Татар активисты Батырхан Әгъзамов юл казасында һәлак булган

Батырхан Әгъзамов (1998-2023)

Ул татар телен, аның статусын яклап күпсанлы протест чараларына чыккан иде.

24 яшьлек Батырхан Әгъзамов Тыва республикасында юл казасына юлыккан. Бу хакта Азатлыкка аның әнисе Сания ханым әйтте.

Аны 1 ноябрьдә җирләргә җыеналар. "Кызыл шәһәрендә мөселманнарны җирли торган аерым зират юк, кешене соңгы юлга озату өчен имам табу да авыр", дип өстәде әнисе.

19 ноябрь көнне активистка 25 яшь тулырга тиеш иде.

БУ ТЕМАГА: "Азатлык" активисты Батырхан Әгъзамов 8 тәүлек утырып иреккә чыкты

Батырхан – "Азатлык" яшьләр берлеге чараларында еш катнашкан татар активисты. Ул татар телен, аның статусын яклап күпсанлы пикетларга чыкты.

Протест чараларында катнашканы һәм фикерләре өчен Әгъзамов берничә тапкыр тоткарланды, административ җәзага тартылды. 2018 елда ул пенсия реформасына каршы чарада катнашуы өчен 8 тәүлек утырып чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!