Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Агентство": май аенда Белгород өлкәсе 130 тапкыр утка тотылган


Бер ай эчендә җирле хакимиятләр 60 кешенең яралануын, сигез кешенең үлүен җиткергән, бу – сугыш башыннан бирле иң зур күрсәткеч.

Май аенда Белгород өлкәсе хакимиятләре атышка эләгү, пилотсыз очкычлар һөҗүме булу һәм һава һөҗүменнән саклану системы эшләп китүнең 130 очрагы турында хәбәр иткән. Моны "Агентство" исәпләп чыгарган. Бу – сугыш башланганнан бирле Белгородка булган һөҗүмнәрнең өчтән бере кадәр.

Май аенда төбәкне атышка тотулары ешайды, дип искәртә басма. Әйтик 8 майда хакимиятләр беренче тапкыр көндә 10 тапкыр атышлар булуын хәбәр итте. 20ләреннән башлап һөҗүмнәр көн саен күзәтелә башлады.

"Агентство" мәгълүматынча, май аенда һөҗүмнәрдә җәрәхәтләнүчеләр саны да арткан. Бер ай эчендә җирле хакимиятләр 60 кешенең яралануын, сигез кешенең үлүен җиткергән, бу – сугыш башыннан бирле иң зур күрсәткеч.

"Агентство" исәпләп чыгарганча, сугыш башланганнан алып 31 майга кадәр Белгород өлкәсенә һөҗүмнәр нәтиҗәсендә барлыгы 32 кеше үлгән, 157 кеше җәрәхәтләнгән. Атышлар саны артса да, төбәк хакимиятләре өлкәнең Украина белән чиктәш районнарыннан киңкүләм эвакуация башлатмады һәм гаддәттән тыш хәл игълан итмәде, дип искәртә басма.

  • Бүген 2 июньдә Белгород өлкәсе губернаторы Шебекин бүлгесе атышка тотылганда ике хатын-кыз үлүен җиткерде.
  • Русия Украинага бәреп кергәннән бирле Белгород өлкәсенең торак пунктлары даими рәвештә атышларга эләгә.
  • 22 май көнне Белгород өлкәсенә диверсия төркемнәре керде. Моның өчен җаваплылыкны үз өстенә "Урыс ихтыяри корпусы" һәм "Русия Азатлыгы" легионы вәкилләре алды. Украина ягында сугышкан бу хәрби төркемнәргә Русия ватандашлары керә. Аерым алганда Грайворон районына һөҗүм булган иде.
  • Белгород кына түгел, Украина белән чиктәш Курски һәм Брянски өлкәләренә дә һөҗүмнәр була. Русия аларда Украинаны гаепли. Украина кораллы көчләре моңа аңлатма бирми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG