах эпох" дип аталган күргәзмә эшләде. Азатлык хәбәрчесе анда барып, Русия пропагандасының ни дәрәҗәдә үтемле эшләвен күзәтеп кайтты.

Русия Украинага басып кергәннән бирле ил эчендәге халыкны сугышның дөреслегенә инандыру өчен агрессив пропаганда алып барыла. Ышанырга теләмәүче, сугышка каршы фикер әйтүче, хәтта чиста ак кәгазь бите тотып урамга чыгып басучылар да зур күләмдә штрафка тартыла яисә "фейк" дигән маддә белән төрмәгә утыртыла. Бер яктан – ил эчендәге шушы көрәш, икенче яктан – алып барылган пропаганда көннән-көн көчәйтелә.

Казанда 24 гыйнвардан 24 февральгә кадәр "Русия – минем тарих" дип аталган тарихи паркта "Украина. На переломах эпох" дип аталган күргәзмә эшләде.

Моңа кадәр, узган елның язында "НАТО. Рәхимсезлек хроникасы" дигәне узган иде. Аны илнең 23 шәһәрендә күрсәттеләр, Татарстан да читтә калмады. Анысы НАТО илләренең шәһәрләрне утка тотып, тыныч халыкны үтерә алуына ышандырырга тиеш иде. Шунда ук НАТО белән хезмәттәшлек итүнең нәрсәгә китерүе дә бүгенге Украина җимерекләре мисалында сурәтләнде.

Бу күргәзмәләрнең икесенә дә Татарстан мәктәпләреннән укучыларны, көллият, училище, техникум, университетлардан студентларны төркемләп китерделәр. Заводлардан, бюджет оешмаларыннан эшчеләрне автобусларга төяп алып килделәр, экскурсияләр уздырдылар.

"Украина. На переломах эпох" күргәзмәсенең максаты – Украина җирләренең һәрвакыт Русия җирләре булуын исбатлау, "Европаның нацистик идеяләрен" Украинада ясалма рәвештә үстерелүенә ышандыру, украин дигән телнең дә милләтнең дә ясалма гына булуын күрсәтү, сугыш тарафдарларын арттыру булды. Һәр көн биредә кимендә ике гид чиратлап экскурсияләр уздырды.

Экспозиция үзе 10 тематик залдан тора һәм урыс дәүләтенә нигез салынган көннән башлап бүгенге вакыйгаларга кадәр тарихны үз эченә алган. Аларда "Русьны чукындыру", "Малороссиянең Русь патшалыгына керүе", "Кырымны кушу", "Новороссия барлыкка килү", "УССР төзелү", "Икенче дөнья сугышы вакыты", "СССР таркалу", "Украинаның яңа тарихы башы", "Донбасс трагедиясе", "Кырымны һәм Русиянең көньяк-көнчыгыш төбәкләрен "кире кайтару" дигән темалар күрсәтелгән.

Татарларның Мәскәүгә үз теләге белән килүе, үз теләге белән чукынуы турында
Татарларның Мәскәүгә үз теләге белән килүе, үз теләге белән чукынуы турында

Татарларның Мәскәүгә үз теләге белән килүе, үз теләге белән чукынуы һәм урыска әйләнүе турында да цитаталар бар.

Явыз Иванга аеруча зур урын биргәннәр. Аның явызлыгы, рәхимсезлеге Көнбатыш илләре уйлап чыгарган миф кына дип язылган. Көнбатыш илләре, китаплар бастырып, брошюралар, кәгазьләр таратып, аның җәллад һәм тиран булуы турында сафсата тараткан, имеш.

Явыз Иван чорында кеше кимүе дә чума һәм грипп чире таралу һәм экологик фаҗига аркасында гына булган. Ул Аллага ышанучы, байлыгын чиркәүләргә жәлләмәүче, кылган гамәлләре өчен дә Алладан даими гафу сораучы патша булган диелә бу күргәзмәдә. Ә аның патшалыгы чорында үтерелгән кешеләр Европадагы үтерүләр белән чагыштырганда күп тә булмаган диелә.

Сталинград турындагы икенче павильонда да Сталинның Совет берлеген дөньякүләм бөек мәмләкәткә әйләндерүе, совет икътисадының иң зур үсеш алган еллары, мегапроектлар эшләнгән чор буларак сурәтләнә.

