Боралакта туристлар булган. Росавиация мәгълүматынча, барлыгы 15 кеше очкан.
Алтай республикасында Ми-8 боралагы килеп төшкән, алты кеше һәлак булган, җиде кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта төбәкнең ашыгыч хезмәтләренә сылтама белән ТАСС җиткерә.
Боралакның килеп төшүен гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да раслады, урында янгын сүндерүчеләр эшли диелә. Өч кеше авыр хәлдә дип җиткерәләр ашыгыч хезмәтләрдә.
Боралакта туристлар булган. Росавиация мәгълүматынча, барлыгы 15 кеше очкан.
"Новости" агентлыгы язуынча, боралак Усть-Коксински районының Тунур авылында утырырга җыенган вакытта яна башлаган. Ул электр чыбыкларына тигән.
Боралак "Алтай авиа" ширкәтенеке диелә.
- Соңгы вакытларда Русиядә хәрби очкычлар белән бәйле берничә һәлакәт булды, тыныч кешеләр арасында да корбаннарга китерде
- Былтыр 17 октябрьдә Ейскида тугыз катлы йортка Су-34 хәрби очкычы төште, нәтиҗәдә 15 кеше һәлак булды, ә очучылар үзләре катапульт ярдәмендә сикереп, гомерләрен коткарып калды.
- Шулай ук 23 октябрьдә Иркутскида ике катлы йортка Су-30 килеп төшкән иде, очучылары һәлак булды. Июньдә Рязандә Ил-76 хәрби-транспорт очкычы килеп төште.
- 17 июльдә Краснодар краенда Азов диңгезе яр буендагы Ейск лиманына Су-25 һөҗүм очкычы килеп төште, анда Әлмәттән очучы Тимур Хисмәтуллин һәлак булган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!