Сәясәтче Илья Яшин журналист Алсу Кормашевага теләктәшлек белдерде

Алсу Кормашева

Яшин сүзләренчә, Кормашевага карата ачылган "әлеге җинаять эше Путин үлчәме белән караганда да чиктән ашкан күренеш, чын сафсата".

Русия сәясәтчесе Илья Яшин Азатлык журналисты Алсу Кормашевага теләктәшлек белдердеп, Х социаль челтәрендә язып чыкты.

"Бүген мин журналист Алсу Кормашевага теләктәшлек белдерәм. Аны үзен (!) ят агентлар реестрына кертүне сорап Минюстка мөрәҗәгать итмәгәне өчен тикшерү изоляторына утырттылар", дип язган Яшин.

Аның сүзләренчә, "әлеге җинаять эше Путин үлчәме белән караганда да чиктән ашкан, чын сафсата".

"Уйлап кына карагыз: кешене үз-үзенә эләкләмәгәне өчен утырталар. Оруэлл каберендә әйләнеп яткандыр", дигән Яшин.

Алсу Кормашеваны 18 октябрьдә тоткарладылар. 26 октябрьдә Тикшерү комитеты аңа Җинаять кодексының 330.1 маддәсе, 3 өлеше нигезендә ("максатчан рәвештә Русиянең хәрби, хәрби-техник эшчәнлеге турында мәгълүмат җыйган затның (янәсе, аларны чит ил чыганаклары Русия иминлегенә каршы куллана ала) үзен "ят агент" исемлегенә кертү өчен кирәкле документларны вәкаләтле оешмага тапшырмавы") гаепләү белдерде.

Алсу Кормашева Русия хакимияте тарафыннан беркайчан да "ят агент" буларак танылмады. Хәзер ул Русия канунын бу эшне үзе башкармау сәбәпле бозган дип шикләнелә. Ягъни, ул үз-үзенә әләк язарга тиеш булган.

Мәхкәмә Кормашеваны 5 декабрьгә кадәр тикшерү изоляторына җибәрде.

БМО, АКШ конгрессменнары, сәясәтчеләр һәм журналистлар, хокук яклау оешмалары Алсу Кормашеваны кичекмәстән азат итәргә чакырды.

  • Кормашева - АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Русиягә гаилә сәбәпләре белән май уртасында кайтты. 2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да - Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды. Нәтиҗәдә Казан җәмәгать мәхкәмәсе журналистка икенче ватандашлык турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен штраф салды.
  • Илья Яшин - сәясәтче, элекке мунициаль депутат. Украинаның Буча шәһәрендә яшәүчеләрне күпләп үтерүләре турында стрим ясавы өчен, Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат таратуда гаепле дип табылып, 8,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Ул Русиядә калган һәм Украина белән сугышка ачыктан-ачык каршы чыккан берничә оппозиция сәясәтчесенең берсе. "Сәяси тоткыннарны хуплау. Мемориал" хокук яклау проекты аны сәяси тоткын дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!