Аның әйтүенчә, хәрбиләр эвакуацияләнгән кешеләрнең өйләренә кереп, әйберләрен урлый, үзләре артыннан чүп калдыра.
Белгород өлкәсендә яшәүче хатын-кыз губернатор Вячеслав Гладковка Русия хәрбиләренең Новая Таволжанка авылында үз-үзләрен ничек тотуына зарланган. Губернаторны "ВКонтакте"дагы посты астына ул хәрбиләр эвакуацияләнгән кешеләрнең өйләренә кереп, әйберләрен урлый, үзләре артыннан чүп калдыра дип язган.
Моңа җавап итеп Шебекин бүлгесе хакимият башлыгы мөрәҗәгатегез шәһәр хакимиятенә тапшырылды дигән.
Зарланучы хатын-кызны тәнкыйтьләүчеләр дә булган. Алар фикеренчә, хәрбиләрнең кайда икәнлеген язганнан соң, торак пунктка ракет һөҗүме ясалырга мөмкин.
- Новая Таволжанка Белгород өлкәсенең Шебекин районында урнашкан, ул Украина белән чиккә якын. Торак пункт даими рәвештә атышларга эләгә, соңгы вакытта һөҗүмнәр ешайды. Җирле халыкның күпчелеген иминрәк төбәкләргә чыгардылар.
- Украина ягында сугышучы Русия ватандашларыннан торган Урыс ихтыяри корпусы һәм "Русия азатлыгы" легионы берничә тапкыр Белгород өлкәсенә үтеп керде. Бу хәрби төркемнәрнең вәкилләре Новая Таволжанканы үз контрольләренә алуларын белдерде. Берникадәр вакыттан соң Белгород өлкәсе губернаторы бу хәбәрләрне кире какты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!