Чаллыда паспортына свастика ясап куйган ирне “наци символикасы күрсәтә” дип, сак астына җибәргәннәр

Иллюстратив фото

Иргә җиде тәүлеккә сак астына җибәрү җәзасы бирелгән. Паспортын исә  Чаллы миграция мәсьәләләре идарәсенә җибәргәннәр. Анда документны яки гамәлгә яраксыз дип табачаклар, яки юк итү карары чыгарачаклар.

Чаллы шәһәр мәхкәмәсе Чаллыда яшәүче ирне паспортына свастика ясалганга сак астына җибәргән. Бу хакта мәхкәмәнең матбугат хезмәтенә сылтама белән "Коммерсантъ" яза.

Быел июльдә ир 3нче полиция бүлекчәсендә паспортын күрсәткән, анда свастика ясалган булган. Шул рәвешле мәхкәмә аны "махсус рәвештә наци символикасы күрсәткән" дип тапкан (Административ хокук бозулар кодексының 20.3нче маддәсе, 1нче өлеше).

Иргә җиде тәүлеккә сак астына җибәрү җәзасы бирелгән. Паспортын исә Чаллы миграция мәсьәләләре идарәсенә җибәргәннәр. Анда документны яки гамәлгә яраксыз дип табачаклар, яки юк итү карары чыгарачаклар.

Әлегә мәхкәмә карары үз көченә кермәгән диелә.

  • Былтыр ноябрьдә 11 яшьлек кызга катыргыдан эшләнгән Һитлер сыны сатканы өчен, Воронеж мәхкәмәсе аниме-кибеттә администратор булып эшләүче Елена Кирюхинаны ике мең сум штрафка тарткан иде.
  • Мәхкәмә карарына ярашлы, әлеге сында Адольф Һитлерның шәхесен танырга мөмкин, ә аның уң кулына свастика ясалган кызыл бәйләвеч тагылган. Мәхкәмә Кирюхинаны наци тамгасын күрсәтүдә гаепле дип тапкан. Һитлер сынын тартып алу һәм юк итү карары чыгарылган. Кирюхина гаебен танымаган һәм әлеге сын "юмористик максатларда сатылды, нацизмны пропагандалау нияте юк иде", дип аңлаткан.
  • Шул ук вакытта Русиядә украин җырларын да наци символикасына тиңләү очраклары бар. Мәсәлән укучыларына "Байрактар" дигән украин җыры уйнаган ролик кушып куюы өчен, аннексияләнгән Кырымдагы Карасубазар техникумы укытучысы Андрей Белозеровны эшеннән җибәргәннәр иде. Аңа "наци символикасын күрсәтү, гаскәрне "кимсетү" турында беркетмәләр төзелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!