2024 елның 1 июленнән аны биш мең сумнан алты мең сумга кадәр күтәрмәкчеләр. 14 яшькә кадәрге балалар өчен 2,5 мең сум урынына өч мең сум булачак.
Русия думасы 10 ел гамәлдә була торган яңа буын паспортларга пошлинаны арттыру турындагы канун өлгесен өченче укылышта кабул итте.
2024 елның 1 июленнән аны биш мең сумнан алты мең сумга кадәр күтәрмәкчеләр. 14 яшькә кадәрге балалар өчен 2,5 мең сум урынына өч мең сум булачак.
Шулай ук канун чит ил ватандашларына яшәү өчен рөхсәт бирүгә пошлинаны да арттыра: биш мең сум урынына алты мең сум түләргә кирәк булачак.
- Русиядә 10 еллык биометрик чит ил паспортларын быел февраль башында бирми башлаганнар иде. Моны документка урнаштырыла торган микросхемнарга ихтыяҗ зур дип аңлаттылар.
- Дүрт ай үткәч, 1 июньнән башлап Русия эчке эшләр министрлыгы ун еллык чит ил паспортларына гаризаларны яңадан кабул итә башлады.
- Ун еллык чит ил паспорты бирә башлаганнан соң, Казанда зур чиратлар хасил булган иде.
- Былтыр Татарстанда гыйнвар-ноябрь айларында 149 мең 748 чит ил паспорты биргәннәр. Аеруча яңа буын чит ил паспортлары күп бирелгән, шундый барлыгы 100 мең 863 документ алганнар, бу алдагы елгы шул ук чорыннан 36,1 процентка күбрәк.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!