Татарстанда абортлар санын киметүне күзаллаган хатын-кызларны кайгырту стратегиясенең эш планы расланды

Иллюстратив фото

Баласын төшерүдән баш тартучылар өлеше кимендә 15 процентка җитәргә тиеш диелә боерыкта.

Татарстан хөкүмәте Хатын-кызлар мәнфәгатендә дәүләт стратегиясен 2023-2026 елларда тормышка ашыру планын раслады һәм координацион шура төзеде. Бу хакта республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган боерыкта әйтелә.

Планга йөкле хатын-кызларга һәм аборт ясатырга теләүчеләргә кагылышлы чаралар кертелгән. Аерым алганда, балага узган хатын-кызларга нинди федераль һәм төбәк ярдәме каралуы турында мәгълүмат бирелеп торачак. Аборт ясатырга теләүчеләргә адреслы ярдәм күрсәтеләчәк. Баласын төшерүдән баш тартучылар өлеше кимендә 15 процентка җитәргә тиеш диелә. Моның өчен Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы җавап бирәчәк. Бу максаттан 2023-2026 елларда Балалар республика клиник хастаханәсендә репродуктив сәламәтлек мәктәбе булдырырга телиләр. Йөкле хатын-кызлар белән эшләячәк кризис үзәкләренең эшен көчәйтергә җыеналар.

Моннан тыш, Хатын-кызларны кайгырту стратегиясе планында авыр хәлдә калган хатын-кызларга ярдәм күрсәтү, күп функцияле гаилә үзәкләре (МФЦ) челтәрен арттыру, иреккә чыккан хатын-кызларга социаль тернәкләнү чаралары тәкъдим итү каралган.

Гаилә кыйммәтләрен арттыру өчен төрле чаралар үткәрергә телиләр. Мәсәлән, "Әни — эшмәкәр", "Хатын-кыз эшмәкәрлеге" дигән тренинглар оештырылачак.

Авылларда яшәүче хатын-кызлар бала тапкан очракта бер тапкыр акчалата ярдәм алачак.

Бу планның тормышка ашуын координацион шура күзәтеп барачак. Аны Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева җитәкләячәк диелә. Шурага 23 әгъза кергән. Алар арасында Татарстан бала хокуклары омбудсмены Ирина Волынец, Җәмәгать пулаты рәисе Зилә Вәлиева, кеше хокуклары омбудсмены Сәрия Сабурская бар.

  • Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматынча, республикада аборт ясатырга рөхсәте булган 86 хосусый медицина оешмасы бар, шуларның өчтән бере йөклелекне өзү хезмәте күрсәтүдән баш тарткан. Клиникаларда түрәләр тарафыннан басым булды, дип журналистларга сөйләгәннәр.
  • Июль ахырында Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец йөклелекне өзәргә этәргән табибларга җәза бирергә тәкъдим итте.
  • Моңарчы Ирина Волынец хосусый хастаханәләргә бала төшерүне тыярга кирәк дигән тәкъдим ясаган иде. Әмма Татарстанның хосусый клиникаларда бала төшертүне тыю тәкъдимен Русия думасында хупламадылар.
  • Августта Мордовия депутатлары абортны "пропагандалаган" һәм "хатын-кызларны ясалма рәвештә йөклелекләрен өзәргә этәргән" өчен штрафлар салырга мөмкинлек бирүче канун кабул итте.
  • "Бердәм Русия" фиркасе аборт өчен дарулар алуны авырлаштырырга тәкъдим итә.
  • Cоңгы биш елда Татарстан демографик упкынга төште: бала табучылар саны кими, үлүчеләр күбрәк булып кала бирә. Бу шартларда Татарстан хөкүмәте бала табуны арттыру турында дәүләт програмы кабул итте. Түрәләр куйган максатка күрә, 2025 елга республикада кимендә 35 мең бала туарга тиеш. Бу санга алар аборт ясатулар санын киметеп, хатын-кызларга өстәмә ярдәм күрсәтеп ирешергә тели. Бәйсез демограф Алексей Ракша дәүләт програмыннан бернинди файда булмаячак дип саный. Ул республика бюджетыннан икенче балага 1 млн, өченчегә — 1,5 млн сум бүлеп биргән очракта гына демографияне коткарып була дигән фикердә.
  • Хакимият демография мәсьәләсен хәл итүне хатын-кызлар исәбенә башкарырга тырыша, ләкин шул ук вакытта халык санын киметкән проблемнарга күз йома. Эчкечелек, юл казалары, йөрәк-кан юлы, онкология чирләреннән үлү, ә хәзер инде сугышта һәлак булу очраклары коточкыч зур, шуңа бу югалтуларны каплар өчен бала тууларны да арттырырга кирәк дип тырыша хакимият. Бу җаваплылыкны хатын-кызлар җилкәсенә төшерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!