Башкортстанда фатир хуҗаларының торак-коммуналь хезмәт бурычларын коллекторлар аша түләттермәкчеләр

Иллюстратив фото

Бу эшне башкарырга алынучыга бурычын түләмәүчеләр турында мәгълүмат һәм 20,9 миллион сум акча бирәчәкләр.

Башкортстанда МКД капиталь төзекләндерү төбәк операторы фатир хуҗаларының бурычларын түләттерүчене эзли. Дәүләт өчен сатып алулар порталында шундый хезмәтләр башкаручыны эзләүгә бәйге чыгарылган. Тендерның бәясе – 20,9 миллион сум. Бу акчалар Башкортстан бюджетыннан алынган субсидияләрдән түләнәчәк, дип хәбәр итә MKset.

Бу эшне башкарырга алынучыга төбәк операторы бурычын түләмәүчеләр турында мәгълүмат бирәчәк, ә ул акчаларны алу өчен эшләр башкарачак диелә.

Башкаручы Русия кануннары кысаларында эшләргә тиеш булачак. Ул бурычы булганнар белән шәхси очраша, телефоннан сөйләшә, аларга хатлар юллый алачак дип искәртелә. Моннан тыш бурычлыларны мәхкәмәгә бирү, мәхкәмә карарлары үтәлүне дә күзәтеп торырга тиеш булачак. Әлеге хезмәтләр 2023 елга кадәр күрсәтеләчәк.

  • Башкортстанда бурычлыларга карата төрле алымнар куллану тәкъдим ителә. Әйтик былтыр июнь ахырында Уфаның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый күзәтү үзәге җитәкчесе Рим Булатов коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләрне өйләреннән куып чыгарырга, моны телевидениедан да күрсәтергә тәкъдим иткән иде.
  • 2023 елның беренче чирегендә Башкортстанда микрофинанс оешмалардан бурыч алырга теләүчеләр арткан.Быел башкортстаннар бурычка акча сорап 138,5 мең гариза язган диелә. Бу былтыргы чор белән чагыштырганда 14,5 процентка күбрәк. Шул ук вакытта Башкортстан депутатлары бурычлары күп булган кешеләргә кредит бирүне чикләргә тәкъдим итә.
  • 2022 елда русияләрнең 25 проценты гаилә керемнәренең ким дигәндә өчтән ике өлешен ризык алырга тоткан. Шул ук вакытта Русиядә яшәүче һәр алтынчы кешенең (17 проценты) ризык, өс яки аяк киеме алырга акчасы җитмәгән.

​🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!