26 гыйнварда "Украина. На переломах эпох" күргәзмәсендә президент аппараты хезмәткәрләре белән бергә Рөстәм Миңнеханов та булды. Ул аның мультимедиа форматында булуын, эчтәлеген бик югары бәяләде.

Рөстәм Миңнеханов "Украина. На переломах эпох" дип аталган күргәзмәсендә
Рөстәм Миңнеханов "Украина. На переломах эпох" дип аталган күргәзмәсендә

Миңнехановка экскурсияне Сербиядән килгән серб милләтле гид уздырды. Аңында аз гына татарлыгы булган, татар тарихын белгән кеше бу экскурсиянең һәр җөмләсен тар-мар итә алыр иде, әмма ул сөйләгәндә беркем дәшми тыңлап торды.

"Безнең барыбыз өчен дә иң кызыклы тема – ул Хрущев бүләге. Сталин вафатыннан соң Хрущев дусларын үз ягына аудару өчен Кырым җирләрен Украинага бирергә карар итә. Ләкин СССР Конституциясе нигезендә җирләрне референдумнан башка гына биреп булмый. СССР халкы моңа каршы булыр иде, чөнки СССР бөек мәмләкәт булган. Халык теләге искә алынмаган икән, бу – канунсыз, димәк, Кырым – Русия җирләре", - дип аңлата Украина тирәсендәге хәлләрне серб милләтле гид.

1992 елда Татарстанда да мөстәкыйльлек турында референдум узды һәм халыкның күпчелеге суверен дәүләт булу өчен тавыш бирде. Референдум уздыруга карамастан, мөстәкыйль дәүләтен булдыра алмаган, ахыр чиктә Конституцион мәхкәмәсез, президентсыз, мәктәпләрдә татар телсез калган Татарстан очрагы, аны шул хәлдә калдыру канунлымы дигән сорау туа ала. Бу сорауны чарада күтәрүче булмады.

Күргәзмәдә украин милли оешмалары да күрсәтелә. Тәэсирне көчәйтү өчен булса кирәк, бернинди аңлатмасыз ниндидер мәетләр фотолары да куелган.

Икенче экранда "Украин милләтчеләре җинаятьләре" дигән җыелма күрсәтелә. 1941 елда Львов шәһәрендәге гетто төзелеше, 120 мең яһүдне тотулары турында әйтелгән.

Югыйсә, 1941 ел – совет чоры, үзләре үк ул вакытта совет солдаты дигән төшенчә генә булуы, украиннар белән урысларның бергә булуы турында сөйли. Димәк, монда да ике яклы караш: җинаятьләр турында сүз барганда – украин милләтчеләре, җиңүләр турында булганда – Совет берлеге булып чыга.

"Украина Бөек ватан сугышыннан соңгы чорда уңышлы гына үсеш ала. Шул вакытта анда метро, АЭС төзелә, ул иң уңышлы республикаларның берсе була. 1990нчы елларда Украина аерылып чыкач, М.Грушевский заказы белән яңа тарих китаплары языла. Алар тарихындагы "Юрий Гагарин украин булган", "украиннарның ата-бабалары Кара диңгезне казыган" дигән әкиятләрне сөйләп тормыйм, аны 2014 елдагы "Мәйдан"нан соң гына сөйли башладылар", дип дәвам итә гид.

Шунысы кызык: бу дәреслекләр хакында сөйләгәндә, күргәзмә кадәр күргәзмәдә кулга тотып карарлык бернинди дәреслек куелмаган. Һичьюгы рәсемнәре юк. Кайда ул "Гагарин – украин" дип язылган дәреслек? "Украиннар кара диңгезне казыган" дигән дәреслек кайда? Алар күргәзмәдә күрсәтелмәгән.

Аның каравы, Русия мәктәпләрендә "татарлар – кеше ашаучылар" дип язылган һәм сурәтләре куелган дәреслекләр кулланылганы мәгълүм. Мисал өчен, А.Преображенский һәм Б.Рыбаков авторлыгындагы "История отечества" дәреслеге.

