Мобилизация башыннан бирле хәрби хезмәттән яки фәрман үтәүдән баш тарткан хәрбиләргә 1064 җинаять эше ачылган

Иллюстратив фото

Журналистлар искәртүенчә, аларның саны аеруча соңгы айларда нык арткан, март аенда гына да шундый 400 эш мәхкәмәгә тапшырылган.

Мобилизация башланганнан алып, 2023 елның апрель ахырына кадәр мәхкәмәләргә хәрби хезмәттән баш тартучыларга ачылган 1064 җинаять эше кергән. Моны "Медиазона" исәпләп чыгарган. Журналистлар искәртүенчә, аларның саны аеруча соңгы айларда нык арткан, март аенда гына да 400 эш мәхкәмәгә тапшырылган.

Күпчелек эшләрне хәрби бүлекчәне үзбелдекләнеп калдырып китү турындагы маддә нигезендә ачканнар, шундый 951 эш бар. Икенче урында – мобилизация вакытында бирелгән фәрманны үтәмәү тора, апрель ахырына мәхкәмәләргә мондый 52 эш кергән.

Журналистлар бары тик һәр бишенче эшнең генә нәрсә белән тәмамлануын ачыклый алган. Аларның күпчелегендә мәхкәмәләр шартлы мөддәтләр биргән диелә.

  • Узган елның сентябрендә Русия хакимиятләре канунга "мобилизация" һәм "сугыш хәле" дигән төшенчәләр кертеп, хәрби бүлекчәләрне яки хезмәт иткән урыннарны калдырып киткән өчен җәзаны кырыслатты.
  • Шул вакыттан бирле "өлешчә мобилизация" чорында хәрби чакырылыштан качып калучыларга да, Украинага каршы сугышудан баш тартучыларга да йөзләгән җинаять эшләре ачылды, дистәләгән хөкем карарлары чыгарылды. Бу Башкортсан белән Татарстан кешеләренә дә кагылды.
  • Башкортстанның Учалы районыннан 27 яшьлек Салават Мирасовны мобилизация чорында үзбелдеге белән хәрби бүлекне калдырып китүе өчен өч елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иттеләр.
  • Казанда исә 38 яшьлек Рәсим Габделхаковка каршы "дезертирлык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачтылар. Аны 28 октябрьдә Әлмәттән мобилизацияләп, Казанга китергәннәр, ир хәрби күнегүләр уза башлаган. 9 ноябрьдә башка сугышчылар белән бергә Габделхаковны танк училищесының Лаеш районындагы полигонына алып чыкканнар. Туганнары әйтүенчә солдат якындагы урманга бәдрәфкә киткән һәм иптәшләреннән артта калып, адашкан булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!