Accessibility links

"Азатлык" активисты Батырхан Әгъзамов иреккә чыкты


Батырхан Әгъзамов
Батырхан Әгъзамов

Вконтактедагы посты өчен биш тәүлеккә сак астына алынган "Азатлык" активисты Батырзан Әгъзамов азат ителде.

Әгъзамов административ хокук бозучылар өчен махсус изоляторда тотылып биш тәүлеген тутырып чыкты.

Казанның Киров районы мәхкәмәсе 14 мартта "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзәмовның эшен карады. Активист наци тамгасы урнаштырылган пост өчен гаепле дип табылды һәм биш тәүлеккә административ сак астына алынган иде.

Гыйнварда Вконтакте сәхифәсенә урнаштырылган пост өчен Әгъзәмовка административ эш ачылды. Постта сулда Донецки халык республикасы фетнәчеләренең берсе Алексей Мильчаковның янып үлгән украин хәрбие янында төшкән фотосы, уңда Мильчаковның "коловрат" тамгасы тотып торган фотосы урнаштырылган. Кайбер белгечләр "коловрат"ны свастиканың бер төре дип саный.

Әгъзәмов бу хакта "Бу минем татар яшьләре берлегендәге эшчәнлегем, татарларның милли хокукларын яклавым өчен ачылган эш дип саныйм", дип белдерде. "Әлеге фотоларның нацизмны пропагандалау өчен түгел, Украинага каршы сугышка мөнәсәбәтемне күрсәтер өчен урнаштырылуын сөйләдем. Бу сурәт, киресенчә, нацизмны һәм аның идеяләрен тәнкыйть итә", дигән иде Әгъзәмов.

Активист сак астыннан Русия президентын сайлау узгач кына чыкты.

XS
SM
MD
LG