Быел Татарстанда гыйнвар-ноябрь айларында 149 мең 748 чит ил паспорты биргәннәр. Бу узган елның беренче 11 ае белән чагыштырганда, 31,8 процентка күбрәк, дип яза "Реальное время".
Аеруча яңа буын чит ил паспортлары күп бирелгән, шундый барлыгы 100 мең 863 документ алганнар, бу узган елгы шул ук чордан 36,1 процентка күбрәк.
Русия ватандашы паспортын гыйнвар-ноябрьдә Татарстанда 173 584 кеше алган, узган елгыдан 2,6 процентка артыграк.
Элегрәк 2022 елның гыйнвар-сентябрь айларында Русия эчке эшләр министрлыгы 3,9 миллион чит ил паспорты биргән, дип хәбәр ителгән иде. Бу - соңгы дүрт ел эчендә иң югары күрсәткеч, дип искәртелде.
- Сугыш башлангач Русиядән күчеп китүчеләр артты. Төрле бәяләмәләргә күрә, андыйларның саны берничә дистә меңнән алып берничә йөз меңгә кадәр булырга мөмкин.
- Татарстан белән Башкортстаннан китүчеләр дә шактый булды. Азатлык алар белән әңгәмәләрне даими чыгарып тора.
- Аерым алганда, март аенда Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев Төркиягә күчеп китте.
- Башкортстанда сугышка каршы чыккан активист Нәфис Хәйретдинов та чит илгә китәргә мәҗбүр калды.
- Владимир Путин игълан иткән "өлешчә мобилизация"дән соң Русиядән күченүчеләр саны тагын да артты. Мобилизация игълан ителү белән ирләр Казакъстан, Грузия, Финляндия һәм башка иләргә күпләп кача башлады. Илдән инде йөзләрчә мең кешенең китүе билгеле.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!