Быел Казанда "Үлемсез полк" чарасы яңа форматта узачак. Бу хакта бүген, 24 апрельдә эшлекле дүшәмбедә башкарма комитетның мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов сөйләде.
Колонна белән җәяүле йөреш булмаячак. Теләге булган һәркем Икенче дөнья сугышында катнашкан яки тыл хезмәтчәненең рәсемен, әйтик, киеменә яки машинасына урнаштыра алачак. Мәгълүматны чараның сайтында да чыгарырга мөмкин булачак.
Элегрәк Русия эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк "Үлемсез полк" белән бәйле машиналарга рәсемнәр ябыштыру хокук бозу булмаячак, дигән иде. Портретыннан тыш, ветеранның орден-медальләрен, батырлыгы тарихын урнаштыру да рөхсәт ителә, дип язды "МВД Медиа".
Казанда 9 майны бәйрәм итү Архангел һәм Арча зиратларында чәчәкләр кую белән башланачак. Җиңү паркында чәчәкләрне "мәңгелек ут"ка, Тыл хезмәтчәннәре, Аналар һәм тол хатыннар һәм Совет солдаты һәйкәлләренә куячаклар.
Меңъеллык мәйданында тантаналы чара 9:30да башланачак.
Узган шимбәдә, 22 апрельдә хөкүмәт йортындагы киңәшмәдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 9 майны Татарстанда иң югары дәрәҗәдә үткәрергә кушкан иде.
- Быел Русиядә 9 май көнне уза торган "Үлемсез полк" йөреше булмаячак. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итте. Хәрәкәтнең матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, оештыручылар "бер урам һәм бер мәйдан форматыннан китеп", русияләргә каһарманнарның истәлеген "көне буе" хөрмәтләүне тәкъдим итәргә булган.
- Элегрәк Белгород һәм Курски өлкәләрендә, шулай ук аннексияләнгән Кырымда "җиңү парадлары" узмаячагы билгеле булды. Бу иминлекне күз уңында тотып эшләнә. Украина белән чиктәш төбәкләр – Курски, Белгород һәм Брянски өлкәләре даими рәвештә атышлар турында хәбәр итә. Русия хакимиятләре һөҗүмнәр Украина ягыннан ясала дип ышандыра. Бу хәбәрләргә Киев фикерен белдерми.
- Русиянең Украинада сугыш алып баруына карамастан, "җиңү парады" быел Казанда да үтәр дип ниятләнелә. Бу хакта "Коммерсантъ"ка мэрия матбугат хезмәте җитәкчесе Владимир Казанцев әйтте. Ул парадка әзерләнү бара диде.
- "Үлемсез полк"ны 2012 елда Томски журналистлары уйлап тапкан иде. Икенче дөнья сугышында һәлак булучылар истәлегенә үткәрелгән чарада әлеге сугышта катнашканнарның фотоларын тотып күмәк йөреш уздырдылар. 2020 һәм 2021 елларда коронавирус пандемиясе сәбәпле, әлеге чара онлайн үтте. "Үлемсез полк" катнашучыларына, коронавирус чикләүләре аркасында, тере йөреш урынына сугышта катнашкан туганнарының фотоларын махсус сайтка йөкләргә тәкъдим иттеләр. Анда Адольф Һитлерны һәм башка нацист җинаятьчеләрен кертергә тырышкан кулланучыларга карата нацизмны реабилитацияләү турында берничә дистә эш кузгатылды.
- Былтыр исә "Үлемсез полк" традицион форматта уздырылган иде.
- Русия Украинага бәреп кергәннән соң, "Үлемсез полк"ны уйлап тапкан журналистлар сугышка каршы чыкты һәм әлеге чарадан читләште. "Кызганыч, без "Үлемсез полк"ның беренчел мәгънәсен үзгәртүче күренешләр һәм вакыйгаларның артуын күрәбез. Әлбәттә, һәр кешенең мөстәкыйль рәвештә 9 майда кемне һәм ничек искә алырга икәнен хәл итәргә хакы бар. Әмма без үзебезне хәзерге вакытта урам сафларындагы хәлләр белән бәйләргә мөмкин дип санамыйбыз ", дип белдерде акцияне уйлап тапкан кешеләр.
🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!