Иң зур криптобиржа - Binance Русия базарыннан китүен игълан итте. Ширкәт Русиядәге бизнесын яңа ачылган CommEX криптобиржасына сатуын җиткерә. Августта биржа Русиядән булган мөштәриләренә рубльдән кала теләсә нинди чит ил акчасы белән операцияләрне тыйды, ширкәттән Русиядәге бизнес өчен җавап бирә торган төп менеджерлар китте.
"Киләчәккә карап, Русиядә эшләүнең Binance-ның таләпләрне үтәү стратегиясенә ярашсыз булуын таныйбыз", дигән норматив таләпләрне үтәү мөдире Ной Перлман. Хәбәрдә әйтелгәнчә, Русиядәге бизнесны керемнең бер өлешен алып булмастай итеп сатканнар, шулай ук аны кире сатып алып булмаячак.
Киләсе берничә ай эчендә Binance Русиядәге барлык биржа сервисларын ябачак, Русиядәге кулланучыларга яңа платформга күчүләре турында ирештерәчәкләр.
Binance-ны Америка һәм Европа күзәтү оешмалары ныклап күз уңына алды, алар Русия эшкуарлыгы биржа ярдәмендә Көнбатыш керткән чикләүләрне урап үтәргә мөмкин дип шикләнә.
Биржа чикләүләргә эләккән Русия банкларының күчергән акчаларын кабул итә иде. Аның ярдәмендә Русия мөштәриләре илдән акчаны читкә чыгара алды.
- Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, АКШ һәм Көнбатыш илләре Мәскәүгә каршы кырыс чикләүләр керте. Илне SWIFT-тан (дөньякүләм банкара финанс элемтәләр системы) өзделәр, шулай ук Visa, MasterCard кебек түләү системнары Русия картларына хезмәт күрсәтүне туктатты, PayPal, American Express, Western Union кебекләре исә Русиягә һәм Русиядән акча күчерми башлады.
- Шул рәвешле, Путин башлаган сугышның нәтиҗәләрен Русиядә яшәүчеләр генә түгел, Русиянең чит илләрдә яшәүче ватандашлары да тойды. Бу рубльне чит ил акчасына алыштыручы соры базарлар барлыкка килүгә этәрде, чит илгә акча күчерү чын баш авыртуына әйләнде.
- SWIFT аша акча күчерү авырлашканнан соң русияләр 2022 елда чит илгә акча күчерү өчен Binance һәм башка криптобиржаларның P2P-сервисларыннан куллана башлады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!