Залда Украинага яңа тарих язучы "фабрика"лар итеп, чит илләрдә урнашкан университетларның украин бүлекләре күрсәтелгән. Мүнһендагы Украина ирекле университеты, Һарвардтагы Украина фәнни институты, Канададагы Альберт университетының Украинистика институтлары күрсәтелә.

Украина 1991-2014 елларда дигән фотода "бәйсезлек җимешләре" дигән язу белән юл читендә хәер сорашучы исерекләр, бомжлар сурәтләнгән. Кыскасы, бәйсезлек алгач, Украина хәерчеләнгән, архаик дәүләткә әйләнгән, Русиягә каршы эш алып баручы дошманга әйләнгән.

Татарстан президентына Русия хәрбиләре белән берлектә төшерелгән фильмны да күрсәттеләр. Анда аларның украиннарны бик яратуы, әмма хакимиятләре белән беркайчан да уртак тел тапмаячаклары әйтелә.

Фильм русия хәрбиләренең сүзләреннән башлана:

"Аңлы җан иясе үзе кебекләрне үтерә алмый. Бу – кыргыйлык, хайванлык", ди алар. "Теләсә нинди сугыш коточкыч. Кайчак шул сугышка булган альтернатива тагын да куркынычрак. Без украин халкы белән бергә яшәдек, дус идек, кунакка йөрдек, ниндидер шайка аркасында менә шулай бүлендек... Алар фашист идеяләре, Америкага сатылган калын акча янчыклары хакына үз егетләрен үтерә. Гипотеза буларак, хәзер Алла күктән җиргә төшеп, сугышны туктатса, төрле якта окопларда утырган сугышчылар бер шешә аракы артында да уртак тел табачак. Ә менә украин түрәләре белән беркайчан да тапмаячакбыз. Без кергән авылларда башта безгә шикләнеп карыйлар, аннары алар безне аңлый. Без уртак бәйрәмнәребезне, кунакка йөрешүләрне искә төшерергә тиеш. Шунда безнең тынычлык булачак", дип сөйли хәрбиләр.

"Менә күреп торасыз, шушы вазгыятьтә дә, сәясәткә карамастан, алар каршы як турында ничек җылы итеп сөйли", дип өстәп куя гид. Ул сигез ел буена Донбасста 149 бала үлгәнен искә ала. Экраннарда урыс сугышчыларын Украина җирендә Русия флаглары белән каршы алган балалар сурәтләнгән фотолар күрсәтелә.

Мелитопольдәге оккупантлар җирле балалар белән. Русия пропагандасы фотосурәте.
Мелитопольдәге оккупантлар җирле балалар белән. Русия пропагандасы фотосурәте.

Русиянең Украинага каршы сугышны беренче булып башлавын гид Мәскәү Кремле сүзләре белән аңлата.

"Инде сугышырга туры килгән икән, "кем беренче – шуңа башмак". Мински килешүләрен карагыз, без килешергә теләдек, әмма алар теләмәде. Иң мөһиме – без алгы сызыкта күргән егетләр кулында – тактик бурыч. Ә безнең кулда – стратегик бурыч ята. Бездә пессимизм һәм паника булмавы, ул егетләргә җиңәргә булышачак. Ә тыл сезнең бик зур, сездә барлык Менделеев таблицасы, Тын океанга кадәр җирләр. 1917 елда да, "сугышка юк", дип кычкырып, күпме инкыйлаб узганнар, гражданнар сугышына барып җиткәннәр. Петр I, Сталинны да кайчандыр урыс кыргыйлары дип атаганнар, ләкин алар җиңгәч, аларга түләргә туры килгән. Романтизмны тарихчыларга калдырыйк", дип сөйли гид.

Серб гидының болай "ялкынлы" чыгыш ясавына Русиянең иң оста пропагандистлары да кызыга алыр иде. Алга таба ул Украинада урыс теленең кысылуы, украин теленең "ниндидер "аңлашылмаучанлык аркасында гына аерым тел булып китүе, ә украиннарның аерым милләткә әйләнәүе турында сөйләде. Ә менә Русиядә, аның сүзләренчә, "бар халыкларның да ихтыяҗлары тулысынча канәгатьләндерелә" икән.

