Интернетта Татарстан мәктәпләрен атнасына биш көн укытуга күчерүне сораган петиция таралды, аны 23,5 меңнән артык кеше имзалаган. Соңгы тәүлектә генә дә 5,4 мең кеше үз имзасын калдырган.
Петиция авторы Дарья Чернова сүзләренчә, балаларның укуда да, түгәрәкләрдә дә вакыты тыгыз, аларга ял итү өчен бер көн генә вакыт җитми. “Өлкән кешегә дә ял өчен бер көн җитми әле, ә балалар турында әйтеп тә торасы юк. Тулысынча ял итә алмаганга, балаларның сәламәтлеге какшый, гаиләдә аралашырга вакытлары юк. Ни өчен кайбер төбәкләрдә, шәһәрләрдә балалар шимбә укымый, ә Татарстанда бернинди үзгәреш юк?”, диелә мөрәҗәгатьтә.
“Бизнес Online”га Татарстан мәгариф министрлыгында әйтүләренчә, санитар-эпидемиологик таләпләргә ярашлы, атнасына биш көн укыту беренче сыйныфта гына мәҗбүри.
“Калган сыйныфларда укыту мәктәпнең белем бирү програмына ярашлы оештырыла”, дигәннәр министрлыкта.
Мәктәп укучыларын биш көнлек укытуга күчерү мәсьәләсе беренче тапкыр гына күтәрелми.
Узган ел Петербурның канун чыгару җыены депутаты Павел Крупник илдәге барлык мәктәпләрдә башлангыч һәм урта сыйныфларны акрынлап биш көнлек укытуга күчерүне карарга тәкъдим иткән иде. Шул ук вакытта чыгарылыш имтиханнарына һәм БДИга әзерләнү белән мәшгуль булган өлкән сыйныф укучылары өчен атнасына алты көн уку – котылгысыз һәм кирәк тә, дип искәртте ул Русия мәгариф министры Сергей Кравцовка мөрәҗәгатендә.
- Татарстан мәктәпләрен биш көнлек укытуга күчерү турында сүзләр 2019 елдан бирле бара. Казанда кайбер башлангыч сыйныф укучылары атнасына биш көн укый башлады. 2019 елда "Татарстанның ата-аналар җәмгыяте" (РоСТ) дип аталучы урыс телле ата-аналар берләшмәсе Татарстан мәктәпләрендә биш көнлек уку атнасын кертүне сорап күпсанлы мөрәҗәгатьләр җибәрә башлады. "Русиядә күп кенә бала биш көн генә укый, безгә дә биш көнлек уку атнасы кирәк", дип алар башка ата-аналарны да мөрәҗәгатьләр җибәрергә өнди. Бу мәсьәләдә референдум үткәрү тәкъдимнәре дә чыга башлады.
- Милли мәгариф белгечләре фикеренчә, биш көнлек уку атнасын кертү уку програмнарыннан туган тел дәресләрен тагын да киметү, бәлки, бөтенләй юкка чыгаруга китерергә мөмкин.
- Татар оешмалары вәкилләре дә биш көнлек укытуга күчүне хупламый. "Мәктәпләр алты көн урынына биш көн укытуга күчә, яңа фәннәр барлыкка килде. Бу сәгатьләргә ничек сыешырга дигән проблем туды. "Туган тел"не кыскарттылар", ди алар.
🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!