Алексей Навальныйны 19нчы тапкыр штраф изоляторына җибәргәннәр

Оппозиционер сәясәтче Алексей Навальный. Архив фотосы

Хәзерге вакытка кадәр ул ШИЗОда 207 тәүлек үткәрде. Яңа җәзасын да исәпкә алсаң, 220 тәүлек булачак.

Владимир өлкәсенең 6нчы колониясендә җәза мөддәте үтәүче оппозиционер Алексей Навальныйны кабат штраф изоляторына җибәргәннәр. Бу хакта сәясәтченең хатында әйтелә, аны Instagram-да чыгарганнар.

Навальныйга бу җәзаны инде 19нчы тапкыр бирәләр. Соңгы тапкыр аны штраф изоляторына августта утыртканнар иде. Хәзерге вакытка кадәр ул ШИЗОда 207 тәүлек үткәрде. Яңа җәзасын да исәпкә алсаң, 220 тәүлек булачак.

Сәясәтченең хатында ни өчен кабат штраф изоляторына җибәрүләре әйтелми. Әмма Навальный якыннары белән күрешүгә бәйле колония җитәкчелеге белән бәхәсләшүен әйткән.

Аны ел буе гаиләсе белән күрештермәделәр, даими рәвештә кырысрак шартларда тотыла торган урыннарга җибәрделәр.

  • Алексей Навальный хәрәмләшүдә гаепләнеп Владимир өлкәсе колониясендә утыра, аңа тугыз ел бирделәр.
  • Август башында Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе аңа яңа хөкем карарычыгарды – экстремист оешма төзүдә гаепләп, 19 елга аерым тәртипле колониягә җибәрде. Әлегә яңа хөкем карары үз көченә кермәде. Аны шикаять иткәнчегә кадәр Навальныйга якыннары белән күрешү һәм шалтыратышуга рөхсәтне колония түгел, мәхкәмә бирә. Шул ук вакытта оппозиционер әйтүенчә, 6нчы төзәтү колониясе җитәкчелеге мәхкәмә карарларын үтәми.
  • Навальный үзен эзәрлекләүне сәяси максатлы дип атый, Көнбатыш илләре вәкилләре һәм хокук яклаучылар да шундый ук фикердә.
  • Штраф изоляторында тотылу шартлары аеруча кырыс. Навальный аны ике метрга өч метрлы камера буларак тасвирлады, анда тимер табуретка утырырга туры килә диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!