"Мин монда (Русиядә) украиннарны очраткаладым, аларның бернинди проблемы юк. Урысларның бөтен халыкка да мөнәсәбәте яхшы. Русиядә һәр төбәкнең, һәр халыкның ихтыяҗы канәгатьләндерелә. Ә Украинада моны эшләүдән баш тарттылар. 1991 елдан бирле урыс мәктәпләре бетерелүгә таба барды. Башта урыс һәм украин телен мәҗбүри укытулар булды, аннары урыс телен төшереп калдырып украин теленә генә күчерделәр. Ниндидер бер аңлашылмаучанлык аркасында аерым тел дип аталган украин теле шулай аерым милләткә бүленде", дип сөйли гид.

Гидның сөйләгәне асылда Русиядәге барлык халыкларны, шул исәптән татарларны да максатчан төстә телсез калдыру сәясәтенә тәңгәл. 1990нчы еллардан башлап Татарстанда татар телен әкренләп кысу эшләре алып барылды. Баштарак аерым фәннәр генә урысча укытылды, аннары Бердәм дәүләт имтиханын уйлап чыгарып, барлык фәннәрне урысча гына укытуга күчерделәр. 2017 елда мәктәпләрдә татар телен һәм башка төбәкләрдәге милли телләрне гариза язып укуга калдырдылар. Русия думасында утырган депутатларның: "Татарларны Монголиягә куарга кирәк" дип мөнбәрдән сөйләве, "Русия – урыслар өчен" дигән язулар белән урам тутырып йөрүләре дә халыкларга хөрмәт турында сөйләми. Русиядә "бар халыкларның ихтыяҗы канәгатьләндерелү" турында сөйләгәндә, серб гидына бу теманы яхшырак өйрәнергә кирәк булгандыр, Татарстан җирлегендә бу сүзләр мыскыллау кебек ишетелә.

Тыңлаучыга ныграк тәэсир итү өчен, серб гиды үзенең шәхси тарихын сөйли һәм 1990нчы елларда Югославиядә булган хәлләрне хәзерге Донбасстагы хәлләр белән чагыштыра.

"Татарстанда бик күп гасырлар мәчет белән чиркәүләр янәшә яши. Исегездә калдырыгыз, сез Европага барып этник толерантлык, дини хөрмәт турында лекцияләр укый аласыз, ә алар сезгә укый алмый. Минем ил тарихын истә тотыгыз, үзегездә дә шундый әйберне булдырмагыз", дип йомгаклый гид.

Соңгы зал "махсус хәрби операция" геройларына багышланган. Экранда янып торган шәм фонында һәлак булган яшь егетләр рәсемнәре генә йөзеп йөри. Әмма бу сугышта күпме хәрбинең һәлак булганы һәм сугышның анык максатлары турында мәгълүмат юк.

* * *

Русиянең Украинага каршы башлаган сугышына бер ел тулды. Шушы бер елда бу сугышта безнең хисапка күрә Татарстаннан кимендә 289, Башкортстаннан кимендә 481 кеше һәлак булган. Барлыгы 770 кеше. 1979-1989 елларда Совет берлегенең Әфганстандагы сугышында Татарстаннан 296, Башкортстаннан 343 кеше һәлак булган йә хәбәрсез югалган. Барлыгы 639 кеше. Шулай итеп, Путинның бер ел барган сугышы үлүчеләр саны белән 10 ел дәвам иткән Әфган сугышын узып китте.

"Украина. На переломах эпох" күргәзмәсе гадәти күргәзмә түгел, анда оригинал экспонатлар урынына дигиталь инсталляцияләр күрсәтелә, шуңа аны берьюлы төрле шәһәрләрдә оештырып була. Беренчесе узган елның ноябрендә Мәскәүдә ачылды, анда Русия президенты Владимир Путин да булып киткән. Шуннан соң ул Русиянең башка төрле шәһәрләрендә дә күрсәтелә башлады. Хәзер дә Мәскәү, Петербур, Пермьдә бара.

Күргәзмәдә күрсәтелгән материаллар мәктәп програмнарында да чагылыш табачак ди хакимиятләр. Соңгы елларда Русия мәктәпләрендә хәрби-патриотик тәрбия алымнары арттырыла, Украинада сугыш башлангач алар тагы да көчәйде. Шул исәптән, "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дигән махсус дәресләр кертелде, һәр атна Русия гимнын уйнату, Русия әләмен күтәрүдән башлана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG