Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" активисты Батырхан Әгъзамов 8 тәүлек утырып иреккә чыкты


"Азатлык" активисты Батырхан Әгъзамов 8 тәүлек утырып иреккә чыкты
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:52 0:00

9 сентябрьдә Казанда пенсия яшен арттыруга каршы митингта тоткарланган Батырхан Әгъзамов 17 сентябрьдә иреккә чыкты.

Казанның Карл Маркс урамындагы тоткарлау үзәге янына аны каршы алырга берничә активист килгән иде. Әгъзамов Азатлыкка тоткынлык шартларының “чагыштырмача түзәрлек” булуын белдерде.

Полиция Әгъзамовны Казанның Тинчурин паркында узган митингта Татарстан әләмен тотып торганда кулга алды.

Иреккә чыккач Әгъзамов полициянең әләм башка бүлектә калган булырга мөмкин дигән сылтау белән аны кире кайтармавын белдерде һәм якын көннәрдә аны барып алырга теләвен әйтте.

9 сентябрьдәге митингны Русиядәге оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный тарафдарлары оештырды. Ул чарада һәм аннан соң җыелып Казан Кирмәненә баруда катнашкан 20дән артык кеше тоткарланды.

Әгъзамов Навальный тарафдарлары оештырган чарада ул пенсия мәсьәләсенә багышланган булганга күрә катнашуын әмма бүтән катнашырга җыенмавын белдерде. “Мин милләтчел карашлы” кеше, әмма “пенсия реформасы һәркемгә кагыла”, диде Әгзамов Азатлыкка.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамов татар милли хәрәкәте чараларында да катнаша, милли мәнфәгатьләрне яклап ялгыз пикетларга да чыга. Бу елның 15 апрелендә Габдулла Тукайның үлеменә 105 ел тулуга багышлап уздырылган митингта татар телен яклап плакат күтәргәне өчен аңа 10 мең сум штраф салынды, ә март аенда активист Вконтакте социаль челтәрендә наци тамгасы урнаштырылган пост өчен гаепләнеп биш тәүлек утырып чыкты.

XS
SM
MD
LG