Аннексияләнгән Кырымдагы 21 сәяси тоткын кичекмәстән медицина ярдәменә мохтаҗ

Иллюстратив фото

Аеруча Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, һәр атна саен Кырымда сәяси тоткыннарның саны арта бара. Хәзерге вакытта баскын режим Украинаның кимендә 186 ватандашын канунсыз тотып тора, шуларның якынча 123е - кырымтатарлар дип белдерде Тамила Ташева.

Аннексияләнгән Кырымда Русия сәяси тоткыннарының 45ендә хроник авырулар бар, аларның 21е кичекмәстән медицина ярдәме күрсәтүгә мохтаҗ. Бу хакта Украина президентының Кырымдагы даими вәкиле Тамила Ташева белдерде.

"Сәяси тоткыннарның дәвалау ала алмавы проблемына игътибар иттем, югыйсә 45 тоткынның хроник чирләре бар, аларның 21енә кичекмәстән медицина ярдәме күрсәтү кирәк", дип сөйләгән ул Брүсселдә узган махсус чарада. Чара аннексияләнгән Кырымдагы эзәрлекләүләргә багышлап уздырылган.

Ташева әйтүенчә, аеруча Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, һәр атна саен Кырымда сәяси тоткыннарның саны арта бара. Хәзерге вакытта баскын режим Украинаның кимендә 186 ватандашын канунсыз тотып тора, шуларның якынча 123е - кырымтатарлар дигән ул.

  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Русия колонияләрендә тотылучы кырымтатарларның сәламәтлеге начараюы, тиешле медицина ярдәме ала алмаулары турында хәбәрләр булды.
  • Июньдә Акмәчетнең (Симферополь) 2нче тикшерү изоляторында тотылу шартлары аркасында кырымтатар активисты Асан Ахтемовның сәламәтлеге начарайды. Кремль тоткыннары туганнары берләшмәсе хәбәр итүенчә, камераларда иртәнге алтыдан кичке унга кадәр ятакта утырып һәм ятып торырга ярамый. Тоткыннарга тикшерү изоляторы хезмәткәрләренең күзенә карауны тыялар һәм Русия гимнын ятлаталар
  • "Хизб ут-Тәхрир" эшендә гаепләнүче кырымтатар имамы Раиф Февзиевнең дә изоляторда сәламәтлеге какшады. Бер елда имамның кан басымы, йөрәк-кан тамырлары, ашказаны-эчәк тракты, нерв системы белән проблемнары туган. Хатыны аңа табиблар тикшереп тормыйча гына антибиотиклар билгели дип зарланган иде.
  • Быел февраль башында Ростов өлкәсенең Новочеркасски шәһәрендәге тикшерү изоляторында кырымтатар активисты Җемил Гафаров үлде. Гыйнвар аенда Гафаровның адвокаты аның начар хәлдә булуын, көнгә ике йөрәк өянәге кичерүен сөйләгән иде. Җемил Гафаровка 60 яшь иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!