Татарстаннан Газзә сызыгына 25 тонна һуманитар ярдәм китте

Ихтыярилар Кызыл Ярымай җәмгыятенең Дубайдагы ярдәм җыю үзәгендә Газзә сызыгы өчен ярдәмнәр төрергә булыша. Иллюстратив фото

25 тонна авырлыктагы һуманитар йөкне Мисырга китереп Кызыл Ярымай җәмгыятенең җирле вәкилләренә тапшырачаклар. Алар исә үз чиратында ярдәмне Газзә сызыгына җибәрәчәк.

Бүген, 10 ноябрь иртәсендә Газзә сызыгында яшәүчеләр өчен дип Татарстанда җыелган һуманитар ярдәм белән, "Казан" халыкара һава аланыннан Мисырга Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының беренче очкычы очып киткән. Министрлык матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, йөкнең авырлыгы 25 тонна булган.

Алар арасында азык-төлек, гигиена кирәк-яраклары, киемнәр, мичләр һәм башкалар бар диелә.

Һуманитар йөкне Мисырга китереп Кызыл Ярымай җәмгыятенең җирле вәкилләренә тапшырачаклар. Алар исә үз чиратында ярдәмне Газзә сызыгына җибәрәчәк.

  • Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең "Зәкәт" хәйрия фонды Фәләстиндә яшәүчеләргә ярдәм өчен 31 млн сум акча җыйды.
  • 5,2 млн сумга 20 тонна азык-төлек сатып алганнар. Бу - сыер ите, куертылган сөт, май, токмачлар, консервалар һәм башкалар. Кирәкле азык-төлекне Кызыл Ярымай киңәшләренә таянып сатып алганнар.
  • 1 ноябрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика хөкүмәтенә Газзә сызыгында зыян күргән халык өчен һуманитар ярдәм җыю эшен оештырырга кушты. Зыян күрүчеләр арасында күп балалар булуга татарстаннарның борчылуы сәбәпле, президент оешмаларны һәм Татарстан халкын һуманитар ярдәм җыюда актив катнашырга өндәде.
  • Татарстанга ияреп, Башкортстанда да Газзә халкына һуманитар ярдәм җыя башладылар. "Фәләстиндәге тыныч халыкның газапларына җавапсыз кала алмыйбыз. Башкортстанда яшәүчеләрнең күпчелеге бездән ничек ярдәм итәргә була дип сорый, ярдәм тәкъдим итә. Без һичшиксез булышачакбыз", диде республика башлыгы Радий Хәбиров.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!